Электрон хезмәтләр-халык уңайлыгы өчен

Ай ахыры җитүгә, һәркем кулланган ут-газы өчен түләү квитанцияләре белән почта бүлекчәләренә ашыга. Иртәрәк барсаң, әлбәттә, бәхет елмая, тизрәк кайтасың. Ә инде бераз соңгарак калдың исә, озын чиратны үтми тормый, кайтып булмаячак.
Берничә елдан бирле торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрдә уңайлыклар булдыру, почта бүлекчәләрендәге әлеге чиратлардан котылу максатыннан, республикада электрон түләүләрнең төрле төрләре эшли башлады. Хәзер әлеге эшне өйдән чыкмый гына, интернетка тоташтырылган компьютер аша да башкарып була, җәмәгать. Моның өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталына https://uslugi.tatar.ru керергә кирәк. Биредә шәхси кабинет булдыру таләп ителә. Анда теркәлгәннән соң, "Халык өчен электрон түләү төрләре" («Услуги в электронном виде для жителей») ачып, ТКХ («ЖКХ») дигәненә керәсе. Порталда түләүләрне башкару өчен шәхси исәп-хисап номерларын, түләүләрне башкаручының мәгълүматларын һәм ут, газ, су приборларының күрсәткечләрен кертергә кирәк булачак. Түләүләрне башкару өчен теләсә нинди банк карталарын кулланырга мөмкин. Бу очракта комиссия түләве 1,0 процентны тәшкил итәчәк.
«Сбербанк России» карталарына ия булучылар, шулай ук, мондый төр хезмәтләрне интернет аша башкара ала. Иң элек карта белән кулланучы банкта логин һәм пароль булдырырга тиеш. Әлеге мәгълүматлар белән «Сбербанк онлайн» дигән махсус сайтка http://sberbank.ru/tatarstan/ru кереп, түләүләрне («Платежи и переводы») ачабыз һәм кирәк хезмәтләрне башкарабыз. Барлык эшләр төгәлләнгәч, ихтыяҗы булганда квитанцияләрне бастырып чыгарабыз, комиссия алынмый.
«Сбербанк России» биналарында урнаштырылган банкоматлар, инфоматлар аша да ут, газ, су, интернет, телефон өчен түләү мөмкинлеге тудырылган. Хезмәтләр турыдан-туры карточка ярдәмендә, я булмаса акча кертеп башкарыла. Бу очракта, су өчен түләүләр өчен (анысы да 0,1 процент күләмендә генә) комиссия алына.
Бүгенге көндә мондый банкоматлар, инфоматлар район кулланучылар җәмгыяте бинасында да урнаштырылган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
29 июнь 2022 - 16:33“КИТАП” радиосы Татарстанның район һәм шәһәрләренә җәйге урам концертлары белән чыгып китте Ул концертлар кайсы шәһәрдә, кайсы районда яисә авылда булырга тиеш?..3100
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.6200
-
28 июнь 2022 - 13:55Чүпрәледә имам-хатыйблар Корбан аена әзерлек эшләре турында сөйләштеләр 9 июль-Корбан гаете.3200
-
28 июнь 2022 - 09:23Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин гражданнарны кабул итәчәк Алдан язылу өчен телефон: 2-20-95.4000
-
27 июнь 2022 - 14:13Чүпрәленең яшь журналистлары "Алтын каләм – Золотое перо" фестивале Дипломы белән бүләкләнде Быел фестиваль 27нче тапкыр узды.4600
-
27 июнь 2022 - 13:33Чүпрәледә эшләүче яшьләрне котладылар Бүләкләү тантанасы Яшьләр көне кысаларында "Чүпрәле" паркында узды.5300
-
24 июнь 2022 - 14:02Татарстанда 316 меңнән артык кеше электрон хезмәт кенәгәсен сайлады Электрон хезмәт кенәгәләре 2020 елда кулланышка кертелә.5800
-
24 июнь 2022 - 11:09Суд залыннан: үз гаебен таныды Чүпрәле районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы З.Р. Яфизова суд утырышында Волклвның административ хокук бозу турындагы эшен карады.6400
-
24 июнь 2022 - 11:08Җан җылысын кеше йөрәгенә салды Гөлфира апа үзенең тормыш китабындагы ролен сокланырлык итеп башкарып китте.6500
-
24 июнь 2022 - 11:05Чүпрәледә Троица җырлары фестивале узды Иске Чүпрәле авылында изге Сергий Радонежский храмы территориясендә "Троицкие напевы"православие фестивале узды.4200
-
24 июнь 2022 - 11:03Чүпрәле техникум студентлары имтихан тапшыра Студентларның өлгерешен Чүпрәле районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Шәйхатдаров тикшерде.6700
-
24 июнь 2022 - 10:56Яңа Кәкерле авылының оста куллы 90 яшьлек өлкәне Яңа Кәкерле авылының иң хөрмәтле өлкәннәренең берсе булган Миңнулла Зәйнулла улы Зәйнуллин күптән түгел үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте.4200
-
12 май 2022 - 21:56Чүпрәледә Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның 136 еллыгы
-
11 апрель 2022 - 08:28Чүпрәледә “Мунчәли укулары”
-
24 июнь 2022 - 08:22
-
29 июнь 2022 - 15:39Чүпрәле тармак технологияләре техникумы студентларына дипломнар тапшырылдыБыелгы уку елында белем бирү учреждениесен 62 студент тәмамлый.2900
-
27 июнь 2022 - 10:15Чүпрәле чыгарылышлылары бәйрәм иттеБыел район белем бирү учреждениеләрен 95 укучы тәмамлады.4600
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.6200
-
27 июнь 2022 - 13:33Чүпрәледә эшләүче яшьләрне котладылар Бүләкләү тантанасы Яшьләр көне кысаларында "Чүпрәле" паркында узды.5300
-
27 июнь 2022 - 10:15Чүпрәле чыгарылышлылары бәйрәм итте Быел район белем бирү учреждениеләрен 95 укучы тәмамлады.4600
-
27 июнь 2022 - 14:13Чүпрәленең яшь журналистлары "Алтын каләм – Золотое перо" фестивале Дипломы белән бүләкләнде Быел фестиваль 27нче тапкыр узды.4600
-
28 июнь 2022 - 09:23Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин гражданнарны кабул итәчәк Алдан язылу өчен телефон: 2-20-95.4000
-
28 июнь 2022 - 13:55Чүпрәледә имам-хатыйблар Корбан аена әзерлек эшләре турында сөйләштеләр 9 июль-Корбан гаете.3200
-
29 июнь 2022 - 16:33“КИТАП” радиосы Татарстанның район һәм шәһәрләренә җәйге урам концертлары белән чыгып китте Ул концертлар кайсы шәһәрдә, кайсы районда яисә авылда булырга тиеш?..3100
-
29 июнь 2022 - 15:39Чүпрәле тармак технологияләре техникумы студентларына дипломнар тапшырылды Быелгы уку елында белем бирү учреждениесен 62 студент тәмамлый.2900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика