Халык күңеле көзгесендә чагылып

Татар телен, мәдәниятен үстерү, укучыларда татар теленә мәхәббәт тәрбияләү максатында районда ел саен "Татар баласы" бәйгесен үткәрү инде традициягә әйләнде дисәм дә ялгышмамдыр.
Үткән уку елында әлеге бәйгедә 5-7 сыйныф укучылары катнашса, агымдагы елның 25 январенда 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында мәктәпләрдә, кустларда җиңү яулаган 8-11 сыйныф укучылары көч сынашты.
"Татар баласы" бәйгесен 2011 елда шундый бәйгедә җиңү яулаган 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары Марсель Усманов һәм Айгөл Мөдәрисова алып барды.
Бәйгедә Россия, республика, район күләмендә оештырылган төрле олимпиадаларда, конкурсларда җиңү яулаган, Зәки Нури премиясе лауреаты булган, үзләре шигырь һәм хикәяләр иҗат итүче укучылар: Иске Шәйморза урта мәктәбеннән Галия Мөхитова, Марс урта мәктәбеннән Эльвина Рәимова, 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбеннән Зиннур Рахматуллин, Гүзәл Кәримова, Кече Чынлы урта мәктәбеннән Динә Халитова, 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбеннән Гөлназ Айметдинова, Иске Чокалы урта мәктәбеннән Марсель Гафаров, Яңа Кәкерле урта мәктәбеннән Энҗе Хәкимова, Зур Чынлы урта мәктәбеннән Гөлүсә Шиһапова катнашты.
Бәйге таләпләре буенча укучылар башлап үзләре белән таныштырдылар, чыгышларында һәркем милли телебезне өйрәнүнең әһәмияте, татар теленең, моңының аһәңле, матур, җанга ятышлы булуын дәлилләргә тырышты. Халыкта үзенең туган телен, тарихын белмәгән милләтнең киләчәге юк дигән гыйбарә яши. Укучыларның үз туган телләрендә камил итеп сөйләүләре, милли телнең халык күңеленең көзгесе булуын аңлаулары куанычлы күренеш иде, әлбәттә. Конкурсантлар бәйгегә презентацияләр дә әзерләгән иделәр.
Икенче таләп нигезендә бәйгедә катнашучылар татар халкының йолаларын, гореф-гадәтләрен чагылдырып жюри һәм тамашачылар игътибарына татар халкының борынгыдан килгән "Орлык чыгару", "Каз өмәсе", "Балага исем кушу", "Аулак өй" йолалары тәкъдим иттеләр. Бәйгенең өченче өлешендә исә конкурсантлар үзләренең шөгыльләрен тәкъдим итеп, җыр-бию, сәнгатьле итеп шигырь уку сәләтләрен дә күрсәттеләр. Зиннур Рахматуллинның татар халкының борынгы көйләрен баянда уйнавын, Энҗе Хәкимованың сәнгатьле итеп шигырь укуын зал көчле алкышларга күмде.
Бәйге нәтиҗәләре буенча Гүзәл Кәримова һәм Марсель Гафаров "Татар баласы" исеменә лаек булдылар, Галия Мөхитова-2, Гөлназ Айметдинова һәм Динә Халитова 3 урыннарны бүлештеләр.
-Гаиләдә, мәктәптә тиешле тәрбия алмаган бала бүген сәхнәгә күтәрелеп, үз-үзен күрсәтә алмас иде. Шуңа да әти-әниләргә дә рәхмәт әйтәсем килә,-диде район мәгариф бүлеге белгече Резидә Мөдәррисова бәйгене йомгаклап.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 март 2021 - 15:01Чүпрәледә Россиянең атказанган рәссамы Миша Григорянның рәсем күргәзмәсе була Күргәзмә Россия Рәссамнар берлеге тарафыннан оештырыла.3600
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.17300
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!18300
-
24 февраль 2021 - 16:10Чүпрәле үзешчән сәнгать коллективы 3 нче урынны яулады “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы“ уңаеннан оештырылган фестиваль-бәйге Апаста узды. Анда сигез районнан килгән һәвәскәрләр катнашты.4100
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.14000
-
20 февраль 2021 - 22:07Түбән Каракитә авылында Фәрит Азизов истәлегенә татарча көрәш турниры узды Турнирда Каракитә, Татар Бизнәсе, Шланга, Кече Чынлы, Иске Чүпрәле авылларыннан яшь көрәшчеләр катнашты.24800
-
19 февраль 2021 - 21:15Чүпрәле районында Халыкара туган тел көненә багышланган чара узды Сәхнәдә төрле телләрдә җырлар яңгырады, катнашучылар танылган шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан сөйләделәр.27300
-
19 февраль 2021 - 09:30Чүпрәледә әйдаманнар (вожатыйлар) көч сынашты “Созидание” яшүсмерләр клубында “Искиткеч вожатый” республика бәйгесенең муниципаль этабы узды. Анда 9 вожатый катнашты.28300
-
19 февраль 2021 - 09:29Чүпрәлеләр “Татарстан чаңгы юлы – 2021” массакүләм чаңгы ярышларында катнашты Күптармаклы технологияләр техникумы хезмәткәрләре “кыр кухнясы” оештырганнар иде. Шуңа һәм урман һавасы, спорт белән шөгыльләнү күтәренке кәеф бүләк итүеннән дә салкынлык та әлләни сизелмәде.28000
-
19 февраль 2021 - 09:27Чүпрәледә Әфган сугышы һәм башка кораллы конфликтларда катнашканнарны хөрмәтләү чарасы узды 15 февраль - илебез тарихында үзенчәлекле дата. Нәкъ менә шул көнне 1989 елның февраль аенда Әфганстаннан совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгару башлана.28500
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.45400
-
17 февраль 2021 - 22:21Чүпрәле район үзәк хастаханәсенең медсовет утырышында 2020 елга йомгак ясадылар Бүгенге көндә медицина учреждениеләре эшенең иң мөһим юнәлеше - COVID-19ны контрольдә тоту.34100
-
17 февраль 2021 - 12:32Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә «Ак Барс Банк», гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сату, сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкинлеге һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.9200
-
1 февраль 2021 - 13:24Эштә дә, ашта да бергә
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
3 март 2021 - 14:24ТР Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе институтында очрашу уздыТР Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе институтында Чүпрәле энциклопедиясе китабын тәкъдим иттеләр3200
-
3 март 2021 - 13:53Урман шавы - Чүпрәле районында яшәүче Мөбинҗан ага Мәхмүтовның тормыш җырыКешенең тормышы табигать белән тыгыз бәйләнгән. Мөбинҗан Мәхмүтовныкы бигрәк тә. Чөнки ул яшеллек кочагында утырган Шланга авылында һәм урманчы гаиләсендә туган.8900
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.17300
-
3 март 2021 - 13:53Урман шавы - Чүпрәле районында яшәүче Мөбинҗан ага Мәхмүтовның тормыш җыры Кешенең тормышы табигать белән тыгыз бәйләнгән. Мөбинҗан Мәхмүтовныкы бигрәк тә. Чөнки ул яшеллек кочагында утырган Шланга авылында һәм урманчы гаиләсендә туган.8900
-
2 март 2021 - 15:01Чүпрәледә Россиянең атказанган рәссамы Миша Григорянның рәсем күргәзмәсе була Күргәзмә Россия Рәссамнар берлеге тарафыннан оештырыла.3600
-
3 март 2021 - 14:24ТР Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе институтында очрашу узды ТР Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе институтында Чүпрәле энциклопедиясе китабын тәкъдим иттеләр3200
-
2 март 2021 - 14:59Чүпрәледә Май чабу бәйрәме - 2021: төрле уеннар, күңел ачулар, кайнар коймак Бәйрәм кунаклары һәм халкы өчен мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган бай программа әзерләнәчәк.3100
-
2 март 2021 - 15:05Язның беренче көнендә Марат Гафаров тыл ветеранын юбилее белән котлады Өлкән яшьтәге райондашыбызның туган көне авыл мәдәният йортында тантаналы шартларда узды.2600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика