Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә “Мәктәпкә җыенырга булыш!” акциясе дәвам итә

    Республикада "Мәктәпкә җыенырга булыш!" акциясе дәвам итә. Быел да ул хәйрия эшчәнлеге буенча республика советы һәм "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан региональ бүлеге инициативасы белән башланып китте.

    Балалар мәктәпкә бердәй әзерләнеп, шатланып барырга, аларга яхшылап белем алу өчен барлык шартлар да тудырылырга тиеш. Акция дә шуны күздә тота.

    Бүгенге көндә акция кысаларында "Благодарение" хәйрия фонды счетына оешмалар, предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләрдән 244 мең 940 сум акча кергән.

    Светлана Антипова, район мәгариф бүлеге начальнигының укыту-методик эшләр буенча урынбасары:

    -Беренче сыйныфка 236 бала барачак. Аларның һәркайсы 1200 сум күләмендә мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр белән тәэмин ителергә тиеш. "Мәктәпкә җыенырга булыш!" акциясе кысаларында, шулай ук, аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 2-11 нче сыйныф укучыларына һәм инвалид әти-әнисе белән яшәүче балаларга, инвалид балаларга да ярдәм күрсәтеләчәк. Мондый балалар район буенча 150ләп исәпләнә. Биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче алты балага да шундый ук хәйрия ярдәме күрсәтеләчәк.

    Быелгы уку елында Украинадан һәм Самарадан (йорт-җирләре янып китү сәбәпле) күчеп кайткан гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар да район мәктәпләрендә белем алачаклар. Әлеге акция кысаларында әлеге ике гаиләгә дә ярдәм күрсәтеләчәк. Балаларга хәйрия ярдәме уку елы алдыннан, тантаналы шартларда, тапшырылачак.

    «Мәктәпкә җыенырга булыш!» республика хәйрия акциясе 2006 елдан бирле үткәрелеп килә. Шушы чорда күпме мохтаҗ гаилә республика җитәкчелегенең, үз төбәгенең игелекле кешеләре кулыннан ярдәм алып, газиз баласын белем ишекләреннән кертте. Мондый матур гамәлне, ярдәмне ул балалар онытмаслар, илебезгә тырыш хезмәтләре белән кайтарырлар, җәмгыятебезгә лаеклы кешеләр булып үсеп җитәрләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: