Туган Як
  • Рус Тат
  • Сайрар кошларың белән матур син, урман!

    Урман элек-электән адәм баласының ачы салкын җилләрдән саклаучысы да, аның торак-яшәү шартларын тудыручы да, җылытучы да, туендыручы да, күңелен күрүче дә булган. 48 ел гомерен урманчылык хезмәтенә багышлаган, Татарстан Республикасының атказанган урман хуҗалыгы хезмәткәре Мөбинҗан Мәхмүтов яраткан эше һәм урманнар турында бертоташ, тәүлек буе сөйләргә дә әзер.

    Җир йөзендә урманнар 40 миллион квадрат километрга якын мәйданны били. Бу барлык коры җирнең өчтән бер өлешен алып тора. Урманнарның 30 проценты - ылыслы, 70 проценты яфраклы агачлардан тора. Тарихка күз салсак, соңгы 10 мең елда ул чордагы урманнарның өчтән ике өлеше генә калган, 500 миллион гектар җир вак-төяк куаклардан башка бернәрсә дә үсми торган кысыр чүлгә әверелгән. Кешелек яшәеше өчен мөһим булган тропик урманнар минутына 26 гектар тизлек белән юкка чыга бара. 25 елдан соң аларның бөтенләй юкка чыгу куркынычы бар, диләр белгечләр. Димәк, урманнар азайган саен, һава гына сафлыгын югалтып калмый, елгалар саега, күлләр кибә, җир асты сулары төпкә китә бара һәм җир йөзенә корылык яный. Җир шарындагы урман запасларының 22 проценты Россиядә. Илебездә 722 миллион гектар урман, аларда 75 миллиард кубометр агач запасы бар. Россия урманнарының 42,7 проценты техник яктан җитлеккән урманга керә. Ләкин соңгы еллардагы зур янгыннар нәтиҗәсендә миллион гектар урман юкка чыкты.

    Шунысы аеруча аяныч, белгечләр әйтүенчә, хәтта тыюлыкларда да урман янгыннарының 30 проценты кеше гаебе белән килеп чыга. Сер түгел, быел Россиянең күп регионнарында боз катнаш яңгырлар яуды, йөзләрчә гектардагы урман боз белән капланды, агачлар сыгылып төште һәм ботаклар сынды. Экспертлар фикеренчә, аларның күбесе инде үз кыяфәтенә кайтмас, ә сынган ботаклар кырып, янгын куркынычын тагын да арттырыр. Шуңа шатланыйк, Татарстан урманнары боз яңгырына да, янгыннарга да алай ук юлыкмады.

    Безнең район территориясендә 3051 гектар катнаш урман исәпләнә. Бу райондагы барлык мәйданның 4,7 процентын гына тәшкил итә.

    -Моны бик күп дип булмый. Шуңа да аны күз карасыдай сакларга, кадерләргә кирәк,- ди урманнар хуҗасы Мөбинҗан Шәйхелисламович. Безнең төбәк урманнарында каен, юкә, усак һәм имән кебек агачлар күп үсә. 21 нче кварталда имәннән дә нык агач- карагач да бар. Карагач башка агачлардан ныклыгы белән генә түгел, тагын бер үзенчәлеге ягыннан аерылып тора- ул суда йөзми. Мөбинҗан абыйның әйтүенә караганда, зур елгалар буйлап сал агызганда аларны башка агачларга бәйлиләр икән.

    Соңгы еллардагы эссе җәйләрдә районыбыз урманчылары да янгыннан саклану буенча җитди чаралар күрәләр. Быел урманнар кырыеннан 3 метр 20 сантиметр киңлектә 40 километрдан артык җир эшкәрткәннәр, урман читләренә янгыннардан саклауга өндәгән плакатлар куйганнар.

    -Урман елның һәр фасылында да үзенең ямен югалтмый. Дару үләннәреннән тыш күпме җиләк, күпме гөмбә... Алай гына да түгел, урман ул тере организм. Агачлардан башка, анда яшәгән һәр җан иясе, үскән һәр куак, һәр гөмбә, кош, бөҗәк - алар барысы бергә бердәм экосистеманы барлыкка китерә. Кызыл китапка кертелгән кошлар гына да ничаклы? Шул ук вакытта, урманнарга булган мөнәсәбәт бик үк сөендерми шул әле,- ди Мөбинҗан Шәйхелисламович.

    Әйе, аның сүзендә хаклык та юк түгел, тәҗрибәле урманчы булыр өчен 40 еллап шунда эшләргә кирәктер, аның өчен урманны яратырга, аңа чын хуҗаларча карарга кирәк. -Кайчакта халыкның битарафлыгы, табигатькә булган мыскыллау, әйләнә-тирәне мәсхәрәләү күренеше күңелне бик әрнетә. Телевидение каналлары аша да карап беләбез, шәһәргә якын урманнарда гына түгел, хәзер авыл тирәсендәгеләргә дә керерлек түгел-анда чүплек. Табигатьнең илаһи матурлыгына, саф һавасына сусап урманга кил дә, аның битенә төкереп кайтып кит, имеш! Безнең халыкта экологик тәрбия юк дәрәҗәсендә. Табигатькә чыктымы, гадәттәгечә, ул юл уңаеннан чүп калдырып китә. Чит илләрдә мондый хәл юк. Анда кеше битараф түгел. Менә шундый хәл, урманнар объектив һәм субъектив сәбәпләр корбаны булып кала бирә. Ә бит 2006 елда кабул ителгән Урман кодексының беренче маддәсендә үк урманнарның экологик әһәмиятен исәптә тотып файдалану төп принциплар итеп китерелә,- ди Мөбинҗан ага.

    Теги: урман
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: