Район үзәгендә чиркәү булачак

Районда яшәүче халыкның 42 процентын христиан дине вәкилләре тәшкил итә. Бүгенге көндә безнең төбәктә 11 чиркәү эшли. Шушы көннәрдә район үзәгендә төзелергә тиешле чиркәүнең (ул Преподобный Сергей Родонежский-Благославение исемен йөртәчәк) нигез ташы салынды. Әлеге олы гамәл христиан диненең барлык кануннарына нигезләнеп башкарылды.
Чиркәүнең нигез ташын салу провославие динендә бик мөһим вакыйга булып санала. Аны төзү урынын "Акчарлак" йөзү бассейныннан ерак түгел җиргә билгеләделәр. Көннең салкын яңгырлы торуына да карамастан, халык күп җыйналган. Алар арасында тирә-күрше авыллардан килүчеләр дә, шәһәрләрдән дә кайтучылар бар. Әйтергә кирәк, район үзәгендә моңарчы беркайчан да храм булмаган. Ә христиан динен тотучылар аны бик тә теләделәр. Дөнья игелекле кешеләрсез түгел, диләр бит.
Район башлыгы Александр Шадриков үзәктәге халыкның күпсанлы мөрәҗәгатен, үтенечен исәпкә алып әлеге изге эшне башлады. Иганәчеләр дә ярдәм кулы сузарга теләк белдерде. Беренчеләрдән булып әлеге изге эшкә якташыбыз, Чабаксар шәһәрендәге "Тус" төзелеш компаниясенең генераль директоры Николай Угаслов алынды.
Аның җитәкчелеге астында, чиркәү төзелеше киләсе елда ук файдалануга тапшырылырга да тиеш икән. Җыелган халыкка ул шундый вәгъдә бирде. Исегезгә төшереп үтәбез, бу эштә Николай Федоровичның тәҗрибәсе дә шактый. Моннан берничә ел элек ул туган авылы Городищеда шундый храм төзеткән иде инде.
Икенче иганәче-Мәскәү шәһәрендәге "ТехноНИКОЛЬ" корпорациясе президенты Сергей Колесников (тумышы белән Матак авылыннан диделәр). Болары әле без белгәннәре генә. Изге эшне башлау тантанасына ФСБ офицеры, генерал-лейтенант Валерий Кузнецов та кайткан иде. Тумышы белән ул да Матак авылыннан. Тантананы ачканда Буа округы буенча дин башлыгы Иоанн атакай бирегә килүчеләрне бу истәлекле вакыйга белән кайнар тәбрикләде.
Ул һәркемнең якты дөньяда күбрәк изгелек кылып калырга, мәрхәмәтле булырга чакырды. Район башлыгы Александр Шадриковның да әйтер сүзләре күп, башлап ул дин әхелләренә, иганәчеләргә һәм тантанага килгән халыкка ихлас рәхмәтен җиткерде. Әлеге храмның районда баш чиркәү булырга тиешлеген әйтте. Гыйбадәт кылганнан соң беренче ташны фундамент чокырына салдылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 11:31Кеше исәбеннән баерга теләгән Район суды тарафыннан М.га карата ачылган җинаять эше каралды.2500
-
27 май 2022 - 11:30Автоинспекторлар Шурбиннар гаиләсенә автокресло тапшырдылар “Игътибар – балалар” профилактик чарасы һәм “Бала - төп пассажир!” акцияләре кысаларында автоинспекторлар Яңа Уби авылыннан 6 бала тәрбияләүче Шурбиннар гаиләсенә автокресло бүләк иттеләр.2400
-
27 май 2022 - 11:29Иң яхшы яшь хәрәкәт инспекторларының отрядын һәм аларның җитәкчеләрен бүләкләделәр Конкурска ЮИД отряды эше турында материаллар тәкъдим ителгән иде.1900
-
27 май 2022 - 11:25Тыл хезмәтчәне олы юбилеен билгеләде Иске Ишле авылында гомер итүче Әминә Мөхәррәм кызы Рәхимова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.2300
-
27 май 2022 - 11:24Озын гомерлегенең сере Сугыш елларында сабый гына булсалар да, аларның да күңелләрен ачыттырып, яндырып торган хатирәләре, онытылмас тормыш гыйбрәтләре, йөрәкләренә уелып калган үпкә-зарлары бар.2400
-
26 май 2022 - 10:17Чүпрәле районының Татар Төкесе авылында дини чара-Кадыкай Абыз-бабайны искә алу көне узачак Программада: Коръән сүрәләре, намаз, Корбан ашы.5900
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.14200
-
24 май 2022 - 11:27Чүпрәледә хәрби хезмәт яшенә җиткән яшьләр Россия Кораллы көчләренә, бер еллык хезмәткә китә Сез көтегез – без кайтырбыз!2100
-
23 май 2022 - 15:45СНТ территориясе чикләрендә объектларны технологик тоташтыру Коммерциячел булмаган ширкәт территориясендә урнашкан энергия кабул итү җайланмасын (ЭПУ) технологик тоташтыру өчен гаризаларны караганда, һәрвакытта да, заявка бирү этабында да, чараларны үтәү барышында да сораулар һәм бәхәсләр килеп чыкты.8100
-
20 май 2022 - 09:43Авыл егете яңа планнар белән яши Районда бүгенге көндә гаилә фермалары булдыручылар шактый. Шуларның берсе – Чуваш Бизнәсе авылында яшәүче Леонид Мишкин47000
-
19 май 2022 - 15:06Вафин 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде Түләүләр җан башына уртача керем Татарстан Республикасы буенча бер кешегә яшәү минимумы күләменнән - 10 756 сумнан артмаган гаиләләргә билгеләнә.8900
-
18 май 2022 - 09:14Чүпрәледә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы узачак Чара 20 май көнне 10.00 сәгатьтә район мәдәният йортында үтәчәк.15800
-
13 май 2022 - 09:34Чүпрәле районы Шланга авылында барлык буын чик сакчылары хөрмәтенә монумент ачтылар Авыл җирлеге башлыгы Илдар Якупов билгеләп үткәнчә, бу монумент барлык чик сакчыларына, илебезне саклаучыларга тирән рәхмәт йөзеннән булдырылган.14000
-
12 май 2022 - 21:56Чүпрәледә Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның 136 еллыгы
-
11 апрель 2022 - 08:28Чүпрәледә “Мунчәли укулары”
-
27 май 2022 - 07:01Чүпрәле районыннан 13 егетне хәрби хезмәткә озаттыларМай-июль айларында Чүпрәле районыннан 30дан артык хәрби хезмәткә алыныр дип планлаштырыла.3200
-
25 май 2022 - 15:13Чүпрәледә Украинада һәлак булган Илья Денисов белән хушлаштылар2022 елның 7 июлендә аңа 26 яшь тулган булыр иде. Илья Батырлык ордены белән бүләкләнгән.9600
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.14200
-
25 май 2022 - 15:13Чүпрәледә Украинада һәлак булган Илья Денисов белән хушлаштылар 2022 елның 7 июлендә аңа 26 яшь тулган булыр иде. Илья Батырлык ордены белән бүләкләнгән.9600
-
24 май 2022 - 16:22Чүпрәле мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады Быел Чүпрәле районы белем бирү учреждениеләрен 95 унберенче сыйныф укучысы тәмамлый.8900
-
26 май 2022 - 10:17Чүпрәле районының Татар Төкесе авылында дини чара-Кадыкай Абыз-бабайны искә алу көне узачак Программада: Коръән сүрәләре, намаз, Корбан ашы.5900
-
27 май 2022 - 07:01Чүпрәле районыннан 13 егетне хәрби хезмәткә озаттылар Май-июль айларында Чүпрәле районыннан 30дан артык хәрби хезмәткә алыныр дип планлаштырыла.3200
-
27 май 2022 - 11:31Кеше исәбеннән баерга теләгән Район суды тарафыннан М.га карата ачылган җинаять эше каралды.2500
-
27 май 2022 - 11:24Озын гомерлегенең сере Сугыш елларында сабый гына булсалар да, аларның да күңелләрен ачыттырып, яндырып торган хатирәләре, онытылмас тормыш гыйбрәтләре, йөрәкләренә уелып калган үпкә-зарлары бар.2400
-
27 май 2022 - 11:30Автоинспекторлар Шурбиннар гаиләсенә автокресло тапшырдылар “Игътибар – балалар” профилактик чарасы һәм “Бала - төп пассажир!” акцияләре кысаларында автоинспекторлар Яңа Уби авылыннан 6 бала тәрбияләүче Шурбиннар гаиләсенә автокресло бүләк иттеләр.2400
-
27 май 2022 - 11:25Тыл хезмәтчәне олы юбилеен билгеләде Иске Ишле авылында гомер итүче Әминә Мөхәррәм кызы Рәхимова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.2300
-
24 май 2022 - 11:27Чүпрәледә хәрби хезмәт яшенә җиткән яшьләр Россия Кораллы көчләренә, бер еллык хезмәткә китә Сез көтегез – без кайтырбыз!2100
-
27 май 2022 - 11:29Иң яхшы яшь хәрәкәт инспекторларының отрядын һәм аларның җитәкчеләрен бүләкләделәр Конкурска ЮИД отряды эше турында материаллар тәкъдим ителгән иде.1900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика