Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә парклар һәм скверлар яңара

    Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 2015 ел -Татарстанда парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Президент фикеренчә, яңа парклар булдыру һәм булган парк, скверларны үзгәртеп кору халыкта культуралы ял итү үзаңы тәрбияләчәк.

    2015 елда Татарстанда 160 парк һәм сквер төзекләндереләчәк. Бу максатка Татарстан бюджетыннан 1 млрд. сум финанс ярдәме шәһәрләргә һәм районнарга җибәрелгән. Планда яшеллек зоналарын яңарту һәм гомумкүләм 800 гектарга якын мәйданда яңа ял итү урыннары булдыру карала.

    Бу максатта безнең районда да күзгә ташланырлык, телгә алып сөйләрлек эшләр барганын күрәсез. Звезда, Чуваш Чүпрәлесе, Иске Чүпрәле, Иске Чокалы һәм башка авыл җирлекләре Татарстан Президентының әлеге инициативасына кушылып, үз территорияләрендә күпләгән куаклар утырттылар. Иске Чүпрәледә "Газчылар", "Төзүчеләр", "Энергетиклар", "Юлчылар" скверларына нигез салынды. Ә районның "Дементьев исемендәге паркы", һәм Дан монументындагы "Геройлар аллеясы" Татарстанда парклар һәм скверлар елы программасы кысаларында яңарыш кичерәчәк. Республика бюджетыннан "Дементьев исемендәге парк" төзелешенә 6 млн. 300 мең сумга якын акча бүленгән. "Геройлар аллеясы" исә җирле бюджет хисабына төзелер дип планлаштырыла.

    -Дементьев исемендәге парк якын арада чүпрәлеләрнең яратып ял итә торган зонасына әвереләчәк, дип саныйбыз,-ди район Башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов. -Хәзер үк тә инде анда балалар, әти-әниләре белән берлектә, хәрби техника янында басып фотога төшә. Күз алдыгызга китерегез, утырып ял итү урыннары ясалгач, заманча җәяүле сукмаклары төзелгәч ни булачак?! СССРның авиация промышленносте министры, якташыбыз Петр Дементьевка һәйкәл кую хыялы да бар. Тагын да яңа хәрби техникалар кайтарылачак. Бер сүз белән әйткәндә, культуралы ял итү һәм кече ватаныбызның геройларын таныту, тарихыбызны барлау урыны да булачак ул парк. Ә "Геройлар аллеясы"нда Советлар Союзы Геройларының бюстлары урын алачак.

    Читтән килүчеләр безнең район турында элек "сандугач кунып сайрар куагы да юк" дигәннәр. Ул кешеләр бүген бу якларга килеп чыксалар, ни диярләр иде икән?! Дөрес, туган җиребезне гөлбакча итү республика күләмендә алып барыла торган хезмәт. Бер Чүпрәлене генә аерып карау мөмкин түгелдер. Тик шулай да бу көннәрдә район үзәген гөлләргә күмү йөзеннән башкарыла торган эшләргә тукталып китми ярамас. "Фламинго" хезмәткәрләре чәчәк утыртуны башладылар. Һәм республикада парклар һәм скверлар елы уңаеннан, тирә-якны ямьләүгә башка еллардагы белән чагыштырганда, күбрәк акча каралган. Чәчәк түтәлләре дә озынайтылачак - Сугыш һәм Хезмәт даны аллеясының буеннан-буена сузылачак икән. Моңа кадәр дә инде "Фламинго" тарафыннан зират тирәләре чистартылды, кирәкмәгән куаклар киселде, яңалары утыртылды. Бер сүз белән әйткәндә, гөлбакча кебек илләрдә яшиселәр бар әле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: