Күп балалы Козловлар яңа өйле булдылар

Кече Уби авылында гомер кичерүче Галина һәм Геннадий Козловлар гаиләсенә район үзәгендә төзелгән яңа өй ачкычын тапшырдылар. Гомуми мәйданы 125 кв.метрны тәшкил иткән өйне алар кызлары туена бүләк буларак кабул иттеләр.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2007 елның 18 декабрендә кабул ителгән карары нигезендә, республикада торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган биш һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр дәүләттән субсидия алырга хокуклы.
Козловлар-14 балалы гаилә. Шуларның тугызы кыз, бишесе ир бала. Иң олы балаларына 30 яшь булса, иң кечесе сигез яшен тутырган. Балаларның берничәсе үз тормышларын да корырга өлгергән, яннарында торучылардан бишесе мәктәп яшендәгеләр, икесе һөнәри техникумда белем ала, берсе эшли. Яңа өйнең ишекләрен ачып керәсе көннәрдә дә кызлары Екатеринаның туена мәш килеп әзерләнгән вакытлары иде аларның.
-Безгә сертификат кайтканны танышыбыз әйтте, алар үзләре дә биш балалы гаилә. Шулай итеп, сөенечле хәбәрне алардан ишеттек. Бик шатландык,-диләр Козловлар.
"Авырлыкларсыз тормыш алга бармый!"-шушы девиз астында көн күрәләр алар. Галина һәм Геннадий икесе дә гомере буе хезмәттә. Моннан 6-7 еллар элек гаилә башлыгының аягын кисәләр, бүгенге көндә ул инвалид, кул таякларыннан башка хәрәкәтләнә алмый. Әмма Геннадий беркайчан да төшенкелеккә бирелмәгән һәм шулай яшәвен дәвам итә. Ул балаларының һәркайсы турында яратып сөйли. Алай гына да түгел, Геннадий бүген җиде оныгының дәү әтисе дә әле. "Баланың баласы балдан татлы", дигәндәй, кәрәзле телефонына төшерелгән фотолардагы оныклары белән мактанып алды.
-Барысы да Аллаһының кушуы буенча. Тормыш иптәшем Галина һәм үзем дә ишле гаиләдә үстек. Ике гаиләдәге туганнарыбыз санынча үзебез дә 14 бала тудырдык. Аллага шөкер, барысы да акыллылар, ярдәмгә ашкынып торалар. Һәр эшне "Эх!" дигәнче эшләп тә куябыз,-ди гаилә башлыгы. Чыннан да, бердәмлектә көч- Козловлар күпләп терлек асрыйлар, бәрәңге, чөгендер үстерәләр.
Яңа өй искитмәле. Аның төзелешенә агымдагы елның апрель аенда старт бирелә. Барлык эшләрне Рамиль Хисамов җитәкчелегендәге "Коммуналь челтәрләр" район оешмасы башкарып чыга. Биредә өч йокы, кунак, аш-су, юыну, бүлмәләре бар.
-Хуҗаларның теләге буенча аерым чишенү, киемнәр урнаштыру бүлмәсе ясадык,-ди оешма җитәкчесе. -Барлык уңайлыклар булдырылды.
Козловларны тәбрикләргә район башлыгы Александр Шадриков та килде.
-Бүгенге заманада күпләр җөръәт итмәгән батырлыгыгыз күпләргә үрнәк булырлык. Балаларыгызның игелеген күреп, шушы йортта хәерле гомерләр кичерергә насыйп булсын,-дип теләкләрен ирештерде район башлыгы һәм яңа нигезне котлап тузан суырткыч бүләк итте.
P.S. Күп балалы гаиләләрнең торак шартларын яхшырту исемлегенә эләгү өчен балаларның әти-әниләре йортында төркәлгән булуы һәм 5 бала арасында иң өлкәненең балигъ булмавы һәм торакның искергән булуы шарт. Субсидия күләме гаиләнең бер әгъзасына билгеләнә торган социаль норманың федераль стандартыннан, ягъни бер кешегә 18 квадрат метрдан һәм бер квадрат метр өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында расланган бүгенге көндәге уртача бәядән чыгып билгеләнә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 22:10Чүпрәледә "Хатын-кыз-милли илһам чыганагы" район бәйгесе узды Чара Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына, шулай ук 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде.3200
-
5 март 2021 - 11:17Матак урта мәктәбе мөгаллиме һөнәри бәйгедә катнашты Бәйгенең нәтиҗәләре март ахырында билгеле булачак.3200
-
5 март 2021 - 10:47Баскетбол буенча ярыштылар “Алтын” физкультура-савыктыру комплексында “КЭС - Баскет” мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының муниципаль этабы узды.2800
-
5 март 2021 - 10:44Колпаков призына чаңгы ярышлары Район чаңгы базасында интернационалист-сугышчы, запастагы полковник, Чуваш Чүпрәлесе авылында туган Валерий Федорович Колпаков призларына чаңгы ярышлары узды.2300
-
5 март 2021 - 10:11Мөгаллимә Роза Роза Әһлиулла кызы Юсупованың бар гомере район тормышы белән бәйле.3400
-
5 март 2021 - 08:30Ана капиталы исәбеннән айлык түләүләр гариза нигезендә озынайтыла Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы яисә Пенсия фонды порталындагы шәхси кабинет аша тапшырырга мөмкин2800
-
4 март 2021 - 15:07Административ комиссиягә тәртип бозучы чүпрәлеләр чакырылды Утырышта административ тәртип бозулар буенча алты эш каралды.2800
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.9400
-
4 март 2021 - 09:03Якшәмбе көнне Иске Чүпрәле авылының үзәк урамнары ябылачак Хәрәкәт Май чабу бәйрәме үткәнлектән чикләнәчәк.3200
-
2 март 2021 - 15:01Чүпрәледә Россиянең атказанган рәссамы Миша Григорянның рәсем күргәзмәсе була Күргәзмә Россия Рәссамнар берлеге тарафыннан оештырыла.4900
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.19200
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!19100
-
24 февраль 2021 - 16:10Чүпрәле үзешчән сәнгать коллективы 3 нче урынны яулады “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы“ уңаеннан оештырылган фестиваль-бәйге Апаста узды. Анда сигез районнан килгән һәвәскәрләр катнашты.4300
-
1 февраль 2021 - 13:24Эштә дә, ашта да бергә
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
5 март 2021 - 16:13Чүпрәле районында 8 Март алдыннан хатын-кызларны хөрмәтләделәрКүркәм традиция буенча, язгы бәйрәм - 8 Март алдыннан Чүпрәле районында хатын-кызларны хөрмәтләделәр.3200
-
5 март 2021 - 11:05Чүпрәле районы хатын-кызлар делегациясе Казанда тантаналы чарада катнаша"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясала.3900
-
3 март 2021 - 13:53Урман шавы - Чүпрәле районында яшәүче Мөбинҗан ага Мәхмүтовның тормыш җыры Кешенең тормышы табигать белән тыгыз бәйләнгән. Мөбинҗан Мәхмүтовныкы бигрәк тә. Чөнки ул яшеллек кочагында утырган Шланга авылында һәм урманчы гаиләсендә туган.12200
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.9400
-
3 март 2021 - 14:24ТР Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе институтында очрашу узды ТР Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе институтында Чүпрәле энциклопедиясе китабын тәкъдим иттеләр4300
-
5 март 2021 - 11:05Чүпрәле районы хатын-кызлар делегациясе Казанда тантаналы чарада катнаша "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясала.3900
-
5 март 2021 - 10:11Мөгаллимә Роза Роза Әһлиулла кызы Юсупованың бар гомере район тормышы белән бәйле.3400
-
4 март 2021 - 09:03Якшәмбе көнне Иске Чүпрәле авылының үзәк урамнары ябылачак Хәрәкәт Май чабу бәйрәме үткәнлектән чикләнәчәк.3200
-
5 март 2021 - 11:17Матак урта мәктәбе мөгаллиме һөнәри бәйгедә катнашты Бәйгенең нәтиҗәләре март ахырында билгеле булачак.3200
-
5 март 2021 - 16:13Чүпрәле районында 8 Март алдыннан хатын-кызларны хөрмәтләделәр Күркәм традиция буенча, язгы бәйрәм - 8 Март алдыннан Чүпрәле районында хатын-кызларны хөрмәтләделәр.3200
-
5 март 2021 - 22:10Чүпрәледә "Хатын-кыз-милли илһам чыганагы" район бәйгесе узды Чара Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына, шулай ук 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде.3200
-
5 март 2021 - 10:12Гаилә бәхете – балалар белән Язмышларын авыл белән бәйләгән Айкиннар күптән түгел генә өченче балаларын алып кайттылар.3000
-
5 март 2021 - 10:09Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке – ана булуда Гөлия Рәмис кызы Нуртдинова тумышы белән Иске Чүпрәле авылыннан.2900
-
4 март 2021 - 15:07Административ комиссиягә тәртип бозучы чүпрәлеләр чакырылды Утырышта административ тәртип бозулар буенча алты эш каралды.2800
-
5 март 2021 - 08:30Ана капиталы исәбеннән айлык түләүләр гариза нигезендә озынайтыла Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы яисә Пенсия фонды порталындагы шәхси кабинет аша тапшырырга мөмкин2800
-
5 март 2021 - 10:47Баскетбол буенча ярыштылар “Алтын” физкультура-савыктыру комплексында “КЭС - Баскет” мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының муниципаль этабы узды.2800
-
5 март 2021 - 10:44Колпаков призына чаңгы ярышлары Район чаңгы базасында интернационалист-сугышчы, запастагы полковник, Чуваш Чүпрәлесе авылында туган Валерий Федорович Колпаков призларына чаңгы ярышлары узды.2300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика