"Татарстан чаңгы юлы-2014" ярышлары чүпрәлеләрне бергә җыйды

Якшәмбе көнне Чүпрәленең олысы-кечесе Сабантуй мәйданында узган "Татарстан чаңгы юлы-2014" спорт бәйрәмендә катнашты.
Әлеге чара менә берничә еллардан бирле райондашыбыз Вагиз Алиулловның якты истәлегенә дә багышланып үткәрелә. Вагиз Алиуллов беренчедән сәламәт яшәү рәвешен һәрвакыт пропагандалау ягында булса, беренче чиратта ул спортның шушы төренә мөккиббән шәхес була. Узган чарада да Вагиз Алиуллов хакында җылы сүзләр әйтелде, улы Руслан Алиуллов исә чаңгычыларга бүләкләр дә әзерләгән иде.
- Сәламәт яшәү рәвешенә өндәгән мондый төр массакүләм спорт ярышларын үткәрү һәр буын тарафыннан хуплап каршы алына. Көннең салкынча, җиләс булуына карамастан, бирегә бердәм булып килгән райондашларыбызның күплеге моны ачык чагылдыра. Һәркемгә уңышлар елмайсын һәм бүгенге көн чын мәгънәсендә рухи канәгатьлек алып килсен, -диде район башлыгы Александр Шадриков чаңгычыларны каршы алып.
Чаңгы ярышына укучылар, Чүпрәле тармак техникумы укучылары, укытучылар, оешма-предприятие, учреждение хезмәткәрләре, өлкәннәр чыкты.
Чаңгычыларның иң яше Чуваш Чүпрәлесеннән 4 яшьлек Максим Хемницер иде, ә иң өлкәне Уби авылыннан 68 яшьлек Александр Дергунов.
-Вакытым, хәлем булганда чаңгыга басмый калган көнем юк, саф һава сулап керәсең, күңел күтәрелә дигәндәй, бик әйбәт. Менә бүген дә үземне яшьләр белән сынап карыйсы килде, -ди Александр Дергунов.
Ярышларда 2000-2001,2002 елларда туучылар, 17 яшькәчә һәм аннан олыраклар, 18-35, 36-45, 46-55, 56-60тан өлкәнрәк пенсионерлар-олы буын вәкиләре катнашты. Ә ярышларда катнашкан өлкәннәр дә бердәм булып:
-Сочига Олимпиадага барырга дисәләр, анда да барабыз, диделәр.
Бу көнне дә өченче буын вәкиле Галина Матросова хатын-кызлар арасында иң өлкәннәренең берсе иде, ул район данын шушы буын вәкилләре арасында Яшел Үзәндә үтәчәк Спартакиадада яклаячак.
Чарага гаиләләре белән килүчеләр дә бар иде. Уби авылыннан ирле-хатынлы Спиридоновлар һәм уллары чаңгыга басты.
-Чаңгыда йөрергә бик яратабыз. Күңел күтәренкелеге өсти, сәламәтлек өчен дә файдалы, бар кешегә дә киңәш итәбез, -диләр алар.
Чаңгычылар өчен Чүпрәле тармак техникумы кайнар аш белән чәй, ә район кулланучылар җәмгыяте кулинар продкуцияләрен тәкъдим итте. Район гадәттән тыш хәлләр бүлегенең кышкы миче янна барып һәркем җылына алды. Гомумән, мәйданның бар почмагыннан күңел күтәренкелеге, җанлылык хөкем сөрде. Дәртле җырлар ярышларга әйдәп, күңелләргә бәйрәм рухы өстәде.
Соңыннан ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә "Татарстан чаңгы юлы-2014" атрибутикалары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Әлеге сәламәтлек бәйрәме тагын бер кат, шушындый чараларда катнашу бердәмлекне ныгытуга, җиңүгә этәргеч булдыруга юнәлдерелгәнен күрсәтеп, чүпрәлеләрдә күңелле арганлык һәм онытылмаслык кичерешләр калдырды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 июль 2022 - 17:13Чүпрәле өлкәннәре Сабантуй бәйрәме үткәрде Өлкән яшьтәгеләребез “Җиләкле җәй”дә ял иттеләр, күңел ачтылар17600
-
1 июль 2022 - 21:35Чүпрәледә истәлекле дата – Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне уңаеннан автойөреш һәм митинг узды 1 июльдә Россиядә истәлекле дата – хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелә.5800
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.9000
-
1 июль 2022 - 08:08Дәүләт янгын күзәтчелеге службасы оешуга 95 ел тула 2022 елның 18 июлендә бөтен ил буенча дәүләт янгын күзәтчелеге органнары юбилейларын – Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дәүләт янгын күзәтчелеге службасы оешуга 95 ел тулуны билгеләп үтәчәк.5900
-
1 июль 2022 - 08:06#ЭКОЯЗ2022 район бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде Бәйге төрле номинацияләр буенча узды.3400
-
1 июль 2022 - 08:04Абруйлы җитәкче, миһербанлы кеше Шушы көннәрдә үзенең 70 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтүче Тимерша Хәйрулла улы Әбдриев нәкъ шундыйлардан.4500
-
1 июль 2022 - 08:01Чүпрәле өлкәннәренә катлаулы компьютер да бирешә Чемпионат вакытында катнашучылар төрле биремнәр үтәделәр.4200
-
1 июль 2022 - 07:57Виктор Карабаев: “Кайда гына яшәсәң дә, эшләргә кирәк” Виктор Карабаевның хуҗалыгы Чуваш Бизнәсе авылында шактый иркен мәйданны алып тора.4300
-
29 июнь 2022 - 16:33“КИТАП” радиосы Татарстанның район һәм шәһәрләренә җәйге урам концертлары белән чыгып китте Ул концертлар кайсы шәһәрдә, кайсы районда яисә авылда булырга тиеш?..8800
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.10700
-
28 июнь 2022 - 13:55Чүпрәледә имам-хатыйблар Корбан аена әзерлек эшләре турында сөйләштеләр 9 июль-Корбан гаете.4600
-
28 июнь 2022 - 09:23Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин гражданнарны кабул итәчәк Алдан язылу өчен телефон: 2-20-95.7000
-
27 июнь 2022 - 14:13Чүпрәленең яшь журналистлары "Алтын каләм – Золотое перо" фестивале Дипломы белән бүләкләнде Быел фестиваль 27нче тапкыр узды.8500
-
12 май 2022 - 21:56Чүпрәледә Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның 136 еллыгы
-
11 апрель 2022 - 08:28Чүпрәледә “Мунчәли укулары”
-
1 июль 2022 - 19:57Шакир Ягудин Чүпрәледә милли проектлар кысаларында социаль-мөһим объектларның төзелеше белән таныштыДепутатны район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин озатып йөрде.3700
-
1 июль 2022 - 19:25Чүпрәледән 90 яшьлек Әлфия Алимова: "Алабута утыйм, барысын да контрольдә тотам"Әлфия Кыям кызы Алимова озак еллар (32 ел) бозау караучы булып эшли.5700
-
2 июль 2022 - 17:13Чүпрәле өлкәннәре Сабантуй бәйрәме үткәрде Өлкән яшьтәгеләребез “Җиләкле җәй”дә ял иттеләр, күңел ачтылар17600
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.9000
-
1 июль 2022 - 08:08Дәүләт янгын күзәтчелеге службасы оешуга 95 ел тула 2022 елның 18 июлендә бөтен ил буенча дәүләт янгын күзәтчелеге органнары юбилейларын – Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дәүләт янгын күзәтчелеге службасы оешуга 95 ел тулуны билгеләп үтәчәк.5900
-
1 июль 2022 - 21:35Чүпрәледә истәлекле дата – Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне уңаеннан автойөреш һәм митинг узды 1 июльдә Россиядә истәлекле дата – хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелә.5800
-
1 июль 2022 - 19:25Чүпрәледән 90 яшьлек Әлфия Алимова: "Алабута утыйм, барысын да контрольдә тотам" Әлфия Кыям кызы Алимова озак еллар (32 ел) бозау караучы булып эшли.5700
-
1 июль 2022 - 19:25Чүпрәледән 90 яшьлек Әлфия Алимова: "Чүп үләне утыйм, барысын да контрольдә тотам" Әлфия Кыям кызы Алимова озак еллар (32 ел) бозау караучы булып эшли.4800
-
1 июль 2022 - 08:04Абруйлы җитәкче, миһербанлы кеше Шушы көннәрдә үзенең 70 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтүче Тимерша Хәйрулла улы Әбдриев нәкъ шундыйлардан.4500
-
1 июль 2022 - 07:57Виктор Карабаев: “Кайда гына яшәсәң дә, эшләргә кирәк” Виктор Карабаевның хуҗалыгы Чуваш Бизнәсе авылында шактый иркен мәйданны алып тора.4300
-
1 июль 2022 - 08:01Чүпрәле өлкәннәренә катлаулы компьютер да бирешә Чемпионат вакытында катнашучылар төрле биремнәр үтәделәр.4200
-
1 июль 2022 - 19:57Шакир Ягудин Чүпрәледә милли проектлар кысаларында социаль-мөһим объектларның төзелеше белән танышты Депутатны район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин озатып йөрде.3700
-
1 июль 2022 - 08:06#ЭКОЯЗ2022 район бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде Бәйге төрле номинацияләр буенча узды.3400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика