Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Татарстан һәм Казан митрополиты Феофан атакай Чүпрәледә булып китте

    Бүген Татарстан һәм Казан митрополиты Феофан атакай Чүпрәлегә килде. Атакайның безнең районга быел икенче кат килүе.

    Сергий Родонежский храмында тукталып ул районның христиан конфессиясе вәкилләре өчен Чүпрәле районыннан чыккан, бүгенге көндә исә җитди вазифалар биләгән Сергей Колесников, Валерий Кузнецов, Николай Угаслов, шулай ук Александр Шадриковның да изге эш башкарганлыкларын билгеләп үтте.

    Кече ватаныбызны тергезеп без - Бөек Русьне тергезәбез,-диде ул. -Дини традицияләрне олылап, Аллаһка ышанып яшибез икән, димәк, гаилә кыйммәтләре алга сөреләчәк. Дини эшчәнлек алып барылу, дини вазгыять яшьләрне тәрбияләү, гаилә кыйммәтләрен дәгъвалау, төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында хезмәттәшлек алып барылуга гына китерәчәк.

    Феофан атакай Матак урта мәктәбендә дә булды. Сергей Колесников туган авылы мәктәбенә компьютер классы һәм башка төрле җиһазлар булдыру өчен финанс ярдәме биргән.

    Сергий Родонежский храмында дини служба да башкарылды. Храмның эчке өлешендә бөтен төр эшләр тәмамланган, изге затларның сурәтләре диварларга төшерелгән. Храм дини службаларны башкаруга тулысынча әзер.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: