Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • 41нче ел балалары...

    Җиңү көннәре якынлашканда минем күңелемдә ел саен әбиләрем сөйләгән истәлекләр яңара. Ничә миллион кешене йоткан бу рәхимсез сугыш безнең гаиләне дә читләтеп узмый. Безнең ике бабабыз да-Яңа Ишледән Тәүфик Камалов, Иске Ишледән Ярулла Айнуллов сугыш кырларында ятып кала. Ике йортка да кайгылы кара кәгазь килә.

    Сугыш башлангач, Яңа Ишле авылыннан Гөлҗиһан әбиебез һәм Иске Ишле авылының Мәрьям әбиебездә йөкле килеш ирләрен сугышка озатып калалар. Әтиебез белән әниебез, Әсрар һәм Гелфира, икесе дә 41 нче ел балалары, әтиләре сугышка киткәч дөньяга киләләр. Әбиләр икесе дә көннәр буе колхозда эшләп, төннәрен "карга күзе" яктысында авыл халкына тегү тегеп, балаларын ялгыз үстерәләр (алар оста тегүче булалар). Яңа Ишле әбиебез белән бергә яшәгәнлектән, күбрәк истәлекләрне аңардан ишетә идек. Җәй көннәрендә әби сандыгын туздырып, үлемдекләрен киптергәндә, без сандык янына җыелыша идек. Анда бабайдан сугыштан килгән өчпочмаклы хатлар саклана иде. Без, дүрт бала, шул хатларны күп тапкырлар сүтеп карап, яңадан җыеп куя идек. Инде оныклар үсеп җитеп, сандыклар тузып барган бу көннәргә бер генә хатыбыз килеп җиткән. Аны сакланып калсын дип, Казан шәһәрендә яшәүче сеңелебез Руфинәнең улы Марсель үзе укыган Казан шәһәренең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге 2нче татар гимназиясе музеена илтеп тапшырды.

    Табигатьнең уянып яшәргән, шомыртлар ак чәчәккә күмелгән Җиңү көнен бәйрәм иткән көннәрдә, авылда обелиск янында үткәрелгән бәйрәмгә җитәкләшеп, парлап урамнан узган ветераннарны тәрәзәдән күреп, яшьле күзләрен бездән яшерә-яшерә яулык чите белән сөртеп, әбиемнең "безнекеләр кайта алмады шул" дигәне, без, балалар күңеленә бер яра булып уелып калган.

    Әйе, безнең әбиләр гомерләре буе сабыр гына сугыштан кайтмаган ирләрен көтеп, "нужа" тартып, ялгыз балаларын үстереп, кеше итеп, аннары оныкларын үстерешеп якты дөньядан китеп бардылар. Алар бервакытта да хөкүмәттән безгә ул-бу тиеш дип тә йөрмәделәр. Тол хатын балалары булып, атасыз үскән әти-әниләребезгә фатирлар да, машиналар да эләкмәде. Үз көчләре белән яшьтән хезмәт итеп, укып кеше булганнар. Гомерләре буе кешеләргә хезмәт итәрлек белем ала алганнар. Икесе дә хезмәт ветераннары.

    Бер тапкыр да "әти" дип әйтә алмаган дәһшәтле 41 ел балалары! Сезгә Ходай исәнлек биреп, сугыш кырларында ятып калган әтиләрегез өчен дә озын, бәхетле гомерләр кичерергә язсын иде. Язган юлларым әби-бабаларым рухына дога булып барып ирешсен иде. Амин!

    Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Ленинград өчен барган сугышта үлгән бабайның хатын сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәсем килә. Бәлки, бабай язган "күрше авыл малайлары"ның әле исән-саулары бардыр.

    Ленинград өчен барган сугышта үлгән Камалов Тәүфик Гобәйдулла улының соңгы хаты (Чүпрәле районы Яңа Ишле авылы).

    "Добрый день или вечер. Сагынычлы сәлам хаты. Сезки якын булган әти һәм әнигә безки якын булган балагыз Тәүфиктан бик сагынып, бик ирегеп, күп булган сәламнарымны язып, тиз көндә күрешергә бер Ходайдан теләп, хәер-догаларыгызны үтенеп калам. Янә якын иптәшем Гөлҗиһан безки иптәшең Тәүфиктан бик сагынып тиз көндә күрешергә бер Ходайдан теләп калам. Янә сиңа да теләргә кушам, янә түбән оч бабайларга, барча җәмәгате белән күп сәлам, янә калган туганнарга сәлам әйтерсез. Шуның белән сәлам кыскача тәмам. Үземне сорасагыз, әле дә сау-сәламәт, Аллага шөкер. Шуннан чыгып бәхетле тормыш теләп калам. Үзегездән тизлек белән хат көтеп калам. Үзем әле дә шул шәһәрдә хезмәт итәм. Ашау яклары шулай бер төрле генә. Тормыш казармада әлегә. Өскә-аска дигәндә, шинель өскә дә, аска да башка да, аякка да шинель. Тирә-күрше авылдан кемнәр бар дигәндә, Шланга председателе Нәймәтов, Каракитә малайлары, Шатыршан малайлары, Кәкерле Камалины белмим аступат иткәндә кая калаганын да белмәдем. Байтак кеше югалды. Үзебезне кайчан сугышка чыгарганны белмим әле. Алладан аны теләгәнем дә юк.

    Үзебез бик каты унибыз. Безнең бәхетләр булса, монда эләкмибез. Безнең бәхетләр шундый гына булган икән. Сезнең хәлләр ничек? Әнәй, минем өчен бик кайгыртып елама, күзләреңне бетермә. Бу хаттан элек 3 хат салган идем. Бәлкем алырсыз һәм каршы язарсыз. Кайсы бер малайлар хат алдылар инде. Мин дә бик көтәм. Хәл-хәбәрләрегезне бик ишетәсем килә. Бәрәңгеләр алырга тотынгансыздыр инде. Колхозда уңыш җыя аласызмы, бетмәдеме әле? Аннан соң, анда минем эш турысы белән ничек? Ревизия булдымы, райфадан акчаны алдыгызмы һәм шундый бүтән хәбәрләрне языгыз. Мине хат белән тәэмин итегез, Алла кушса алырмын шәт. Шуның белән тәмам. Хат көтеп калам. Менә сезгә адрес: Ленинградский область, город Боровичи, п. я. №135. Камалову Тауфику.

    Хуш сау булыгыз, бәхетле тормышта яшәгез. Язылды 22/IХ41

    Язучыдан ялкынлы кайнар сәлам. Подись Тауфик Камалов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: