Дачный поселогында балалар бакчасы-мәктәп булачак
Көн темасы

Дачный поселогында балалар бакчасы-мәктәп булачак

Чүпрәле районының Дачный поселогында балалар бакчасы-мәктәп төзү эшенә керештеләр.

Дачный поселогында балалар бакчасы-мәктәп төзү хакында күптәннән сүз алып барыла. Ниһаять, аның беренче эшләре башланды. Әлегә 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе һәм "Акчарлак" йөзү бассейны тирәсендә урын алачак әлеге бакча-мәктәпне төзисе җирдә Ульяновск шәһәренең "Автострой" оешмасы хезмәткәре Абдулхәбир Гайнетдинов тигезләү эшләрен башкара. Иртәгәдән биредә фундамент казу эшләре тотыначак.


Балалар

Нет комментариев