Сак булыгыз!
Урта Идел буенда җылы һава быел озак сакланды. Әмма шунысын да онытмыйк, ноябрь ае көтелмәгән хәлләргә һәрчак бай була.
Озакка сузылган җылы һава массаларын тиздән салкыннар алмаштыруы ихтимал. Шуңа күрә "тимер атлар"ыгызны "дагаларга" онытмагыз, үзегезнең осталыгыгызга бик үк ышанмагыз, юлларда күңелсез хәлләрне булдырмас өчен машинагыз яңа сезонга күптән әзер булырга тиеш, дип кисәтәләр ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев