Туган Як
  • Рус Тат
  • Чүпрәледә Сабан туе

    Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Һәм алар беренче чиратта, милләтнең дуслыгын, гореф-гадәтләрен, уңганлыгын чагылдыра. Шушы бәйрәмнәр нигезендә яшь буын тәрбияләнә, милләтнең киләчәк үсешенә нигез салына.

    Татар халкының иң матур, иң күркәм, гүзәллеге белән таң калдыручы бәйрәмнәренең берсе булып Сабантуй санала. Гадәттә аны элек-электән үк язгы кыр эшләре тәмамлагач үткәрә торган булганнар һәм бу хәзер дә шулай. Бәйрәмнең исеме дә шуннан калган-сабан туе. Әмма, электәгедән аермалы буларак, бүген кешеләр әзер мәйданга киләләр. Ә бит элек мәйданны бизәр өчен һәр йорт чигүле сөлгеләр, яулыклар әзерләгән һәм әлеге бүләкләр җиңүчеләргә тапшырылган. Хәер, заманалар үзгәрә, бәйрәмнәр дә заманага яраклаша.

    Район Сабантуе үткәреләчәк мәйданда бәйрәм узасы көннең алдагы кичендә-9 июньдә үк җанлылык башланды. Әле яңа гына килеп, урнашып өлгергән аттракционнар, батутлар нәни дусларын үзләренә чакырдылар. Ә кичке сәхнә татар эстрадасында популярлык казанган яшь йолдызлар: Индира, Аделия, Мөнир Рахмаев кебек артистларның моң-тавышына күмелде.

    Әлеге хозурлыкны күрер-гә дип кичке якта мәйданга районның яше-карты, бала-чагасы ашкынды. Кемнәрдер дуслары белән күреште, кемнәрдер якыннарын тапты, күптән күрешмәгән сыйныфташлар очрашты, ә сөйгән ярлар бер-берсе белән кавышты.

    Әйе, Сабантуй-халкыбызның ачык йөзле, кунакчыл булуын чагылдыручы бәйрәмнәрнең дә берсе. Моның шулай икәнлеген 10 июнь көнне дәвам иткән төп Сабантуй бәйрәме янә бер кат раслады.

    Аллы-гөлле тасмалар белән бизәлгән мәйдан иртән үк район халкын, кайткан кунакларны үзенә чакырып торды. Тамаша район белем бирү учреждениеләрендә укучы балаларның чыгышы белән башланып китте, аларга төрле спорт секцияләрендә шөгыльләнүче укучылар кушылды. Ә инде бәйрәмнең гүзәл бер өлешен тәшкил итүчеләр булып "Казан" җыр һәм бию ансамбле торды. Театральләштерелгән уен-тамашада Сабантуйның бөтен матурлыгын күрү мөмкинлеге бар иде.

    Район мөхтәсибе Фәһим хәзрәт хәер-догасы белән Сабантуй ачык дип игълан ителде. Бәйрәм аләмен күтәрү һәм факелны кабызу кебек җаваплы вазифалар Иске Шәйморза мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Фәридә Җәббаровага, үткән елгы Сабантуйның абсолют батыры Рамиль Айзәтулловка һәм яшь көрәшчеләр арасындагы батыр Данир Мөхәммәтҗановка тапшырылды.

    Район башлыгы Тимур Нагуманов мәйдандагы халыкны Сабан туе бәйрәме белән котлап, теләкләрен юллады.

    -Халкыбыз күңеленә Сабантуй милли төсләргә, җыр-бию, уен-көлкегә бай булган, төрле милләт вәкилләренең дус-туганлыгын чагылдырган бәйрәм буларак кереп калган. Һәм бүген дә бу шулай дәвам итә. Хезмәт куючы, һичшиксез, хөрмәтләнергә дә тиеш. Шуңа да бүген мәйданда көрәшчеләр дә, эш сөйгән район батырлары, уңганнар да данлана. Барыгызны да милли бәйрәм белән котлыйм, исәнлек белән гомер итеп, хезмәт куеп яшәргә язсын, -диде ул.

    Татарстан дәүләт статистика федераль хезмәте җитәкчесе Валерий Кандилов чүпрәлелеләргә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов юллаган бәйрәм котлавын һәм, шулай ук, шәхсән үз теләкләрен җиткерде. Бәйрәмгә кунаклар: ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин, "Ак Барс" холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров һәм Ульяновск өлкәсеннән, Сызраньнан да җитәкчеләр килгән иде.

    Агымдагы елда исә беренче дәрәҗәдәге Диплом "Цильна" җәмгыятенең генераль директоры Барис Гафуровка һәм "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының генераль директоры Фәрит Мөдәррисовка тапшырылды, икенче дәрәҗәдәге Дипломга "Чүпрәле-Азык" агрофирмасының генераль директоры Рәфәгать Алиуллов, өченче дәрәҗәдәге Дипломга исә "Транспорт" җәмгыяте директоры Фәнис Хәйруллин лаек булды.

    Хезмәт алдынгыларын котлап үткәннән соң, мәйданга район оешма, предприятие вәкилләре, сәнгать һәм мәдәният өлкәсендә уңыш яулаучылар, ел дәвамында район сәхнәләрендә дәвам итүче "Халык җәүһәрләре" фестиваленең җиңүчеләре, спартакиадаларда җиңү яулаган өлкәннәребез чыкты. Аларның тырышлыгы да шулай ук, район җитәкчеләре тарафыннан бүләкләр белән бәяләнеп үтте.

    Ә инде чараның рәсми өлеше тәмамлангач, мәйдан уртасында милли уеннарыбыз урын алды. Тамашачыларның да һәркайсы күңеленә хуш килгәнен сайлап, алай гына түгел, үзе дә шунда катнашырга исәпләп, тизрәк шул якка "ыргылды".

    Иң көчлеләр үзләрен штанга, гер күтәрүдә, автомашина тартуда сынады. Герләр буенча 1 урын Тәтештән кайткан кунак-Иван Угаровка, штанга күтәрү буенча Нәҗип Җамалетдиновка (Мунчәли) бирелде. Ә машина тартуда инде өч ел рәттән чемпион исеме алып килүче Иске Кәкерледән Фәргать Камкаевка быел дә тиңнәр табылмады. Бу көнне яшьләр арасында йөгерү, картинг, аркан тарту уеннары да күңелләрдә дәрт, җиңүгә омтылу хисләре тудырып, кыза гына барды. Ир-егетләр арасында 100 метрга йөгерүдә Алешкин-Саплыктан Андрей Журавлев, хатын-кызлар арасында Фирдәүсә Туктиева (Мунчәли) беренчелекне алдылар. Кул көрәштерүнең дә үз осталары: Илнур Кучатков (Иске Чүпрәле) һәм Алсу Кеметова (Батыр районы) барланды. Аркан тартышуда Иске Кәкерледән Фәргать Камкаев командасы иң көчлеләрдән булды. Сабантуйның бер бизәге булган-озын колгага менүдә исә Чепкас-Илмәт авылыннан килгән Замир Шаяхметовка бәхет елмайды. Яшь картингчылар арасында беренчелек Артур Фәизовка тәтеде.

    Әйе, уен мәйданы үзенчә гөр килсә, җыр-моң дөньясы да үзенә җәлеп итте. Биредә "Казан" җыр һәм бию ансамбле үзенең чыгышлары белән район халкына онытылмас мизгелләр бүләк итте, җырчылар Эльвира Хәйруллина һәм башкалар халыкны моңнар иленә алып керделәр.

    Агымдагы 2012 елны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасы елы дип игълан итте. Әлеге уңайдан мәйданның бер почмагында район мәдәният йортлары һәм китапханәләр хезмәткәрләре тырышлыгы белән әзерләнгән районыбызда бер гаилә булып яшәгән татар һәм чуваш милләтләренең дуслыгын, гореф-гадәтләрен чагылдырган өй аллары булдырылган иде. Бәйрәмгә килгән һәр кеше, әлбәттә анда туктамый үтмәде.

    Җилдәй җитез юртакларның ярышын карарга дип мәйданның икенче ягында да шактый халык җыелды. Быел әлеге ярышта җиңүче дип Владимир Чебаков табылды. Җиңү тасмасы да аның "Волейбол" кушаматлы аты муе-нына салынды. Тарантаслы атлар ярышында исә 1 һәм 2 урыннарны Илсур Галимҗанов һәм Ирек Мөшәрәпов бүлеш-теләр.

    Әйе, тамаша булгач, бар да була дигәндәй, бу көнне мәйданда ни генә юк иде. Әле анда, әле монда төзелгән палаткалардагы уенчыкларны, шикәрле мамыкны алдырасы килеп, бала-чага әти-әнисен йөдәтеп бетерде. Ә инде аҗдаһа, кораб формасындагы батутларда сикерү, кечкенә автомашиналарда йөрү теләге белән януларын әйтеп тә торасы юк, әти-әни кесәсе түзсен генә...

    Шул ук вакытта акчалы булырга тәкъдим итү уенннары да аз түгел иде. Әйтик, әйләнеп торучы турникта 100 секунд дәвамында тора алсаң-1000 сум, я булмаса дартс дип аталучы уенда, энә белән шарлар шартлатсаң-бүләк аласың һәм башкалар... Тик нигәдер уңыш кына күп кешегә елмаймый, әллә инде уен хәйләгә корылган, белмәссең...

    Ә хәйләләмичә, үз көчеңә генә таянып турникта тартылуга килгәндә 18 яшькәчә егетләр арасында Леонид Кочуров (Яңа Уби) 32 мәртәбә тартылып, җиңүче булды. 18 яшьтән дә өлкәнрәкләр арасында беренче урын Зур Аксудан Петр Мускатиновка бирелде, ул да шулай ук турникта көндәшләре арасында иң күп-32 мәртәбә тартылды.

    Район кулланучылар җәмгыяте тамак ялгап алырга теләүчеләр өчен сый-нигъмәтләр тәкъдим итеп торды, ярминкә оештырган иде. Теләгәнеңне сайлап-сатып ал, я булмаса, аша-эч. Гомумән, мәйданда бар нәрсә көн дәвамында кешеләр өчен рәхәтләнеп ял итү урыны буларак, уңайлыклар тудырып эшләнгән иде.

    ...Олылар, яшь егетләр батырга калыр өчен көрәшә. Бар халык кем баш батыр булып калыр микән дип түземсезлек белән көтә. Баш батырга-тәкә һәм кыйммәтле бүләк, икенче, өченче урыннарга да төрле бүләкләр каралган.

    Көрәш иң түбән-40 кг.га кадәр үлчәү авырлыгында башланып, әлеге төрдә 1 урын Шланга авылыннан Румил Мостафинга бирелде. 50 кг. арасында-Раиль Камалов (Татар Бизнәсе), 60 кг.-Раиль Айнуллов (Кече Чынлы), 70 кг.-Динар Мөхәммәтҗәнов (Шланга), 80 кг-Ленар Садриев (Кече Чынлы), 90 кг.-Альберт Мөшәрәпов (Кече Чынлы), 100 кг.-Илшат Гобәйдуллин (Кече Чынлы) җиңүчеләр дип табылдылар. Быел Сабантуйның төп батыры булып Альберт Мөшәрәпов калды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: