Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Быелның 11 аенда Чүпрәледә 213657 центнер сөт җитештерелгән

    Быелның 11 аенда район буенча тулаем 213657 центнер сөт җитештерелде. Бу үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7370 центнерга артыграк. Мөгезле эре терлекләр дә 452 башка артты. Хәзерге вакытта безнең районда 13909 баш терлек исәпләнә, шуның 4511-е савым сыерлар.

    Кышлату терлекчелек өчен бигрәк тә җаваплы чор. Зәмһәрир суык көннәрдә дә биналар җылы, утлыклар азык белән тулы, гомумән күп продукция җитештерү өчен барлык технологияләр дә үтәлергә тиеш. Шуңа күрә товарлыклы-сөтчелек фермаларында терлекчелек тармагының нинди хәлдә булуы көндәлек игътибар сорый. "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Шланга һәм Матак филиалларында үткән семинарда сүз нәкъ шул хакта барды. Район башлыгы Александр Шадриков хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләр һәм ферма мөдирләре белән мөгезле эре терлекләрнең баш санын арттыру, сөт җитештерүне үстерү һәм шул ук вакытта аңа тотылган чыгымнарны киметү, көтүне яхшы токымлы таналар хисабына яңарту, симертүгә куелган маллардан артым алу һәм яшь үрчемнең үлүенә юл куймау кебек мәсьәләләрне уртага салып киңәште.

    Кышлатуны уңышлы үткәрүдә яхшы сыйфатлы азыктан тыш, терлекчеләрнең үз вазыйфаларына җаваплы мөнәсәбәттә булулары да кирәк. Быелның 11 аенда 4938 бозау алынган, узган елга караганда яшь үрчем 165 башка артык. Район терлекчеләре (тармак тарихында моңарчы булмаган) һәр савым сыердан уртача 5000 килограмм сөт җитештерү өчен көрәшә. Барлык фаразларга караганда, ел ахырына кадәр максат тормышка ашачак.

    Күбрәк фотоларны http://www.chuprale-online.ru/ru/component/k2/item/7818-v-hozaystvah-droghghanovskogo-rayona-prohodyat-seminari-po-zimovke-skota.html карый аласыз.

    Һәр семинарда диярлек район башлыгы терлекчелек продукциясе җитештерүнең нәтиҗәлелеге һәм аның үзкыйммәте турында искәртә. Хәзерге базар мөнәсәбәте шартларында башкача мөмкин дә түгел. Югыйсә теләсә нинди предприятиенең җитештерү-хуҗалык эшчәнлеген нәкъ шушы күрсәткечкә карап билгелиләр дә инде.

    Дөрес, җаваплыллыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыятендә узган семинардан күреп кайтканнан соң, күпчелек хуҗалык җитәкчеләре үз фермаларында энергия саклагыч лампочкалар куллана башлады. Ә нигә фермаларда күп чыгымнар таләп итә торган тракторлар урынына җигүле атлар файдаланмаска? Аңа запчасть тә кирәкми, ягулык-майлау материаллары да сарыф итәсе юк. Бүген хуҗалыкларда 357 ат асрала, шуның 82се "Цильна" җәмгыятенә туры килә. Бәлки һәр җирлектә аларның баш санын тагын да арттырырга кирәктер? Семинарда ноябрь ае эш нәтиҗәләре буенча Яңа Элмәле филиалы директоры Фиолет Садыйковка, Татар Бизнәсе филиалының товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире Альфред Салиховка, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының мал табибы Ленар Сәлимҗанока һәм "П.В.Дементьев исемендәге агрофирма" җәмгыятенең көтүне тулыландыру буенча технологы Владимир Фроловка акчалата бүләкләр тапшырылды. Без исә газета укучыларыбызны терлекчелек алдынгылары белән якыннан таныштыруны дәвам итәбез.

    Альфред Салихов, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Татар Бизнәсе филиалындагы товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире:

    -Соңгы өч ел дәвамында Татар Бизнәсе филиалында товарлыклы- сөтчелек фермасын җитәклим. Безнең фермада 515 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 140ы савым сыерлар. Бүгенге көндә аларның һәркайсыннан уртача унар килограмм сөт савабыз. Фермада биш сыер савучы эшли. Резидә Алимова үз группасындагы 30 сыерның һәркайсыннан 12 шәр килограмм сөт җитештереп, ярышны әйдәп бара. Кышлату чорын уңышлы уздырырбыз, дип уйлыйм.

    Ленар Сәлимҗанов, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының ветеринария табибы:

    -Табиб булу хыялы балачактан ук бар иде. Иске Чүпрәле урта мәктәбен тәмамлагач Ульяновск авыл хуҗалыгы академиясендә укыдым һәм 2000 елда ветврач дипломы алып кайттым. Ул вакытта үзәктәге хуҗалык "Россия" дип атала иде. Аннан соң ул исемне әллә ничә кат үзгәрттеләр. Шунда озак еллар ветеринария табибы булып эшләдем, үткән елның октябрь аенда "Ак Барс- Чүпрәле" агрофирмасына күчерделәр. Агрофирма зур хуҗалык, мөгезле эре терлекләр саны гына да 7468 баш, шуның 2200дән артыгы савым сыерлар, 169 ат исәпләнә. Барлык профилактик чараларны үзвакытында үткәрергә тырышабыз.

    Фиолет Садыйков, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Яңа Элмәле филиалы директоры:

    -Бездә 731 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 210ы савым сыерлар. Бер сыердан уртача тәүлеклек саен уртача 17 килограмм чамасы сөт җитештерәбез. Тугыз сыер савучыбызның барысы да бик уңган, эш өчен янып яшиләр. Ел ахырына кадәр һәр сыердан 6700 килограмм сөт савуны планлаштырдык.

    Владимир Фролов, "П.В.Дементьев исемендәге агрофирма" җәмгыятенең көтүне яңарту буенча технологы:

    -Хорновар-Шигали урта мәктәбен тәмамлагач авылда сыер савучы булып эшләдем. Ир-егетләр өчен бу һөнәр сәер тоелса да, үз эшемне бик яраттым. Армия хезмәтеннән кайткач, Казан ветеринария институты каршында оештырылган курсларда укып, 2009 елда көтүне яңарту буенча технолог белгечлеге алдым. Шуннан бирле әлеге һөнәр буенча эшләп торам. Берүк вакытта хуҗалыкта ветеринария фельдшеры хезмәтен дә башкарам.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: