Йокысыз төннәр, борчулар аша...

Бүгенге 21 гасыр мәктәп баласын 1980-90 еллардагы укучылар белән чагыштырырлык түгел. Компьютердан, интернеттан башка үзенең яшәвен күзалламаган укучыны укуга җәлеп итү укытучыдан күп көч, нык белем, төрле алымнар куллануны таләп итә. Чөнки бары тик шул очракта гына укыту системасында ниндидер уңышларга ирешергә, укучыларыңнан нәтиҗә өмет итәргә мөмкин.
20 мартта 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында үткән җәмәгать тыңлауларында үз эшчәнлекләрендә билгеле бер уңышларга ирешкән, үзләре белем биргән укучыларының район, республика, Россия күләмендә үткәрелгән төрле конкурсларда, олимпиадаларда җиңү яулаган, БДИ, ГИА тапшырганда югары баллар җыйган укытучылар: 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбеннән Җәүһәрия Якупова (перспектив башлангыч сыйныф укытучысы), Валентина Кузнецова (тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы), 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбеннән Гөлфирә Хәнҗәрова (математика укытучысы), Сергей Одинцов (технология), Иске Шәйморза урта мәктәбеннән Зөлфия Бикчурова (биология), Миләүшә Фәтхуллина (татар теле һәм әдәбияты), Иске Кәкерле урта мәктәбеннән Фидания Айзәтова (рус теле һәм әдәбияты), Шланга урта мәктәбеннән Танзания Нуртдинова (татар теле һәм әдәбияты) катнашты.
Чара барышында һәр укытучы да үзенең эшчәнлегенә тулы анализ белән чыгыш ясады. Чыгышлар оста һәм эчтәлекле итеп ясалган презентацияләр белән үрелеп барды. Әйтергә кирәк, бүгенге көндә район үзәгендә генә түгел, авыллардагы мәктәпләр дә стандартка җавап бирерлек заманча инновацион технологияләр белән җиһазланган, һәркайда компьютер сыйныфлары булдырылган һәм интернет челтәренә тоташтырылган. Укытучылар укучылары белән интернет конкурсларда, олимпиадаларда бик теләп катнашалар. Һәм, әйтергә кирәк, төрле призлы урыннар яулап, сертификатларга, Дипломнарга лаек булалар. Моның шулай булуын слайдларда күрсәтелгән һәм укучылар, шулай ук, аларның җитәкчеләре исеменә бирелгән Дипломнар, Мактау Грамоталары да раслый.
Гомумән алганда, укытучылар үз чыгышларында үз эшчәнлекләрен тулысынча ачып бирә алдылар. Муниципаль этаптан соң укытучыларның әлеге күләмле эшләре һәм презентацияләре республика мәгариф үзәгенә юлланачак һәм аларның һәркайсы "Татарстанның иң әйбәт укытучысы" исеменә һәм 200 мең сумлык Грантка дәгъва кылачак.
Район мәгариф бүлегеннән Светлана Антипова чараны йомгаклап, һәр укытучыга уңышлар теләде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 март 2021 - 15:01Чүпрәледә Россиянең атказанган рәссамы Миша Григорянның рәсем күргәзмәсе була Күргәзмә Россия Рәссамнар берлеге тарафыннан оештырыла.2800
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.11400
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!17500
-
24 февраль 2021 - 16:10Чүпрәле үзешчән сәнгать коллективы 3 нче урынны яулады “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы“ уңаеннан оештырылган фестиваль-бәйге Апаста узды. Анда сигез районнан килгән һәвәскәрләр катнашты.3700
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.13700
-
20 февраль 2021 - 22:07Түбән Каракитә авылында Фәрит Азизов истәлегенә татарча көрәш турниры узды Турнирда Каракитә, Татар Бизнәсе, Шланга, Кече Чынлы, Иске Чүпрәле авылларыннан яшь көрәшчеләр катнашты.24600
-
19 февраль 2021 - 21:15Чүпрәле районында Халыкара туган тел көненә багышланган чара узды Сәхнәдә төрле телләрдә җырлар яңгырады, катнашучылар танылган шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан сөйләделәр.27000
-
19 февраль 2021 - 09:30Чүпрәледә әйдаманнар (вожатыйлар) көч сынашты “Созидание” яшүсмерләр клубында “Искиткеч вожатый” республика бәйгесенең муниципаль этабы узды. Анда 9 вожатый катнашты.28000
-
19 февраль 2021 - 09:29Чүпрәлеләр “Татарстан чаңгы юлы – 2021” массакүләм чаңгы ярышларында катнашты Күптармаклы технологияләр техникумы хезмәткәрләре “кыр кухнясы” оештырганнар иде. Шуңа һәм урман һавасы, спорт белән шөгыльләнү күтәренке кәеф бүләк итүеннән дә салкынлык та әлләни сизелмәде.27700
-
19 февраль 2021 - 09:27Чүпрәледә Әфган сугышы һәм башка кораллы конфликтларда катнашканнарны хөрмәтләү чарасы узды 15 февраль - илебез тарихында үзенчәлекле дата. Нәкъ менә шул көнне 1989 елның февраль аенда Әфганстаннан совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгару башлана.28200
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.45400
-
17 февраль 2021 - 22:21Чүпрәле район үзәк хастаханәсенең медсовет утырышында 2020 елга йомгак ясадылар Бүгенге көндә медицина учреждениеләре эшенең иң мөһим юнәлеше - COVID-19ны контрольдә тоту.34000
-
17 февраль 2021 - 12:32Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә «Ак Барс Банк», гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сату, сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкинлеге һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.9200
-
1 февраль 2021 - 13:24Эштә дә, ашта да бергә
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
2 март 2021 - 15:05Язның беренче көнендә Марат Гафаров тыл ветеранын юбилее белән котладыӨлкән яшьтәге райондашыбызның туган көне авыл мәдәният йортында тантаналы шартларда узды.2500
-
2 март 2021 - 14:59Чүпрәледә Май чабу бәйрәме - 2021: төрле уеннар, күңел ачулар, кайнар коймакБәйрәм кунаклары һәм халкы өчен мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган бай программа әзерләнәчәк.2800
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.11400
-
2 март 2021 - 14:59Чүпрәледә Май чабу бәйрәме - 2021: төрле уеннар, күңел ачулар, кайнар коймак Бәйрәм кунаклары һәм халкы өчен мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган бай программа әзерләнәчәк.2800
-
2 март 2021 - 15:01Чүпрәледә Россиянең атказанган рәссамы Миша Григорянның рәсем күргәзмәсе була Күргәзмә Россия Рәссамнар берлеге тарафыннан оештырыла.2800
-
2 март 2021 - 15:05Язның беренче көнендә Марат Гафаров тыл ветеранын юбилее белән котлады Өлкән яшьтәге райондашыбызның туган көне авыл мәдәният йортында тантаналы шартларда узды.2500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика