Балалар бакчасы сафка басты

Соңгы вакытларда районда яңа объектлар ачылып яисә искергән биналар заманча төзекләндерелеп, яңа хуҗаларына тапшырылып тора. Болар барысы да республиканың максатчан программалары нигезендә эшләнә.
15 январьда Матак авылында мәктәпкәчә балалар бакчасы ачылу моңа тагын бер мисал булып тора. Бакча ачылу тантанасында авыл халкы, муниципаль район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов, район мәгариф бүлеге начальнигы Марс Хәлиуллов, белгеч Резидә Мөдәррисова, Матак авылы җирлеге башлыгы Валерий Михайлов, Матак урта мәктәбе директоры Виталий Мердеев һәм авыл җирлегендә урнашкан башка оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.
Тантананы Марс Хәлиул-лов һәм Алексей Сарафанов ачып, авыл халкын бәйрәм белән тәбрикләделәр (ә бакча ачылу тантанасы исә авыл халкы өчен күптән көтелгән бәйрәм), авылда балаларның тагын да артуын, бакчаның балалар тавышыннан гөрләп торуын теләделәр.
Бакчага керү юлын бүлеп торучы тасманы кисү Алексей Сарафановка тапшырылды. Бакча ачкычы тантаналы төстә балалар бакчасы мөдире Татьяна Фадеевага бирелгәннән соң килгән кунаклар яңа ачылган бина эченә үттеләр. Биредә исә аларны Матак урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары каршы алды. Алар кунаклар игътибарына үз көчләре белән әзерләнгән концерт номерларын тәкъдим иттеләр, үзләренең рәхмәт сүзләрен шигырь юлларына салып әйтеп бирделәр.
Бакчада җылы, якты, балалар өчен бар уңайлыклар да тудырылган. Аерым йокы, баланы каршы алу, уен, ашау, юыну бүлмәләре заманча җиһазландырылган. Әлегә бакчада 20 баланы берләштергән бер төркем оештырылган. Киләчәктә исә балалар санын арттыру хисабына ике төркем оештыру планлаштырыла.
Тантанада, шулай ук, әти-әниләр исеменнән Ирина Безунова чыгыш ясап, Татарстан Хөкүмәтенә, район башлыгына, җитәкчелеккә олы рәхмәтләрен җиткерде, мәктәп директоры Виталий Мердеев, авыл җирлеге башлыгы Валерий Михайлов, фельдшерлык-акушерлык пункты мөдире Надежда Буланова, авыл мәдәният йорты директоры Елена Ункина үз һәм авыл китапханәсе, социаль хезмәткәрләр исеменнән тәбрикләп, балалар бакчасына бүләкләр тапшырдылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 гыйнвар 2021 - 15:21Рөстәм Миңнеханов медицина кадрлары җитмәгән районнарны атады Рөстәм Миңнеханов квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүне дәвам иттерергә кирәклеген әйтте.5600
-
22 гыйнвар 2021 - 19:57Борындык станциясендә яшәүче Николай Озеровның 13 оныгы, 20 оныкчыгы һәм 2 оныкчыгының баласы бар Бүген Чүпрәле районының Борындык станциясендә яшәүче Николай Николаевич Озеров юбилейлы туган көнен билгеләп үтте. Аңа 90 яшь тулды.21400
-
22 гыйнвар 2021 - 15:36Мидхәт Хуҗиев Иске Задур авылында колхозчылар гаиләсендә, бишенче бала булып дөньяга килә «Тыйнак кына үтәбез гомер юлларын»23800
-
22 гыйнвар 2021 - 15:31Чүпрәледән Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы Әниләрнең ерак яшьлеген, безгә балачагыбызны хәтерләтүче шөгыль иясе ул Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы81300
-
22 гыйнвар 2021 - 15:28Январь аеның узган 20 көнендә Чүпрәледә җир өстенә 40 см. калынлыкта кар яткан Басулардагы уҗымнарның да торышы яхшы, чөнки алар 40 см. калынлыктагы “кар юрганы” астында кышлый.3800
-
22 гыйнвар 2021 - 15:2160тан артык чүпрәлеле Covid-19дан вакцина ясаткан Коронавируска каршы вакцина һәм антитәнчекләр турында нәрсәләр белергә тиешбез?21200
-
22 гыйнвар 2021 - 15:19Соңгы ике елда Татарстан мәгариф учреждениеләрендә һәм балалар бакчаларында 11 янгын чыккан Комиссия тикшерде21000
-
22 гыйнвар 2021 - 15:17Халык белән очрашуларда «Халык җыены»нда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары турында иркенләп сөйләшә. Районнан килгән җитәкчеләргә сорауларын юллый21000
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.80600
-
20 гыйнвар 2021 - 16:37Чүпрәле районы мөхтәсибәтендә имамнарның ел нәтиҗәләренә багышланган җыелыш үтте Данир хәзрәт Шәрәфетдинов мөхтәсибәттә дин торышы хакында хисап тотты.10200
-
20 гыйнвар 2021 - 08:03«Ялкын» журналының яңа санын тәкъдим итүдә татар блогерлары катнашты Татар блогерлары социаль челтәрләрне алып бару серләре белән уртаклашты.32500
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.84200
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.57600
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
15 гыйнвар 2020 - 21:41Зимняя ночь в Дрожжановском районе
-
24 гыйнвар 2021 - 14:14Чүпрәле районында яшәүче сугыш ветераны 19 яшендә инвалид калганГыйльман Ибраһимов-Чүпрәле районының Мунчәли авылында туган һәм үскән, авылның мөхтәрәм кешесе, сугыш һәм хезмәт ветераны.12500
-
22 гыйнвар 2021 - 14:59Чүпрәле район территориясендә җинаятьчелек дәрәҗәсе иң түбәнРоссия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге 2020 елга йомгак ясады.21000
-
24 гыйнвар 2021 - 14:14Чүпрәле районында яшәүче сугыш ветераны 19 яшендә инвалид калган Гыйльман Ибраһимов-Чүпрәле районының Мунчәли авылында туган һәм үскән, авылның мөхтәрәм кешесе, сугыш һәм хезмәт ветераны.12500
-
25 гыйнвар 2021 - 15:21Рөстәм Миңнеханов медицина кадрлары җитмәгән районнарны атады Рөстәм Миңнеханов квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүне дәвам иттерергә кирәклеген әйтте.5600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика