Туган Як
  • Рус Тат
  • Авылларның зары бар

    Авыл җирлекләрендә "урак өсте"-җыеннар бара. Һәр авыл башлыгы үткән ел башкарылган эшләргә йомгак ясый, агымдагы елга планнар билгели.

    Иске Чокалы авылы җирлегенә килгәндә, биредә 228 йорт исәпләнә, шуларда 662 кеше дөнья күрә. Эшкә яраклылар булып 336 кеше санала, 224е-пенсионерлар. Авылның киләчәге хакында сүз кузгатканда, әлләни мактанырлык түгел. Үткән ел 4 бала дөньяга килгән, 13 кеше вафат булган. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны 46ны тәшкил итсә, 54әү-мәктәп яшендәге балалар.

    Җыенда күтәрелгән мәсьәләләр, нигездә, башка авылныкыннан аерылмый. Урамнардагы юлсызлык, чүп-чар ташлау, аларны җыештыру бурычы куелу һ.б., һ.б. Авыл җирлеге башлыгы Рәмис Низаметдинов агымдагы елның Экология елы буларак билгеләнүен искә төшереп, чүп-чар ташлау мәсьәләсенә җитди карарга чакырды. Шулай ук, авыл көтүе йөрүгә карамастан, урам, кырлар буйлап караучысыз йөргән терлек хуҗаларына төрле төрдәге җаваплылыклар билгеләнүе хакында әйтеп үтте. Авыл башлыгы үткән ел зур эшләрнең берсе булган-мәдәният йорты түбәсенең яңартылуы хакында белдереп, әлеге эшне башкарырга ярдәм иткән җитәкчеләргә рәхмәт җиткерде. Социаль өлкәләргә килгәндә, бу яктан Иске Чокалы авылы халкы тәэмин ителгән, дияргә була. Мәктәп бинасы төзелү белән биредә фельдшер-акушерлык пунктына, балалар бакчасына кытлык беткән, һәркайсы бүгенге көндә гөрләп эшләп тора. Авылда мәчет, мәдрәсә эшли, кибетләр хезмәт күрсәтә, гомумән, халык тыныч кына яшәвен дәвам итә.

    Җыенда район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов бүгенге көндә авылда яшәүчеләр өчен булдырылган программалардан, авыл халкы өчен тәкъдим ителүче кредитлардан отышлы файдаланып калу ягын күтәрде.

    Сүз дә юк, авылда терлек саны кимемәгән, әмма артмаган да. Шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә бирелүче кредитлардан үткән ел авылның нибары 24 кешесе файдаланган. Гаилә фермалары төзүгә килгәндә исә, әлегә бу өлкәдә теләк белдерүче табылмаган.

    Авыл кешесен борчыган мәсьәләләрнең берсе булып, ул да булса пай җирләре тора. Бу хакта авыл башлыгы агымдагы елның 1 июленнән үзгәрешләр керәчәген белдереп, җирләрне тизрәк рәсмиләштерү кирәклеген әйтте, юкса пай җирләре 1 июльдән дәүләт карамагына күчәчәк, дип ассызыклады ул. Җирлектәге хокук бозулар хакында, гомумән, авыл кешеләренең тәртибе турында полициянең участок вәкиле Олег Якупов чыгышы бәяләргә мөмкинлек бирде.

    Бүгенге көндә авылга алып килүче юлның сыйфаты югала бара, авылда шулай ук, интернет тизлеге дә түбән икән. Әлеге мәсьәләләрне чишүдә ярдәм сорады авыл башлыгы Рәмис Низаметдинов җитәкчеләрдән.

    ***

    "Татарстан чаңгы юлы-2013"4 февраль көнне Шланга авылы мәдәният йортында район хакимияте вәкиле Шәүкәт Алиуллов җитәкчелегендәге бертөркем оешма җитәкчеләрен һәм җаваплы белгечләрен берләштергән делегация халык белән очрашты.

    Әйтергә кирәк, халыкның олысы да, кечесе дә җыенга күпләп килгән иде. Шланга авыл җирлеге башлыгы Ирек Мөхәммәтҗанов җыенны ачып, җирлек буенча үткән елдагы эшчәнлеккә тулы анализ ясады һәм 2013 елда торган бурычларга тукталды. Бүгенге көндә Шланга авылында 220 йортта 725 кеше яши. Шуларның 346сы хезмәткә сәләтле яшьтә. Эш яшендәгеләрнең 144е авылда эшләсә, 102се читтә, вахта ысулы белән, яисә үз хуҗалыгында хезмәт куя. Авылда демографик хәл әлләни мактанырлык түгел. Үткән елда 5 бала туган, әмма 14 кеше вафат булган. Биредә халык нигездә терлекчелек һәм бакчачылык белән шөгыльләнә. Авылда күп балалы 17 гаилә исәпләнә. Бүгенге көндә 5 гаилә күп балалы гаиләләргә тиешле җир кишәрлекләрен алган да инде. Агымдагы елда калган башка гаиләләргә дә тиешле җир кишәрлекләре бүленеп биреләчәген ассызыклады үз чыгышында Ирек Мөхәммәтҗанов. Җыенда халык тарафыннан авыл урамнарына, елга-ерынты буйларына чүп-чар ташламау мәсьәләсен дә күтәрде авыл башлыгы. Югыйсә, авылда махсус чүп ташлау урыны да билгеләнгән. Ә менә халык тәртипкә күнеп бетә алмый икән.

    Авыл халкының да сораулары байтак җыелган булган. Иң беренче чиратта, әлбәттә, көзге-язгы пычракта авыл урамнарындагы юлсызлык мәсьәләсе күтәрелде җыенда. Аеруча Тукай урамындагы юлны хәл итәсе иде дип борчылды халык. Аннан соң авылда су мәсьәләсен дә күтәрде шлангалылар. Җир пайларына түләү, аларны рәсмиләштерү тәртибе мәсьәләләрен дә җиткерде авыл халкы. Аннан соң үткән елда гына файдалануга тапшырылган мәдәният йортына керәсе юлга да асфальт салып булмасмы дигән гозерләрен дә әйттеләр. Әлбәттә, авылда чишәсе мәсьәләләр бихисап әле. Ә менә аларның кайберләрен район бюджеты күтәрә алмаслыклары бар. Шуңа да хәлдән килгәнчә проблемаларны хәл итү юлларын эзләячәкләренә ышандырды җитәкчелек.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: