Тизлекне киметмәкче булалар
Россия "Җәяүлеләр союзы" оешмасы башлыгы Владимир Соколовның сүзләренә караганда, ил территориясендәге торак пунктларда автомобиль хәрәкәтенең максималь тизлеген сәгатькә 50 километр калдырмакчы булалар.
Сәгатенә 60-80 километр тизлек белән хәрәкәт иткән автомобиль җәяүлене бәрдереп киткән очракта, тере калу мөмкинлеге бөтенләй юк икән.
Әйтергә кирәк, Европаның күпчелек шәһәрләрендә максималь тизлек "50 километр" итеп билгеләнгән. Тизлекне 10 километрга киметү автомобильне туктату юлын 7-15 метрга кадәр кыскарта икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев