Игътибар: балалар!
2012 елның өч аенда гына да Татарстан Республикасы территориясендә балалар катнашы белән юл-транспорт фаҗигасенең 100 дән артык очрагы теркәлде, аларда йөздән артык бала төрле дәрәҗәдәге имгәнү алды.
-Хәзер район мәктәпләрендә язгы каникуллар дәвам итә. Шушы уңайдан, юлларда автотранспорт белән бәйле балалар травмаларын кисәтү буенча район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, мәгариф бүлегебелән берлектә "Игътибар: балалар!" операциясен үткәрә. Анда барлык ата- аналар, укытучылар катнашып, балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтәләр һәм төрле чаралар үткәрәләр, дип белдерә ЮХИДИнең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев