Туган Як
  • Рус Тат
  • Терлекчелек-төп керем чыганагы

    Терлекчелек тармагында продукция җитештерүне арттыру һәм рентабельле итү максатында малларны яшьтән үк тәрбияләп үстерүдә барлык технологияләр дә төгәл үтәлергә тиеш. 15 январьда агрофирма филиаллары, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре, район җитәкчелеге катнашында "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгының товарлыклы-сөтчелек фермасында үткәрелгән семинарда әлеге мәсьәләгә аеруча басым ясалды һәм конкрет бурычлар куелды.

    Хуҗалыкта 110 баш савым сыеры бар. Сөт саву күрсәткечләре дә үткән еллар белән чагыштырганда шактый арткан, 114 процентны тәшкил итә. Ит җитештерү планы да 108 процентка үтәлгән, 100 сыерга 120 бозау алынган. Үткән елда биредә ике ташландык бина ремонтланып, сыерларны бозаулату һәм 180 баш сыерга исәпләнгән җитештерү цехы бүлекләре итеп үзгәртелгән һәм шунда ук өч бозаулату боксы да урнаштырылган. Яшь бозаулар барысы да 1 айга кадәр аерым читлекләрдә асрала.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Исламетдин Низамов үз чыгышында семинарда катнашучыларны хуҗалыкның күрсәткечләре белән таныштырып, сыерларга биохимик анализ ясауның мөһимлегенә тукталды.

    Күбесе хуҗалыкларда алынган анализлар терлекләргә каротин, шикәр, фосфор кебек матдәләрнең җитешмәвен күрсәткән. Шуңа да кышлату чоры башланыр алдыннан һәр хуҗалыкка нарат ылыслары әзерләп кую бурычы билгеләнде. "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында тупас һәм сусыл азыкларны ваклаучы 2 "ИСК-3" сатып алынган иде. Терлекләрнең рационына нарат ылыслары кертү исә аларның организмын каротинга, С,К,Е, В витаминнарына, аминокислоталарга, шулай ук, микробларны үтерүче эфир майларына баетачак. Ә әлеге витаминнар буаз сыерлар өчен аеруча мөһим роль уйный. Чөнки булачак сыерларның продукт бирүчәнлекләре аларның бозау вакытында ук ничек тәрбияләнүләренә һәм карауга бәйле. Моның өчен һәр хуҗалык фермасында сыерларны бозаулату бүлекләре булырга тиешлегенә дә басым ясалды семинарда. 2012 елның беренче кварталында сыерларның күпләп бозаулавы көтелә, ә яшь үрчемне саклау бозауның яралгы вакытыннан ук, бигрәк тә бозаулар алдыннан 2 ай элек үк башланырга тиешлеге, шул ук вакытта яңа туган бозауларны саклап калу, беренче чиратта, биналарның санитар таләпләргә җавап бирүе, андагы микроклимат, сыерларның чисталыгы белән дә бәйле булуы ассызыкланды киңәшмәдә.

    Семинарда катнашучылар, шулай ук, яңа сыер саву җайланмалары, үгезләрне симертү, сыерларны каплату бүлекләре белән дә таныштылар.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация бүлеге җитәкчесе Җәмил Шәрипов хуҗалыкларда барлык эшләрне дә комплекслы алып барырга кирәклеген ассызыклап, язгы кыр эшләрендә катнашачак барлык техниканы, тагылма инвентарьларны ремонтлауны тизләтүгә дә басым ясады.

    Семинар эшенә анализ ясап, район башлыгы Тимур Нагуманов барлык чараларның да төгәл үтәлергә тиешлегенә, рационны дөрес төземичә, терлекләргә биохимик анализ ясамыйча гына эшләп терлекчелек тармагын төзеп булмаячагын ассызыклап, терлекчелекне чыннан да төп керем чыганагы итү өчен хуҗалык җитәкчеләре алдына конкрет бурычлар куйды һәм терлекчелек тармагы күрсәткечләре буенча түбән тәгәрәгән хуҗалыклар җитәкчеләрен һәм белгечләрен тәнкыйтьләде. Агымдагы елның I кварталын "җитештерү кварталы" дип игълан итәргә тәкъдим итте. Ул, шулай ук, вакытның бик тиз үтүен, язгы кыр эшләренә әзерлекнең инде күптән башланырга тиешлеген ассызыклап, эшне тизләтү кирәклеген әйтте.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: