Марс авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең юбилей медальләрен тапшыру тантанасы узды

Бүген Марс авыл җирлегендә: Татар Бизнәсе һәм Каракитә авылларында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында юбилей медальләре тапшыру тантанасы узды.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов тантанага килгән сугыш һәм тыл ветераннарын якынлашып килүче 9 май-Җиңү бәйрәме белән тәбрикләде. Дәһшәтле елларда олы хезмәтләре һәм батырлыклары өчен рәхмәтләрен белдерде, хәерле гомерләр теләде.
-Сезнең чорга туры килгән сугыш-кешелек тарихында иң коточкычы. Шулай да сез аны гомерегез бәрабәренә уздыгыз, илебез азатлыгын яклап, аны саклап кала алдыгыз. Бүгенге көндә без, яшь буын сезнең тормышта бернигә дә мохтанмый яшәвегезне тәэмин итәргә, ил батырларыбызның каһарманлыгын онытмаска тиешбез,-диде Шәүкәт Алиуллов.
Татар Бизнәсе башлангыч һәм Марс урта мәктәбе укучылары тантанага үзләренең җыр-биюләре, шигырьләре белән ямь өстәделәр.
Чарага килә алмаучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе өйләренә барып котлады. Татар Бизнәсендә сугыш ветеранының тормыш иптәше Маһирә апа Айнетуллова янында булып, тормыш-көнкүреше белән танышты. Маһирә апага 83 яшь, ул тормыш иптәше Летфулла белән тугыз бала үстергән, бүген аларның алтысы исән. Шулай ук, Шәүкәт Алиуллов тыл хезмәтчәне Шәмсеруй Садиева янында да булып дәүләт бүләген тапшырды.
Кадир Калимуллин, тыл хезмәтчәне:
-Мин беренче медалемне Бөек Җиңүнең 45 еллыгы өчен алдым. Шуннан бирле һәр юбилей медале белән хөкүмәтебез котлый, рәхмәт,-ди. Аңа бүген 85 яшь. 55 ел гомерен колхозда эшләүгә багышлаган. "Бүген яшәргә дә әйбәт, бар да бар, тик саулык кына бетте", ди уфтанып.
Марс авыл җирлеге буенча исән имин өч сугыш ветераны көн күрә. Шуның икесе Каракитә авылында. Югары Каракитәдә гомер кичерүче Адельҗан Мифтахов өендә дә булып, район Башкарма комитеты җитәкчесе юбилей медален тапшырды һәм озын гомер теләде. Аңа каршы ветеран:"Әйе, безгә сугыш кайта алмаганнар өчен дә яшәргә кирәк әле",-диде.
Тыл хезмәтчәне Гөлҗиһан Азизова да сугыш елларын күз яшьләре аралаш искә ала. Ачлык, ялангачлык, барысында күргән шул әлеге буын. Шулай да Җиңүгә ышаныч көчле була, ул дошманны җиңәргә ярдәм итә. Бүгенге буынга Гөлҗиһан апа илебезнең лаеклы шәхесләре булып үсүләрен тели, башка сугышлар кабатланмасын иде, -ди.
Тантанада Чүпрәле тармакара технологияләр техникумы директоры Рамиль Әхмәтов та катнашты. Соңгы елларда алар карамагында булган Югары Каракитә авылында яшәүче сугыш ветераны Җиһанша Исхаковның тормыш-көнкүреше белән даими кызыксынып, бәйрәмнәргә килеп йөри техникум дирекциясе. Бүген дә барлык өлкәннәргә Рамиль Әхмәтов исәнлек, тыныч көннәр теләде, бәйрәм белән котлады.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 гыйнвар 2021 - 19:57Борындык станциясендә яшәүче Николай Озеровның 13 оныгы, 20 оныкчыгы һәм 2 оныкчыгының баласы бар Бүген Чүпрәле районының Борындык станциясендә яшәүче Николай Николаевич Озеров юбилейлы туган көнен билгеләп үтте. Аңа 90 яшь тулды.14100
-
22 гыйнвар 2021 - 15:36Мидхәт Хуҗиев Иске Задур авылында колхозчылар гаиләсендә, бишенче бала булып дөньяга килә «Тыйнак кына үтәбез гомер юлларын»19600
-
22 гыйнвар 2021 - 15:31Чүпрәледән Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы Әниләрнең ерак яшьлеген, безгә балачагыбызны хәтерләтүче шөгыль иясе ул Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы70200
-
22 гыйнвар 2021 - 15:28Январь аеның узган 20 көнендә Чүпрәледә җир өстенә 40 см. калынлыкта кар яткан Басулардагы уҗымнарның да торышы яхшы, чөнки алар 40 см. калынлыктагы “кар юрганы” астында кышлый.3300
-
22 гыйнвар 2021 - 15:2160тан артык чүпрәлеле Covid-19дан вакцина ясаткан Коронавируска каршы вакцина һәм антитәнчекләр турында нәрсәләр белергә тиешбез?14400
-
22 гыйнвар 2021 - 15:19Соңгы ике елда Татарстан мәгариф учреждениеләрендә һәм балалар бакчаларында 11 янгын чыккан Комиссия тикшерде14500
-
22 гыйнвар 2021 - 15:17Халык белән очрашуларда «Халык җыены»нда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары турында иркенләп сөйләшә. Районнан килгән җитәкчеләргә сорауларын юллый14200
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.66000
-
20 гыйнвар 2021 - 16:37Чүпрәле районы мөхтәсибәтендә имамнарның ел нәтиҗәләренә багышланган җыелыш үтте Данир хәзрәт Шәрәфетдинов мөхтәсибәттә дин торышы хакында хисап тотты.9600
-
20 гыйнвар 2021 - 08:03«Ялкын» журналының яңа санын тәкъдим итүдә татар блогерлары катнашты Татар блогерлары социаль челтәрләрне алып бару серләре белән уртаклашты.26000
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.83600
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.57200
-
11 гыйнвар 2021 - 16:29Чүпрәледә ел башыннан ике янгын теркәлде Район башлыгы Марат Гафаров рәислегендә Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды.48400
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
15 гыйнвар 2020 - 21:41Зимняя ночь в Дрожжановском районе
-
24 гыйнвар 2021 - 14:14Чүпрәле районында яшәүче сугыш ветераны 19 яшендә инвалид калганГыйльман Ибраһимов-Чүпрәле районының Мунчәли авылында туган һәм үскән, авылның мөхтәрәм кешесе, сугыш һәм хезмәт ветераны.4200
-
22 гыйнвар 2021 - 14:59Чүпрәле район территориясендә җинаятьчелек дәрәҗәсе иң түбәнРоссия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге 2020 елга йомгак ясады.14300
-
22 гыйнвар 2021 - 15:31Чүпрәледән Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы Әниләрнең ерак яшьлеген, безгә балачагыбызны хәтерләтүче шөгыль иясе ул Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы70200
-
22 гыйнвар 2021 - 15:36Мидхәт Хуҗиев Иске Задур авылында колхозчылар гаиләсендә, бишенче бала булып дөньяга килә «Тыйнак кына үтәбез гомер юлларын»19600
-
22 гыйнвар 2021 - 14:34Чүпрәледә 2021 нче елның беренче пары никахларын теркәде Чүпрәледә беренче парны котлау традициягә әверелде.15100
-
22 гыйнвар 2021 - 15:19Соңгы ике елда Татарстан мәгариф учреждениеләрендә һәм балалар бакчаларында 11 янгын чыккан Комиссия тикшерде14500
-
22 гыйнвар 2021 - 15:2160тан артык чүпрәлеле Covid-19дан вакцина ясаткан Коронавируска каршы вакцина һәм антитәнчекләр турында нәрсәләр белергә тиешбез?14400
-
22 гыйнвар 2021 - 14:59Чүпрәле район территориясендә җинаятьчелек дәрәҗәсе иң түбән Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге 2020 елга йомгак ясады.14300
-
22 гыйнвар 2021 - 15:17Халык белән очрашуларда «Халык җыены»нда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары турында иркенләп сөйләшә. Районнан килгән җитәкчеләргә сорауларын юллый14200
-
22 гыйнвар 2021 - 19:57Борындык станциясендә яшәүче Николай Озеровның 13 оныгы, 20 оныкчыгы һәм 2 оныкчыгының баласы бар Бүген Чүпрәле районының Борындык станциясендә яшәүче Николай Николаевич Озеров юбилейлы туган көнен билгеләп үтте. Аңа 90 яшь тулды.14100
-
24 гыйнвар 2021 - 14:14Чүпрәле районында яшәүче сугыш ветераны 19 яшендә инвалид калган Гыйльман Ибраһимов-Чүпрәле районының Мунчәли авылында туган һәм үскән, авылның мөхтәрәм кешесе, сугыш һәм хезмәт ветераны.4200
-
22 гыйнвар 2021 - 15:28Январь аеның узган 20 көнендә Чүпрәледә җир өстенә 40 см. калынлыкта кар яткан Басулардагы уҗымнарның да торышы яхшы, чөнки алар 40 см. калынлыктагы “кар юрганы” астында кышлый.3300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика