Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле терлекчеләре тугыз айлык эшкә йомгак ясадылар

    Шушы көннәрдә районның авыл хуҗалыгы тармакларында хезмәт куючылар үзләренең тугыз айлык эшләренә йомгак ясадылар. Район башлыгы Александр Шадриков җитәкләгән утырышта авыл хуҗалыгының төрле формадагы предприятие һәм оешма җитәкчеләре, баш белгечләр катнашты.

    Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Ирек Мөхәммәтҗановның чыгышыннан мәгълүм булганча, агымдагы елның тугыз айлык нәтиҗәләре буенча тулаем әлеге тармакта аз гына булса да уңай тентенция күзәтелә. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда мөгезле эре терлекләр 614 башка арткан һәм бүген алар 14098 башны тәшкил итә. Шуларның 4511-е савым сыерлар. Тугыз айда 17824 тонна сөт җитештерелде. Сентябрь аенда һәр савым сыердан 422 килограмм сөт савылган. Бу күрсәткеч үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 16 килограммга артыграк. Малларның продуктлылыгы буенча җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыятендәге, "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Мунчәли һәм Каракитә филиалларындагы товарлыклы- сөтчелек фермалары коллективлары ярыш башында бара. Ел башыннан район хуҗалыкларында 1283,8 тонна ит җитештерелде (+ 10,3 тонна).

    Бу юнәлештә дә алга китеш сизелә. Симертүгә куелган мөгезле эре терлекләрдән тәүлек саен 659 грамм артым алынган. Ни кызганыч, барлык хуҗалыкларда да терлекчелек продуктлары җитештерү белән тиешле дәрәҗәдә шөгыльләнмиләр, булган мөмкинлекләр тулы файдаланылмый, коллективта алдынгылар тәҗрибәсен өйрәнү практикага кертелми. "Сыерның сөте - телендә" дигән әйтем бар. Бу хакыйкатьне тәфсилләп исбатлау кирәк тә түгел. Күп сөт җитештерү өчен рационда каралган азыкларның сыйфатлы һәм таләп ителгән күләмдә булуы бик мөһим. Киңәшмәдә бу турыда кыйммәтле фикерләр әйтелде. Терлекчелектә "ялкау" эшләгән кайбер җитәкчеләр һәм белгечләр тәнкыйть утына алынды. Сентябрь аенда иң яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Каракитә филиалы директоры Дамир Салиховка, Яңа Элмәле филиалының көтүне тулыландыру буенча технологы Светлана Изиндеевага, җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыятенең селекционер- зоотехнигы Илсөяр Хафизовага һәм шул ук хуҗалыкның ветеринария табибы Фәндәс Идиатуллинга район башлыгы Александр Шадриков акчалата бүләкләр тапшырды.

    Фәндәс Идиатуллин, җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыятенең ветеринария табибы: - мин авылда туып үстем. Безнең әти- әни элек- электән мал- туар асрады. Кул астына керерлек яшькә җиткәч тә малкайлар янында булырга ярата идем. Яшьтәшләремнең күбесе машина, трактор йөртергә хыялланды. Бер уйлаганда малайлар шундый булырга тиештер дә инде. Әмма мин ни өчендер терлекләрне үз иттем. Урта белем алгач та, Буа ветеринария техникумында укып белгечлек алдым. Аннан соң туган авылыма кайтып хезмәт юлымны башладым. Аннан соң да инде күп еллар үтте. Фермадагы эшләрне авыр дисәләр дә, мин алай әйтмәс идем. Яратып башкарган хезмәт җанга рухи азык бирә шикелле. Малларны сау- сәламәт күрү минем өчен зур шатлык. Дөрес, авыру терлекне кеше дәвалагандай карарга, дөрес диагноз куярга кирәк, шул ук организм бит. Әмма ул үз зарын сөйләп аңлата белми, аерма шунда гына. Медицина табибы кешене дәваласа, ветеринария табибы кешелек дөньясын дәвалый,- дип әйтәләр. Дөресе дә шулай бит?

    Илсөяр Хафизова, шул ук хуҗалыкның селекция буенча зоотехнигы: - терлекчелек тармагы минем өчен чит түгел. 17 яшь тулар- тулмас фермада сыерлар сава башладым. Бергә үскән яшьтәшләрем калаларга китү ягын карасалар да, минем авылда каласым килде. Дөрес, әле ныгып та җитмәгән кыз бала өчен ферма эше авыр тоелды, әмма еллар үткән саен тәҗрибә туплап сыер савучы хезмәтенең бөтен нечкәлекләренә төшендем. Ә безнең фермада үрнәк алырлык хезмәтчәннәр шактый. Соңгы өч елга якын "Цильна" хуҗалыгының Айрат Сөләйманов җитәкләгән беренче товарлыклы- сөтчелек фермасында селекция буенча зоотехник булып эшлим. Эшем катлаулы, шул ук вакытта бик җаваплы да. Сыерларны вакытында каплату, үлчәү авырлыклары буенча таналарны төркемнәргә аеру, яңа туган бозауларны учетка алу, контроль савулар үткәрү кебек эшләрне бик төгәл башкарырга кирәк. Күп сөт җитештерүнең асылында шулар ята .

    Дамир Салихов, "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Каракитә филиалы директоры:- авыл хуҗалыгы, бигрәк тә терлекчелек тармагы белән мин якыннан таныш. Элек елларда агрофирманың Мунчәли филиалы фермасында көтүне яңарту буенча технолог, аннан соң ферма мөдире булып эшләдем. Хәзерге вакытта да Ульяновск авыл хуҗалыгы академиясендә "Зоотехник" белгечлеге буенча читтән торып белем алам. Әйтергә кирәк, соңгы елларда филиал буенча терлекчелек продуктлары җитештерү юнәлешендә уңай якка үзгәрешләр бар. Сөт саву да арта бара. Моңа ирешүнең сәбәбе бер- таләп ителгән һәр эшне җиренә җиткереп үтәргә генә кирәк. Безнең фермада дус һәм тату коллектив тупланды. Бер- береңә ярдәм итешү, алдынгы тәҗрибәне башкаларга күчерү, дисциплинаны саклау һәм малларны үзвакытында ашатып- эчертү үзенең нәтиҗәсен нык сиздерә. Кышлату чорын да уңышлы үткәрербез дип уйлыйм.

    Светлана Изендеева, "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Яңа Элмәле филиалында көтүне яңарту буенча технологы: - мин үзем Алешкин- Саплык авылында туып үстем. 2001 елда Яңа Элмәле авылы егетенә тормышка чыккач, фермага эшкә алуларын сорап гариза яздым. 14 ел сыерлар саудым, хезмәттәшләрем белән аңлашып эшләдек. Мин аларга бүген дә бик рәхмәтлемен. Моннан ике ел элек, филиал зоотехнигы Елена Андреева миңа: "технолог эшен алсаң бәлки башкара алырсың?" дип киңәш ясады. Филиал директоры Фиолет Садыков та минем кандидатураны хуплады. Шулай итеп мин технолог булып эшли башладым. Авыл хуҗалыгында эш иртә таңнан башлана, соңгы кичкә кадәр дәвам итә. Шуңа да карамастан үз эшемне яратып башкарам, кайбер уңышларыбыз да бар шикелле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: