Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга әзерлек эшләре башланды

    2016 елның июнь аеннан августка кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу үткәреләчәк. Бу зур масштаблы кампанияне үткәрү өчен Чүпрәледә әзерлек эшләре башланды инде. Район башлыгы Александр Шадриковның "2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу турында"гы карары нигезендә комиссия төзелде, шушы көннәрдә аның беренче утырышы да узды.

    Комиссия утырышында күбрәк әлеге мөһим чарага әзерлек эшләре күрү һәм аны үткәрү тәртибе турында аңалатма бирелде. Шуңа да аңа авыл җирлеге башлыклары һәм сәркәтибләре чакырылган иде.

    Комиссияне эшен алып баручы район Советы Аппараты җитәкчесе Эмиль Әхмәтов:

    -Күпләр авыл хуҗалыгы исәбен алу чарасы киләчәктә салымнарның артуына китерәчәк дип фикер йөртә, бу һич тә алай түгел. Авыл хуҗалыгында нинди җир ресурслары бар, алар ничек кулланыла? Илдә күпме хуҗалык һәм анда күпме терлек асрала? Җирдә ниләр үстерелә? Анда кемнәр хезмәт куя? һ.б. 1916 елда безнең илдә гомумдәүләт масштабында беренче авыл хуҗалыгы исәпкә алу эше башкарыла. Димәк, моннан 100 ел элек безнең ата-бабалар беренчеләрдән булып шушындый сорауларга җавап биргәннәр. "Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәпкә алу-2016" моңарчы булган базаны тулыландыру һәм заманча технологияләргә белешмәләр кертү максатыннан чыгып эшләнә. Бу мәгълүматлар киләчәктә яңа җир ресурслары һәм авыл хуҗалыгы җитештерү өчен төп чыганак булачак,-диде һәм әлеге уңайдан авыл халкы арасында да аңалату эшләре алып барырга чакырды.

    Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәпкә алу эшенә килешү нигезендә күп кенә белгечләр җәлеп ителәчәк, беренче чиратта болар сан алучылар һәм инструкторлар булачак. Район буенча барлыгы 22 сан алучы эшләячәк. Аларның төп бурычы - авыл хуҗалыгы исәпкә алу эшен оештыру, үткәрү һәм нәтиҗә ясау. Бу эшкә студентларны да тарту карала. Үткән исәпкә алулардан аермалы буларак, монысында мәгълүматлар кәгазьдә түгел, ә электрон формада тупланачак, ягъни исәпкә алучылар электрон җиһазлар-планшетлар белән тәэмин ителәчәк. Әлеге эшкә җәлеп ителгәннәр алдан махсус укулар узачак.

    "Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәпкә алу-2016"га әзерлек күрү һәм үткәрү буенча Чүпрәледәге вәкаләтле вәкил Ирфан Вәлиуллин чараның ничек узуы хакында тулырак аңлатма бирде.

    - Исәпкә алынучы объектлар исемлеге төзелгән инде. Бүгенге көнгә аңа җиде авыл хуҗалыгы оешмасы кертелгән: «Цильна», "Абдреев исемендәге "Шәморза" хуҗалыгы, «Ак Барс Чүпрәле», "Дементьев исемендәге" оешмалар, Чүпрәле тармакара технологияләр техникумы, «Агротранспорт», «Апагон», җәмгыятьләре. Моннан тыш, 76 -крестьян-фермерлык хуҗалыклары, 7- шәхси эшмәкәр һәм 10 мең- шәхси хуҗалык алып баручылар бар. Эшне планлы рәвештә оештыру максатыннан район территориясе исәп һәм инструктор участокларына бүленде. Исәпкә алу вакытында һәр сан алучы 460 шәхси хуҗалыкны тикшереп, тулы мәгълүмат бирергә тиеш булачак. Район буенча исәп участоклары 22әү булачак һәм алар дүрт төп инструктор участогына ( Иске Чүпрәле, Чуваш Чүпрәлесе, Уби һәм Яңа Ишле) караячак.

    Исәпкә алуда катнашучылар анкета сорауларына җавап бирергә тиеш булачаклар, анда җир участогы, анда җитештерелә торган продукция, агач-куаклар, техникалар, терлекләр, кредит алу-алмау, заманча алымнар куллану кебек сораулар булачак,-диде Ирфан Вәлиуллин.

    Белешмә: Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу Россия Федерациясе Хөкүмәтенең карары нигезендә 2006 елда үткәрелә. Аның төп максаты - халыкның мәшгульлеге, гомуми җир мәйданының үлчәмнәре, җирләрнең структурасы һәм алардан, шул исәптән сугарулы җирләрдән файдалану, игелә торган культуралар, җиләк-җимеш үсемлекләре, терлек һәм кош-корт һ.б. турында мәгълүмат туплау. Исәп алу барышындагы мәгълүматлар конфиденциаль, ягъни сер итеп сакланачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: