Чүпрәледә хәйрия фонды эшли башлады

Әлеге фонд беренче чиратта күп балалы гаиләләргә ярдәм итү, инвалид сабыйларга медицина хезмәте күрсәтү, ятим балаларның тормыш-көнкүрешен җайга салу һәм тормышта төрле кыенлыкларга юлыккан кешеләргә ярдәм кулы сузуны бурыч итеп куя.
Ихтыярсыздан проблема белән күзгә-күз очрашкан сабыйларның һәрберсе бәхетле балачакка хокуклы. "Благодарение" хәйрия фондын тәкъдир итү кичәсендә нәкъ менә шушы-балаларның бәхетле киләчәгенә хакы барлыгы темасы ак җеп булып сузылды. Музыкаль марафон буларак үткән әлеге кичәне ачканда район башлыгы Александр Шадриков та бу хакта үз фикерләрен җиткерде.
-Әлеге фонд район халкына матди ярдәм күрсәтүдә үз урынын тотар. Кичәгә килүчеләрнең дә һәрберсенә игелекле адымнары өчен тирән рәхмәтемне белдерәм. Бу дөньяда бәла белән ялгыз түгел икәнлеген белү дә кешегә көч өсти бит. Чүпрәлелеләр чит өлкәдә яшәүче кешеләр кайгысына да битараф калганнары юк. Ел саен республикабызда "Мәктәпкә барырга ярдәм ит!" акциясе үткәрелә. 1 сентябрьдә 216 бала мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керәчәк. Шуларның 135е социаль яклауга мохтаҗ гаиләдә яши. 2-11 сыйныфларда укучы 209 балага да мәктәпкә җыенырга ярдәм кирәк,-диде ул. Һәм райондашларның мохтажлар проблемасына битараф калмаячакларына ышанычын белдерде.
Городище авылында туып-үскән якташыбыз, хәзерге вакытта Чабаксардагы "Тус" ябык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Николай Угасловны райондашларыбыз яхшы белә. Аның туган төбәге өчен куйган хезмәтләре, күрсәткән игеле санап бетергесез. Хәзерге вакытта да ул туган авылында зур төзелеш эшләре алып бара.
Авыл урамнарына таш җәйдерү, тимер-бетон күпер төзетү, мәктәпкә капиталь ремонт үткәрү, тау чаңгысы трассасы ясау һәм үзе уйнап-үскән "Горная" урамындагы чишмәне төзекләндерүне планлаштыра.
Николай Угаслов сәхнәгә чыккач: "Без төзүчеләр, күп сөйләргә яратмыйбыз,-дип шаяртып та алды. -Әлеге фондның халык өчен файдалы һәм мөһим булуына шикләнмим. Бик дөрес һәм акыллы эш башлагансыз.
Мин Чувашия Республикасының Дәүләт Советы депутаты буларак, сезнең алымны, тәҗрибәгезне һичшиксез андагы коллегаларыма җиткерәчәкмен",-диде. Аннан соң ул фондка 50 мең сум акча күчерүен дәлилләп, фонд директоры Дамир Алимовка сертификат тапшырды. Ул кичне хәйрия игелеге күрсәтүче җитәкчеләр дә, эшмәкәрләр дә шактый булды. Агрофирма директорлары Рәфәгать Алиуллов һәм Фәрит Мөдәррисов, эшмәкәрләрдән Рөстәм Рәхмәтуллин, Нәфисә Хәйруллова, Ринат Бикмөхәммәтов, Илмас Нәсыйбуллин, Марсель Аббазов, Гөлнара Каюмова, Азат Исхаков, Надир Мөшәрәпов һәм башкалар фондка беренче взносларын керттеләр. "Радио "Спорт"ның исә фондка беренче взносы иң саллылардан-500 мең сум күләмендә булды. Фонд җитәкчесе Дамир Алимов аларның барысына да чын күңелдән рәхмәт әйтте. Өч сәгать дәвам иткән марафон-концертта районыбызның иң оста җырчылары һәм биючеләре сәхнә тотты. Якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты ИлСафның да кайтуы кичәгә бер ямь өстәде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 09:43Авыл егете яңа планнар белән яши Районда бүгенге көндә гаилә фермалары булдыручылар шактый. Шуларның берсе – Чуваш Бизнәсе авылында яшәүче Леонид Мишкин3800
-
19 май 2022 - 15:06Вафин 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде Түләүләр җан башына уртача керем Татарстан Республикасы буенча бер кешегә яшәү минимумы күләменнән - 10 756 сумнан артмаган гаиләләргә билгеләнә.4300
-
18 май 2022 - 09:14Чүпрәледә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы узачак Чара 20 май көнне 10.00 сәгатьтә район мәдәният йортында үтәчәк.9100
-
13 май 2022 - 09:34Чүпрәле районы Шланга авылында барлык буын чик сакчылары хөрмәтенә монумент ачтылар Авыл җирлеге башлыгы Илдар Якупов билгеләп үткәнчә, бу монумент барлык чик сакчыларына, илебезне саклаучыларга тирән рәхмәт йөзеннән булдырылган.10900
-
13 май 2022 - 09:25Чүпрәледә Бөек Җиңүгә багышланган спорт чаралары узды Чүпрәлеләр актив катнашты.11100
-
13 май 2022 - 08:24Матур гаилә - авыл күрке: Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылыннан Фаткуллиннар гаиләсе турында 15 май - Халыкара гаилә көне.31200
-
13 май 2022 - 08:21Түбән Чәке урта гомуми белем бирү мәктәбендә Җиңү бәйрәменә багышланган чара узды 9 нчы Май - Җиңү көне10400
-
11 май 2022 - 15:42«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара «СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.32900
-
9 май 2022 - 21:51Чүпрәлеләр Җиңү вальсын башкардылар Соңыннан Чүпрәле районының төнге күген бәйрәм салюты залплары бизәде.15900
-
8 май 2022 - 16:46Зур Чынлы урта мәктәбендә Бөек Ватан сугышы ветераны Гәрәй Алимовны искә алу кичәсе узды Гәрәй Сибгат улы Алимовка 2022 елның 7 июнендә 100 яшь тулган булыр иде11900
-
6 май 2022 - 08:26Президент белән очрашуга барачак Яңа Ишле авылында гомер кичерүче Нурислам Хәмзә улы Низаметдинов 7 май көнне Казан шәһәрендә узачак тантанада катнашачак.30300
-
12 май 2022 - 21:56Чүпрәледә Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның 136 еллыгы
-
11 апрель 2022 - 08:28Чүпрәледә “Мунчәли укулары”
-
20 май 2022 - 20:56Чүпрәледә Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды922 елның 21 мае рәсми рәвештә ислам динен кабул итүнең датасы дип санала.4000
-
20 май 2022 - 09:15Чүпрәледә ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары эшлекле сәфәр белән булдыРайонда ул торак-коммуналь хуҗалыкка бәйле сораулар буенча гражданнарны кабул итте, шулай ук йортларны газга бушлай тоташтырып бетерү (догазификация) программасы буенча газ кертелгән берничә йортта булды.3200
-
18 май 2022 - 09:14Чүпрәледә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы узачак Чара 20 май көнне 10.00 сәгатьтә район мәдәният йортында үтәчәк.9100
-
18 май 2022 - 13:23Чүпрәле районы мәктәпләре Ак Барс Банктан 225 яңа ноутбук алды Ноутбукларны яңарту программасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән үткәрелә.8500
-
19 май 2022 - 09:1919 май- Татарстанда Матбугат көне билгеләп үтелә Бәйрәмне үткәрү турында карар 1998 елның 24 июнендә «Нур»татар телендәге газетаның беренче номеры дөнья күрү белән кабул ителә.7400
-
19 май 2022 - 11:23Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Матбугат көне уңаеннан котлавы 19 май- Татарстан Республикасы Матбугат көне .5700
-
19 май 2022 - 15:06Вафин 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде Түләүләр җан башына уртача керем Татарстан Республикасы буенча бер кешегә яшәү минимумы күләменнән - 10 756 сумнан артмаган гаиләләргә билгеләнә.4300
-
20 май 2022 - 20:56Чүпрәледә Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды 922 елның 21 мае рәсми рәвештә ислам динен кабул итүнең датасы дип санала.4000
-
20 май 2022 - 09:43Авыл егете яңа планнар белән яши Районда бүгенге көндә гаилә фермалары булдыручылар шактый. Шуларның берсе – Чуваш Бизнәсе авылында яшәүче Леонид Мишкин3800
-
20 май 2022 - 09:15Чүпрәледә ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары эшлекле сәфәр белән булды Районда ул торак-коммуналь хуҗалыкка бәйле сораулар буенча гражданнарны кабул итте, шулай ук йортларны газга бушлай тоташтырып бетерү (догазификация) программасы буенча газ кертелгән берничә йортта булды.3200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика