Туган Як
  • Рус Тат
  • Яңа шартларда

    Россия эчке эшләр системасындагы үзгәртеп корулар нәтиҗәсендә гражданнарның иреген һәм конституцион хокукларын яклау, җинаятьчелек белән көрәшү, хокук саклау һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итү буенча конкрет бурычлар билгеләнде. Шушы уңайдан РФ Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы И.С.Басыйровка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

    -Илсур Самматович, сер түгел, хәзерге вакытта полициянең һәр хезмәткәре "яңача тәртиптә" чыныгу ала. Гомумән, агымдагы ел сезне кабат үзенчә сыный, кайбер эшләрегезгә корректировкалар да кертә. Шушы уңайдан ни әйтер идегез?

    -Әйе, бүлек эшчәнлеген анализлаганда, агымдагы ел нәтиҗәләренә тукталып үтәсем килә. Яшермим, 2012 елның үткән чоры шактый ук дәрәҗәдә катлаулы атмосфера шартларында үтте. Беренчедән, ил күләмендәге сәяси һәм икътисадый хәлне күз алдыгызга китерегез. Россия Федерациясе Президентын сайлаулар алдыннан сәяси партияләр арасындагы көрәш тагын да активлашты һәм кискен төс алды. Эчке сәясәт үткәрүдән канәгать булмаган радикаль көчләр җәмгыятьне какшату өчен теләсә нинди мөмкинлектән файдаланырга тырыштылар. Икенчедән, ел башыннан башлап безгә эчке эшләр органнарында үзгәртеп коруның яңа шартларында эшләргә туры килде. Өченчедән, әйдәп баручы ике хезмәткәребез ел башыннан ук Төньяк Кавказ регионына озакка сузылган командировкага китте. Алар урынына әзерлекле хезмәткәрләр билгеләү кайбер дәрәҗәдә кыенлыклар тудырды. Сер түгел, "милиция" исеме "полиция"гә үзгәреп кенә калмады, ә эшне оештыруда да тамырдан үзгәреш булды. Халыкка тагын да якынаюны максат итеп вәкаләтле органнар һәм хезмәт коллективлары алдында хисап тоту тәртибе дә кертелде, хезмәткәрләргә карата таләпчәнлек артты. Штатларны кыскарту нәтиҗәсендә личный составның нагрузкасы үсте. Хәзер полициянең участок вәкилләре, җинаятьчеләрне эзләү һәм юл иминлеге хезмәткәрләренә нагрузка аеруча зур. Хокук сагында торучы башка органнар, авыл җирлекләре советлары, оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән тыгыз элемтәдә торып эшләвебез нәтиҗәсендә районда тотрыклы оператив хәлне тәэмин иттек. Казан шәһәренең "Дальний" полиция бүлегендә булып үткән вакыйга безнең бүлеккә дә йогынты ясамый калмады, билгеле. Эчке эшләр министрлыгындагы реформалар нәтиҗәсендә эчке эшләр органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелегенә бәя бирү формасы да үзгәрде. Җинаятьчел элементларга каршы тору буенча билгеләнгән эшләрдән тыш, агымдагы елның үткән чорында безнең бүлек хезмәткәрләре тарафыннан иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни-масса чараларын үткәрү вакытында җәмәгать тәртибе һәм гражданнарның иминлеге тәэмин ителде. Эчке эшләр бүлегенә килгән гаризалар һәм хәбәрләргә дә нык игътибар бирәбез. 2012 елның үткән чорында гына да без һәлакәтләр турында шундый җиде йөзгә якын гариза алдык. Димәк, райондашларыбыз безгә ышана, безнең ярдәмне тоя.

    -Район территориясендәге криминоген хәлгә кыскача тукталып китсәгез иде?

    -Быелның үткән чорында район буенча 60тан артык җинаять эше теркәлде. Алар арасында төрле авырлыктагылары да бар. Гомуми җинаятьчелек аз гына кимүгә дә карамастан, урлау төрендәге җинаятьләр беркадәр артты. Монда квартиралардан урлауларны һәм автомототранспортны алып китүләрне әйтер идем. Барлык җинаятьләр структурасында авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр 13 процентны алып тора.

    -Җинаятьләрне кисәтүдә профилактик чараларның үзвакытында нәтиҗәле һәм үтемле үткәрелүе мөһим. Бу хакта нәрсә әйтер идегез?

    -Җинаятьләрне һәм административ хокук бозуларны булдырмау һәм кисәтү, торак пунктларда җәмәгать иминлеген тәэмин итү максатыннан һәр көнне рейдлар һәм оператив чаралар оештырыла. Ирекле халык дружиналары белән берлектә район үзәгендә патруль йөри, аның эшенә һәрдаим йомгак ясала. Полициянең участок вәкилләре үзләренең административ участокларында тиешле тәртип булдыру буенча нәтиҗәле эш башкаралар, яшьләр дискотекаларында һәм башка күңел ачу чараларында булалар. Җәмәгать урыннарында кылынган һәр җинаять эшенә объектив бәя бирергә, аның килеп чыгу сәбәбен ачыкларга һәм аңа охшашлы җинаятьне булдырмас өчен конкрет чара күрелергә тиеш.

    Район территориясенә составында спирт булган алкогольле продукцияләрне законсыз кертү очракларын ачыклауга юнәлтелгән чараларны да еш үткәрәбез. Аларның нинди юллар белән керүен тикшереп ялган аракы сатучыларны фаш итәбез. Быелның үткән чорында законсыз әйләнештә булган 13 литр спиртлы сыекча алынды һәм әлеге сферада хокук бозуның 6 очрагы теркәлде. Чикләнгән вакытта 15 градустан да артык катылыгы булган спиртлы эчемлек саткан өчен 5 граждан административ җаваплылыкка тартылды. Җәмәгать урыннарында спирт-лы эчемлек кулланганы һәм исерек хәлдә булганы өчен - 514, ә вак хулиганлык кылганы өчен 71 кешегә карата бөркетмә төзелде. Шулай да без "Алкоголь" операциясе буенча эшебезне тагын да яхшыртырга тиеш булабыз.

    -Хокук тәртибе турында сүз алып барганда юл хәрәкәте иминлегенең торышына да игътибар итми мөмкин түгел.

    -Әйе, район юлларында 12 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда 4 кеше үлде һәм 13е төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алды. Безнең район өчен бу күрсәткечнең зур булуы уйланырга мәҗбүр итә. Соңгы елларда үлем-китем белән бәйле юл фаҗигаләре аеруча кискен төс алды. Аның сәбәпләре дә күп. Юл-транспорт инфраструктурасының имин хәрәкәт өчен җавап бирмәвен һәм автотранспортчыларның әйтә алмаслык түбән дисциплиналы булуларын беренче чиратка куяр идем. Аварияләр китереп чыгаруда төп сәбәп кеше факторына туры килә. Фаҗигаләрнең бөтенесе дә диярлек транспорт чараларын идарә итүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларына кайтып кала. Димәк, халык арасында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү буенча эшне тагын да яхшыртырга кирәк. Дөрес, юлларның куркыныч участокларына юл-патруль хезмәте постлары куела, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны булдырмас өчен торак пунктларга да рейдлар оештырыла. Әлеге чараларны үткәрү дөрес һәм максатчан дип саныйм. Быелның узган айларында гына да автоинспекторлар тарафыннан бер меңгә якын юлда йөрү кагыйдәләрен бозучылар тоткарланды. 67 автотранспортчының руль артында исерек булуы ачыкланды, "Крис-П" приборы теркәгән биш меңгә якын машина йөртүче штраф түләде.

    -Күптән түгел Казан шәһәрендә дин әһелләренә оятсыз дәрәҗәдә ясалган һөҗүм милләттәшлеребезне генә түгел, барлык кешелек дөньясын тетрәндерде. Шул уңайдан терроризм һәм экстремизм белән көрәш юнәлешендә ниләр эшләнә?

    -Әлеге проблемаларга бәйле комплекслы мәсьәләләр районның террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышларында һәм личный составтагы киңәшмәләрдә бик җентекләп карала. Иң мөһимен ассызыклап әйткәндә, барлык игътибарны без кисәтү характерындагы чараларга юнәлтәбез. Терроризмга һәм экстремизмга киртә кую, район территориясендә аларны бөтенләй булдырмау, гражданнарның шәхси хокукын яклауны һәм мөһим объектларның сакланышын тәэмин итү беренчел бурычлардан санала.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: