Балалар бакчалары ачылды

23 январь көнне Яңа Элмәле һәм Каракитә авылларында яңа балалар бакчалары ачылды. Тантаналы чараларда район башлыгы Тимур Нагуманов, ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин һәм башка вазифаи затлар катнашты.
Район башлыгы Тимур Нагуманов яңаэлмәлеләрне һәм каракитәлеләрне яңа социаль объектлар ачылышы белән котлаганда бакчаларның ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан расланган "Бәләкәч" программасы нигезендә сафка басуын билгеләде.
-Үсеп килүче һәр сабый балалар бакчасына, һичшиксез, йөрергә тиеш. Чөнки биредә ул мәктәпкә барыр алдыннан беренче алымнарны туплый. Бу вакыйга күптәннән көтеп алынды, шуңа да бик теләп әлеге юнәлештә эшләүне сезгә ышанып тапшырабыз,-диде ул.
Район башлыгы әлеге искиткеч матур балалар бакчаларының төзелешенә өлеш керткән подрядчы оешма директорына һәм төзүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде һәм Рәхмәт Хаты тапшырды.
Республикада, шул исәптән Чүпрәле районында, күп төрле объектларның ачылуы, халык өчен уңайлыклар булдырылуы хакында ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин да ассызыклады.
-Инде менә әти-әниләр һәм балалар куанычына яңа бакчалар да ачылды. Бирегә килеп, шатланып кайтырга, вакытны файдалы итеп үткәрергә булсын, рәхәтен күрегез,- диде.
Яңа Элмәле авылында 700дән артык хуҗалык исәпләнсә, Каракитәдә ул 900дән ук артып китә. Яңа ачылган балалар бакчаларына да 20дән артык балалар кабул ителүе куанычлы күренеш, әле чираттагылары байтак, димәк авыллар яши, балалар үсә.
Әйтергә кирәк, һәр ике авылда да элек елларда балалар бакчалары эшләгән. Әлеге хакта тантана вакытында да әйтеп үтелде, презентация күрсәтелде.
Мәктәп биналарында урын алган балалар бакчаларында сабыйларга тәрбия һәм белем бирү өчен барлык шартлар да тудырылган. Җитәкчеләр эчкә үтеп әлеге мөмкинлекләр белән таныштылар, балаларның чыгышларын карадылар.
Районда "Бәләкәч" программасы кысаларында ачылган мондый бакчалар өчәү булды. Кече Чынлы авылындагысында исә программа нигезендә тиздән төзекләндерү эшләре төгәлләнергә тора.
Куанычлы яңалыклар әти-әниләр тарафыннан да югары бәяләнеп, рәхмәт сүзләре җиткерелде. Ә инде иң җылы рәхмәт сүзләре бакчага йөриячәк сабыйларларныкы булгандыр. Моны аңлау өчен аларның шатлык тулы йөзләренә дә карау да җитә иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 09:43Авыл егете яңа планнар белән яши Районда бүгенге көндә гаилә фермалары булдыручылар шактый. Шуларның берсе – Чуваш Бизнәсе авылында яшәүче Леонид Мишкин5700
-
19 май 2022 - 15:06Вафин 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде Түләүләр җан башына уртача керем Татарстан Республикасы буенча бер кешегә яшәү минимумы күләменнән - 10 756 сумнан артмаган гаиләләргә билгеләнә.4900
-
18 май 2022 - 09:14Чүпрәледә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы узачак Чара 20 май көнне 10.00 сәгатьтә район мәдәният йортында үтәчәк.9700
-
13 май 2022 - 09:34Чүпрәле районы Шланга авылында барлык буын чик сакчылары хөрмәтенә монумент ачтылар Авыл җирлеге башлыгы Илдар Якупов билгеләп үткәнчә, бу монумент барлык чик сакчыларына, илебезне саклаучыларга тирән рәхмәт йөзеннән булдырылган.11100
-
13 май 2022 - 09:25Чүпрәледә Бөек Җиңүгә багышланган спорт чаралары узды Чүпрәлеләр актив катнашты.11400
-
13 май 2022 - 08:24Матур гаилә - авыл күрке: Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылыннан Фаткуллиннар гаиләсе турында 15 май - Халыкара гаилә көне.31500
-
13 май 2022 - 08:21Түбән Чәке урта гомуми белем бирү мәктәбендә Җиңү бәйрәменә багышланган чара узды 9 нчы Май - Җиңү көне11100
-
11 май 2022 - 15:42«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара «СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.33000
-
9 май 2022 - 21:51Чүпрәлеләр Җиңү вальсын башкардылар Соңыннан Чүпрәле районының төнге күген бәйрәм салюты залплары бизәде.16000
-
8 май 2022 - 16:46Зур Чынлы урта мәктәбендә Бөек Ватан сугышы ветераны Гәрәй Алимовны искә алу кичәсе узды Гәрәй Сибгат улы Алимовка 2022 елның 7 июнендә 100 яшь тулган булыр иде12000
-
6 май 2022 - 08:26Президент белән очрашуга барачак Яңа Ишле авылында гомер кичерүче Нурислам Хәмзә улы Низаметдинов 7 май көнне Казан шәһәрендә узачак тантанада катнашачак.30300
-
12 май 2022 - 21:56Чүпрәледә Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның 136 еллыгы
-
11 апрель 2022 - 08:28Чүпрәледә “Мунчәли укулары”
-
20 май 2022 - 20:56Чүпрәледә Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды922 елның 21 мае рәсми рәвештә ислам динен кабул итүнең датасы дип санала.6000
-
20 май 2022 - 09:15Чүпрәледә ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары эшлекле сәфәр белән булдыРайонда ул торак-коммуналь хуҗалыкка бәйле сораулар буенча гражданнарны кабул итте, шулай ук йортларны газга бушлай тоташтырып бетерү (догазификация) программасы буенча газ кертелгән берничә йортта булды.4000
-
18 май 2022 - 09:14Чүпрәледә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы узачак Чара 20 май көнне 10.00 сәгатьтә район мәдәният йортында үтәчәк.9700
-
18 май 2022 - 13:23Чүпрәле районы мәктәпләре Ак Барс Банктан 225 яңа ноутбук алды Ноутбукларны яңарту программасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән үткәрелә.8700
-
19 май 2022 - 09:1919 май- Татарстанда Матбугат көне билгеләп үтелә Бәйрәмне үткәрү турында карар 1998 елның 24 июнендә «Нур»татар телендәге газетаның беренче номеры дөнья күрү белән кабул ителә.8000
-
19 май 2022 - 11:23Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Матбугат көне уңаеннан котлавы 19 май- Татарстан Республикасы Матбугат көне .6400
-
20 май 2022 - 20:56Чүпрәледә Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды 922 елның 21 мае рәсми рәвештә ислам динен кабул итүнең датасы дип санала.6000
-
20 май 2022 - 09:43Авыл егете яңа планнар белән яши Районда бүгенге көндә гаилә фермалары булдыручылар шактый. Шуларның берсе – Чуваш Бизнәсе авылында яшәүче Леонид Мишкин5700
-
19 май 2022 - 15:06Вафин 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде Түләүләр җан башына уртача керем Татарстан Республикасы буенча бер кешегә яшәү минимумы күләменнән - 10 756 сумнан артмаган гаиләләргә билгеләнә.4900
-
20 май 2022 - 09:15Чүпрәледә ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары эшлекле сәфәр белән булды Районда ул торак-коммуналь хуҗалыкка бәйле сораулар буенча гражданнарны кабул итте, шулай ук йортларны газга бушлай тоташтырып бетерү (догазификация) программасы буенча газ кертелгән берничә йортта булды.4000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика