Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Безнең Геройлар

Якташыбыз махсус хәрби операциядә медальгә лаек булган

Рәмис Алиуллов — Иске Ишле авылыннан, Ульяновск шәһәрендә яши.

Урта мәктәптән соң, Рәмис Казанга һөнәр белем алырга китә. Аннан Ульяновск якларына кайтып төпләнә, шунда эшли, гаилә корып җибәрә. 

Рөстәм Алиулловлар—күпбалалы гаилә. Алты ир-егет үсәләр алар, һәркайсы армия хезмәтен дә үтәп кайта.

Махсус хәрби операция зонасында да беренчеләрдән булып китә якташбыз. 
Батыр, кыю сугышчы хәрби шартларда үзен бер генә тапкыр күрсәтми. Күптән түгел аңа II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» дигән медаль тапшырганнар.

Рәмис Фәткылкадыйр улы кыска вакытлы ялларга кайтканда, туган җирен дә онытмый. Биредә аның бертуганы Рөстәм туган нигездә яши, күршеләрнең дә хәл-әхвәлләрен белешә, һәркемгә ярдәмчеллеге, мәрхәмәтлелеге белән дә хөрмәтле ул авыл халкы арасында.

Тормыш иптәше белән алар ике бала тәрбияләп үстерәләр.

— Куркыныч һәм авыр хезмәтне үз иттем һәм моңа үкенмим, — ди Рөстәм. —Әлеге бүләк алу да минем өчен алга таба тагын да тырышып хезмәт куярга бер этәргеч булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев