Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә соңгы чакырылыш хәрби частьләргә юл алды

    Балаңны читкә җибәрү -Күз яшьләрен калдырырга! Ирләр еламый, ир-егетләр елаганнарны яклый!-диде хәрби комиссар Вил Нуруллин, булачак солдатларга соңгы күрсәтмәләрен биргәндә. Әти-әни, әби-бабай, дус, туганнар, сөйгән кызыңнан аерылып торачагыңны күзаллаганда күңелләр нечкәрә шул ул... Язгы чакырылышта безнең районнан хәрби частьләргә юлланырга тиешле 66 егетнең 6 июль көнне озатылган 9ы исемлекне тутыручылар...

    Балаңны читкә җибәрү

    -Күз яшьләрен калдырырга! Ирләр еламый, ир-егетләр елаганнарны яклый!-диде хәрби комиссар Вил Нуруллин, булачак солдатларга соңгы күрсәтмәләрен биргәндә.

    Әти-әни, әби-бабай, дус, туганнар, сөйгән кызыңнан аерылып торачагыңны күзаллаганда күңелләр нечкәрә шул ул...

    Язгы чакырылышта безнең районнан хәрби частьләргә юлланырга тиешле 66 егетнең 6 июль көнне озатылган 9ы исемлекне тутыручылар иде. (9ның берсен республика хәрби комиссариатыннан, көзге чакырышта чакырырбыз дип, кайтарып та җибәргәннәр әле).

    Егетләр биек буйлылар, чибәрләр. Араларында иң яше Рушан Ракипов булгандыр, мөгаен. Әмма аңа да 18 яшь кенә түгел инде. Армиягә китүчеләрнең күпчелеге кебек югары уку йортында 5 ел белем алмаса да, Рушан да колледж тәмамларга өлгергән. Ә Айрат Җамалтдинов, Андрей Огурңов, Олег Угинов, Альфик Шәйхутдинов, Марсель Яфизов кулларына югары белемле белгеч дипломы алганнан соң армия хезмәтендә булып кайтырга да уйлаганнар.

    Бу уңайдан Айрат Җамалтдинов:

    -Шушы көннәрдә генә тантаналы рәвештә диплом алган идем. Инде менә армиягә барып кайтырга кирәк. Бер елга инде ничек тә түзәрбез. Алда әле башламаган күпме еллар - эшкә дә урнашырбыз, карьера да ясарбыз, алла теләсә.

    Айратның әти-әнисе:

    -Балаңны читкә җибәрү кыен булса да, улыбызның хезмәт итеп кайту теләген хупладык,-диләр. -Чөнки нык адымнар белән киләчәккә атлау өчен, алган югары белеменне тиешле сферада куллану өчен дә армия хезмәте кирәк ич хәзер, хәтта мәҗбүри дә...

    Миләүшә Яфизова:

    -Ир бала тудырган ананың һәрберсенең күңеленә ничекләр итеп армиягә озаырмын дигән уй киләдер. Татарларда әле тагын да бер, ир бала булса, ничек сөннәткә утыртырбыз, дисен. Шулай инде, үзенә әче булса да, балага татлысын гына күрсәтәсе килә. Әмма хәзер бит инде солдатка барудан качып йөргән дә, авырсынган егетне дә күрмисен. Безнең Марсель дә, әтисе белән мин дә моңа җаваплы һәм үтәлергә тиешле бер вазифа дип кенә карыйбыз. Исән-сау булсыннар һәм вакыт сизелмичә үтсен иде.

    Сергей Тарасов:

    -Энекәшем- Олег Угиновны озатырга килдем. Ике дипломлы белгеч ул. Чебоксарда инглиз теле тәрҗемәчесе булып эшли иде. Армия хезмәтендә дә алган белемнәре ярап куяр, дип уйлыйм. Бу хезмәтне үткән кешегә әле дә тормыш мәктәбе үткән дип әйтәбез. Яшь кенә булсалар да, аларны инде ничектер үз тиңең кебек сойләшәсең, хөрмәтлисең...

    Истәлеккә бирдем кулъяулык

    Игътибар иткән булсагыз, без армиягә китүче егетләрне озату иртәсеннән газетада фотолар һәм язмалар биреп бардык. Ул фотоларның һәрберсендә диярлек егетләрнең кайсыберләре муеннарына кулъяулыклар бәйләп аскан. Моның ни өчен шулай икәнлеген безнең якларда, армиягә китүчегә бүләк буларак бирелгәнлеген һәркем белә. Ә менә район газеталарын анализлаган бер семинар-укуда "Вечерняя Москва" җурналисты безнең шундый фотога игътибарны юнәлтеп, бу ни өчен шулай дигән сорау бирде. Күп кенә шәһәр җурналистлары да безнең якларда яшәп килгән бу күркәм традицияне белми булып чыкты. Дөрестән дә кайлардан килгән соң бу солдатка китүчегә кулъяулык бирү гадәте? Безнең халыкларда аерылганда истәлеккә дип кулъяулык биргәннәр. Бу турыда җырларда да җырлана, әсәрләрдә дә сөйләнелә. Армия хезмәтенә китүче дә туган җиреннән, сөйгәненән аерылып китүче булып санала. Әле 80нче елларда гына да авылда 18 яше тулачак егетләр өчен дип кызлар кулъяулык чигә иде.

    Бу уңайдан да сорашып алдык.

    Рафикъ Исхаков, Ульяновск шәһәре:

    -1983 елда армиягә киттем. Әйе, кызларның кулъяулык бирү гадәте бар иде. Минем дә муенымда бер-берсенә бәйләнгән 30 кулъяулык бар иде ул көнне. Димәк, кызларның 30ы мине якын күрә, дигән сүз иде инде бу. Сөендергәне - иң күп кулъяулык саны миндә! Шуннан берсен, үзеңә дә бик якын булган, яратып йөргән кызың биргән кулъяулыкны үзең белән аласың. Ә калганнарын абыйга биреп калдырган идем. Үзем ике ел йөреп кайтканчы сакланганнар иде алар. Аннары кая киткәндер инде, әйтә алмыйм. Ә алып киткән кулъяулык частькә кадәр дә җитте, солдат тумбочкасында да торды әле ул. Аны чигеп биргән кыз да мине көтеп алды, бергә дә булдык...

    Рәшит Нуртдинов:

    -Безнең вакытта инде кулъяулыкларның гел чигелгәне генә түгел, кибеттән сатып алынганы да бар иде. Минем аларның кайберләрен ертып өйдәге рәшәткә башына бәйләп калдырганым хәтердә. Ике елдан соң үзем үк кайтып чишкән идем. Күңелле бер мизгел иде инде ул-армиягә киткәнеңне, озатучыларны искә төшерү. Сиңа биргән кулъяулык ияләренең кайберләренең син әйләнеп кайткан вакытка балалары чабып йөри, ә ул сиңа кулъяулык биргән була. "Көтәрмен", дигән сүз, вәгъдә кебек бит инде ул мондый бүләк бирү. Әни кеше көтә баласын, кулһяулык биреп озатып калмаса да, тугры һәм ышанычлы рәвештә көтә...

    Светлана Ульянова, Хорновар-Шигали:

    -безнең авылда бетте кебек инде мондый гадәт. Җыйнаулашып төн кичә-кичә солдат озатулар да югалып бара. Мондый шау-шула кампанияләр ясап торуның кирәге дә юктыр, бәлкем. Шул ук вакытта бу авыл халкының да үз эченә бикләнеп баруын күрсәтә инде. Ничек яхшыны, һич белмәссең.

    Язгы чакырылыш тәмам. Чүпрәленең 66 егете Мурманск, Көньяк Сахалин, Ерак Көнчыгыш һәм башка якларда хәрби бурычларын үтәячәк.Кайда гына йөрсәләр дә, илдән аерым бәла-каза килмәсен, җиңел генә хезмәт итсеннәр. Сау-исән күрешүләр язсын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: