Реклама
Соңгы мәгълүматлар буенча, Кол Шәриф мәчете "Россия 10" проектында Россиянең истәлекле урыннары исемлегендә егерменче урынны алып тора.
Исегезгә төшерәбез, Россиядә Рус географик җәмгыяте һәм Россия 1 телеканалы тарафыннан "Россия 10" дип исемләнгән мультимедиа конкурсы игълан ителде. Аның беренче туры үтеп, Кол Шәриф мәчете-проектның икенче турына узган Татарстан Республикасының бердәнбер истәлекле урыны.
Хәзер Кол Шәриф 43 меңнән артык тавыш җыйган. 2 нче турда истәлекле урын өчен Интернет аша гына түгел, ә SMS-хәбәр белән дә тавыш биреп була. Моның өчен 1880 номерына 15 саны белән хат юлларга кирәк. Шулай ук, http://10russia.ru/sights/7/1912/ сайтында да мәгълүматлар белән танышып була. Тавыш бирү 2013 елның 29 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.
Әлеге этапның максаты-30 катнашучыны сайлап алу. Тавышыбызны бирик җәмәгать, Кол Шәриф лаеклы урынын алсын!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз