Туган Як
  • Рус Тат
  • Әй, өлкәннәребез дә бит!

    Шушы көннәрдә Казанның "Мирас" комплексында үткәрелгән республика пенсионерлары спартакиадасында район командасы да катнашты. Анда 600 гә якын пенсионер-спортчы үзенең җитезлеген күрсәтте.

    Район командасы составында ун кеше стартка чыкты. 800 метрлы кросста Җәүдәт Мөдәррисов уңышлы чыгыш ясады. Ярышларның дүрт төрендә катнашып, гомуми физик әзерлек буенча Зоя Кузнецова иң актив спортчылар сафына басты. Рөстәм Рәхмәтуллин өстәл теннисы ярышында бер-бер артлы матур җиңүләр яулады. Авыл районнары арасында безнең пенсионерларыбыз командасы дүртенче урынга лаек булды. Аларның һәркайсына истәлек бүләкләре тапшырылды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: