Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады

    25 майда район белем бирү учреждениеләренең һәммәсендә дә соңгы кыңгырау чыңлады. Быел мәктәп белән саубуллашып, 11 сыйныфны - 129 укучы, 9 сыйныфны 313 укучы тәмамлады.

    Иңнәрендә очар канат тойган унберенчеләр елмаюлы күз яшьләре аша мәктәп, иптәшләре, укытучылар коллективы белән хушлашты. Аларны тәбрикләргә дип район җитәкчелеге, кунаклар килде.

    Район башлыгы Александр Шадриков соңгы кыңгырау бәйрәме уңаеннан үткәрелгән ике белем бирү учреждениесендәге тантаналы линейкаларда булды. Шуның беренчесе Иске Чүпрәле күппрофильле лицее.

    Әйтергә кирәк, әлеге белем бирү учреждениесе быел лицей буларак беренче чыгарылышлылары белән саубуллаша. Лицейда 84 бала белем ала. Шуның тугызы: өч кыз һәм алты егет 11 сыйныфны тәмамлый. 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе белән быел исә 36 укучы саубуллаша.

    Лицей һәм мәктәп директорлары Елена Милимова һәм Лилия Нәсыйбуллина унберенчеләрне уку елы тәмамлану белән тәбрикләделәр, әти-әниләргә һәм укытучылар коллективына олы рәхмәтләрен белдерделәр, Бердәм дәүләт имтиханнарында уңышлар теләделәр мәктәп җитәкчеләре.

    Чыгарылышларны котлап, район Александр Шадриков мәктәп еллары һәркем өчен иң күңелле, иң матур, онытылмас вакыт булуын искәртте.

    - Мәктәпне тәмамлап чыгу-кеше тормышында була торган мөһим бер вакыйга ул. Балачак, үсмерчак еллары артта калып, укытучы-тәрбияче, әти-әнидән аерылып, зур тормышка аяк басу чоры дип бәя бирәбез бу вакыйга. Әйе, тормыш киңлекләре үзенең төрле төсләргә бай мизгелләре белән сезне көтә. Алда күтәрелешләр дә, кискен борылышлар да күп булыр. Тик ни генә булмасын, кеше үзенең кече Ватаны белән нык бәйләнгән-кайда гына йөрсәгез, укысагыз, эшләсәгез дә сез Чүпрәле кешесе булып калачаксыз. Онытмагыз, туган ягыбызны матурлау, данлау өлешчә сездән дә тора. Мин ышанам, күңелләрегездә туган җирегезгә карата хөрмәт яшәр, һөнәри осталар, югары белемле белгечләр булып туган ягыбызны тырыш хезмәтегез белән бизәр өчен Чүпрәлегә әйләнеп кайтырсыз дип. Хәерле юллар, бәхетле киләчәк сезгә, -диде район башлыгы Александр Шадриков.

    Әти-әниләр, беренче һәм чыгарылыш сыйныф җитәкчеләре дә унберенчеләр тарафына җылы сүзләр ирештерделәр. Чыгарылышлылар да үз чиратында укытучыларга сабырлыклары, белем бирүләре өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр һәм саубуллашу вальсын бүләк иттеләр.

    Балачак, мәктәп тормышы белән саубуллашу вакыт җиткәнлеген искәртеп, соңгы кыңгырау чыңлады. Хәер, уку елы тәмамланса да алда имтиханнар һәм олы тормышның беренче дәресләре көтә. Уңышлар юлдаш булсын, сезгә, хөрмәтле чыгарылышлылар!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: