Чүпрәледә юл хәрәкәте кагыйдәләренә кагылышлы туксаннан артык хокук бозу очрагы теркәлде
15 майдан башланган "Игътибар, балалар!" айлыгы 15 июньгә кадәр дәвам итте. Әлеге акция кысаларында автоинспекторлар, балигъ булмаганнар белән эшләүче төркем хезмәткәрләре һәм полициянең участок вәкилләре балалар иминлеген тәэмин итү буенча зур эш башкардылар.
Шушы чорда юл хәрәкәте кагыйдәләренә кагылышлы туксаннан артык хокук бозу очрагы теркәлде. Алар арасында, бигрәк тә, кечкенә балаларның махсус утырткычка утырмау, иминлек каешларын файдаланмау һәм билге куелган урыннарда җәяүлегә юл бирмәү очраклары күпчелекне тәшкил итте. 16 яшькә кадәрге балалар тарафыннан машина юлы аша чыгу, велосипедта һәм мопедта йөрү кагыйдәләре үтәлмәү фактлары ачыкланды.
-Айлык вакытында без юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары белән берлектә "Балалар сабан туе" вакытында махсус акция үткәрдек, балаларга белешмәләр тараттык. Әмма, "Айлык үтте дә кагыйдәләрне оныттык" булмасын иде. Хәзер балалар җәйге озын каникулга чыкты, мәктәп "контроленнән" читләште. Димәк, ата-аналар үз балаларына игътибарны бермә-бер арттырырга тиешләр. "Балам нинди юлда икән?" дигән сорауны бер вакытта да онытырга ярамый,-ди ЮХИДИнең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев