Туган Як
  • Рус Тат
  • Армиягә язгы чакырылыш башланды

    Агымдагы елның 29 мартында РФ Президенты имзалаган 302 номерлы Указ нигезендә, Россия Кораллы көчләре сафларына хәрби хезмәткә чакыру башланды. 1 апрельдән 15 июльгә кадәр чорда, Россия гаскәрләре 153 мең солдатка тулыланачак.

    ТР Хәрби комиссариатының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы Вил Нуруллин сүзләренә караганда, хәзерге чакырылышта районнан 51 егет хәрби хезмәткә алыначак. Аларның күпчелеген югары һәм махсус урта белемлеләр тәшкил итәчәк. Алар арасында "С" категорияле таныклыгы булган шоферлар да бар. Башка еллардан аермалы буларак, егетләрнең сәламәтлеген тикшерүгә аеруча игътибар бирелә. 11 егет һава десанты гаскәрләренә барырга тиеш. Бишесе Эчке гаскәрләр сафын тулыландырса, алты якташыбызны стратегик ракета гаскәрләрендә һәм икесен Хәрби диңгез флотында көтәләр. Ә калганнары исә, Ерак көнчыгыш һәм Оборона министрлыгының уку-өйрәнү частьләренә озатылачак.

    -Егетләр бигрәк тә, десант, диңгез пехотасы һәм сугышчан частьләрне үз итә. Бүгенге көндә Илнар Шәйхаттаров һәм Илназ Низаметдинов кебек һәм башка егетләребез Ватан алдындагы изге бурычларын лаеклы үтиләр. Ни кызганыч, армия хезмәтенә барырга тиешле ике егетебез ике чакырылыштан бирле качып йөри, хәзер алар белән эчке эшләр органнары шөгыльләнә,-ди Вил Ринатович.


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: