Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә Комсомол туган көнен билгеләделәр

    29 октябрьдә район үзәгендәге крайны өйрәнү музеенда комсомол ветераннары, төрле елларда район комсомол оешмасын җитәкләгән секретарьлар һәм райком бюросы членнары очрашты.

    Хәзерге халыкның (урта, өлкән буын кешеләре) 75-80% ы, үзенең яшьлек елларында комсомол сафында чыныгу алган. Китаплардан укып белү бер нәрсә, ә менә ил тарихы вакыйгалары шаһиты булган кешеләр авызыннан яңгыраган хатирәләр берәүне дә битараф калдырмый, мөгаен.

    Иршат Закиров, Россия Пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары:

    -Бүгенге яшьләр, нигездә, комсомол тарихын гына түгел, аның ил һәм күпләгән яшь кешеләр тормышында нинди роль уйнавын да аз белә. Комсомол бит социалистик кыйммәтләргә, патриотизм идеологиясенә өйрәтте. Комсомолда булачак дәүләт, партия һәм хуҗалык җитәкчеләре кадрлары үсте, алар җәмгыятьтә яшьтән үк тормыш сабаклары алдылар. Комсомол характерны чыныктырды, яшьләргә тормыш мәгънәсен аңларга ярдәм итте, илең хакына үзеңнең көчеңне һәм оештыру сәләтен тикшерергә мөмкинлек бирде.

    Фиркать Җәлалов, 1967-1970 елларда ВЛКСМ район комитетының беренче секретаре:

    -Комсомол юлламасы белән чирәм җирләрне үзләштерергә китүем аеруча хәтердә саклана. Техникум тәмамлап диплом алган 50нче еллар иде ул. Без килгәндә чирәм җирләр шактый актарылган, совхозлар, ындыр табаклары, элеваторлар төзелеп килә, уңдырышлы туфракта икмәкләр каерылып уңган иде. Бернинди ашламасыз, үз табигый көче белән үскән эре бодай бөртекләре, очы-кырые күренмәгән далада чәчелгән өем-өем көшелләр хәзер дә күз алдында тора.

    Шәүкәт Алиуллов, 1983-1986 елларда яшьләр оешмасын җитәкләгән, бүгенге көндә район башкарма комитеты җитәкчесе:

    -Илдә пионер, комсомол оешмалары һәм аларның эшчәнлеге юкка чыгу бик аяныч. Комсомол 30 нчы елларда хуҗалык һәм дәүләт төзелешендә актив катнашып, илне индустриальләштерү сәясәтен тормышка ашыруда булышты. Бөек төзелешләр: Днепрогэс, Донбасс, Кузбасс, Магнитогорск, Комсомольск кебек яңа шәһәрләр төзүгә безнең районнан да йөзләрчә яшьләр китте. Заманында пионер, комсомол идеологиясе һәм эшчәнлеге бик тә сәясиләштерелгән иде. Балалар, яшьләр хәрәкәте елъязмасы чын патриотлык, фидакарьлек һәм гуманлык үрнәкләренә бай булды. Бүгенге яшьләр арасында киң таралган негатив күренешләр балалар һәм яшьләр оешмаларының булмавында, дип саныйм. Соңгы 10 ел эчендә яшүсмерләрнең «үзтәрбияләнүе»нә кайтып калу, күмәклелек принципларыннан тайпылу һәр шәхеснең җәмгыять алдында җаваплылыгын юкка чыгарды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: