Чүпрәледә юл хәрәкәте кагыйдәләренә кагылышлы туксаннан артык хокук бозу очрагы теркәлде
15 майдан башланган "Игътибар, балалар!" айлыгы 15 июньгә кадәр дәвам итте. Әлеге акция кысаларында автоинспекторлар, балигъ булмаганнар белән эшләүче төркем хезмәткәрләре һәм полициянең участок вәкилләре балалар иминлеген тәэмин итү буенча зур эш башкардылар.