Туган Як
  • Рус Тат
  • Районда ветераннар сафы сирәгәя, бүген алар нибары 52әү

    Бөек Ватан сугышында катнашучылар, аның михнәтләрен үз күзләре белән күргәннәрнең саны елдан-ел азая бара. Чүпрәледә дә аларның саны 52гә генә калган. Аларның да икесе якын көннәрдә башка җиргә күчеп китәчәк.

    -Алар мохтаҗлык кичермиләр, аларга нибары игътибар җитми,-диде район башлыгы Александр Шадриков, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алу һәм үткәрүне оештыру комитеты утырышында.

    Бүгенге көндә районда "ветеран" статусына ия булган 1200 кеше яши. Шуларның 266сы сугышта катнашканнарның толлары, 833 Бөек Ватан сугышы елларында тылда хезмәт итүчеләр һәм башкалар. Республика күләмендә, шулай ук районда да, алар өчен төрле акңияләр үткәрелеп тора. "Игелекле телефон" акциясе ярдәмендә, мәсәлән, 223 ялгыз яшәче өлкән кешегә төрле мөһим слуҗбаларны чакыру төймәсе булган мобиль телефон тапшфрфлган. Ветераннарыбыз республикакүләм оештырыла торган сугыш үткән тарихи шәһәрләргә оештырылган круизларда катнашалар. 50-60 һәм аннан да артыграк еллар бергә яшәгән парларны тантаналы шартларда тәбрикләү традициягә кереп бара. Бу көннәрдә юбилейларын билгеләп үтүче өлкәннәребезгә Рәсәй президенты В.В. путинның котлау открыткаларын тапшыру дәвам итә. Шулай ук 400 ветеранга район башлыгы исеменнән продуктлар җыелмасы да тапшырыла.

    Болар хакында утырышта район халкын социаль яклау идарәсе начальнигы Антонина Хәлилова сөйләде.

    Эшләнгәннәр белән беррәттән, районда әби-бабаларыбызның сугышчан данын мәңгеләштергән обелискларны тәртиптә тоту буенча проблемалар барлыгы хакында мәдәният бүлеге начальнигы Зөлфәт Сагдиев бәян итте. Иске Кәкерле, Шәйморза авыл җирлекләрендәге кебек тәртиптә, чисталыкта тотылучы мемориаль комплекслар белән чагыштырганда Иске Чокалы, Түбән Чәке авылларындагыларының хәле бик мескен хәлдә. "Әлеге обелискларда шушы җирлектә туып-үсеп, яу кырыннан кайта алмаганнарның исемнәре язылган. Авыл халкы өчен изге урын, балалар өчен патриотик тәрбия буларак хезмәт итә торган бу һәйкәлләрне дә карап, тәртипләп, кирәк вакытта чүп үләннәрдән арындырып тору эшләрен дә оештыра алмаган авыл җирлекләре башлыкларын аңлый алмыйм",-диде Александр Шадриков, бу хәлгә тәнкыйть белдереп.

    Ул, шулай ук, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында районда яшәгән, җиңүгә үз өлешен керткән хатын-кыз-әниләрнең исемен мәңгеләштерү максатыннан һәйкәл булдыруны тәкъдим итте. Элеккеге "Сельхозтехника" җирендә, ачык һавада булачак музей төзелешенә дә ярдәм кирәк. Боларның барысы да Чүпрәле халкы өчен башкарыла һәм якын елларда сафка басачак объектлар.

    Утырышта шулай ук башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Марс хәлиулловның да чыгышлары тыңланды. Айрат Җәлаловның Бөек ватан сугышы ветераннарын өешма-предприятиеләр шефлыгына беркету буенча тәкъдиме нигезендә карар кабул ителде.

    Оештыру комитетының әлеге беренче утырышында катнашкан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты шакир Ягудин да сүз алып, Бөек ватан сугышы һәм аның дөньякүләм әһәмияте турында сөйләде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: