Чүпрәледән Сингх Раджеш Кумар: “Иң мөһиме–хәрбиләрнең гомерен саклап калу”
Ватанпәрвәрлек
"Минем өчен иң төп бүләк –хәрбиләрнең төзәлгән яралары, аларның аякка басуы. Минутлар, секундлар барсын хәл иткәндә, күңелдә бары тик шушы уйлар гына яши”. Бу сүзләр махсус хәрби операция зонасында олы хезмәт башкаручы район үзәк хастаханәсе табиб-травматологы Сингх Раджеш Кумарныкы.
Күптән түгел, райондашыбыз туган якларда кыска вакытлы ялда булып китте. Ял көннәре һөнәри бәйрәме–медицина хезмәткәрләре көненә дә туры килде. Сингх Раджеш Кумар тантаналы чарада да катнашты. Район башлыгы Марат Гафаров аңа Мактау Грамотасы да тапшырды.
Хәер, якташыбызның күкрәген махсус хәрби операциядәге фидакарь хезмәте өчен РФ Оборона министрлыгыннан, командирлар тарафыннан тапшырылган шактый бүләкләр дә бизи. Ә күптән түгел ул РФ Оборона министрлыгының Мактау Грамотасына да лаек булган.
Кыска вакытлы ялы вакытында, Сингх Раджеш Кумардан билгеле, андагы хәлләр, башкарган хезмәте турында сорашмый кала алмадык. Ул редакциябезнең хөрмәтле кунагы булды.
–Сингх Раджеш Кумар, белүебезчә, сез хәзер махсус хәрби операция зонасында ике елдан артык сугышчыларның гомерләрен саклап калу өчен көрәшәсез. Анда китү карарын ничек кабул иттегез һәм моңа якыннарыгыз ничек карады?
–Беренче чиратта, мин Гиппократ анты биргән табиб! Шул рәвешле минем өчен башкаларның гомерен саклау–беренчел максат булып тора. Әлбәттә, махсус хәрби операция башлангач, анда китү теләге көчле булды. Ерак Индиядә яшәүче әти-әнием дә гомерлек табиблар, алар әлеге фикеремне хупладылар. Әлбәттә, борчылалар, гаиләм дә кайгырта...Әмма, әйтүемчә, мин – табиб һәм мин анда булырга тиеш.
–Андагы шартларда эшләп китү авыр булмадымы, операцияләр саны күпме?
–Кеше барысына да күнегә, махсус хәрби операциядә дә гадәти күренешкә караган кебек карый башлыйсың. Билгеле, хастаханә шартлары түгел, бар да башкача...Әмма, әйткәнемчә, иң мөһиме–хәрбинең гомерен саклап калу. Көненә дистәдән артык операция ясала, ләкин һәрвакыт аларны беренче тапкыр кебек ясыйсың.
–Тыныч тормышка кайтканнан соң – хыялларыгыз...
–Махсус хәрби операция – ул чын тормыш мәктәбе һәм үз-үзеңне ныклыкка тикшерү. Мин бик мөһим нәрсәләргә өйрәндем. Беренче чиратта, бу – җаваплылык һәм сабырлык. Синең өчен беркем дә эшләмәячәген һәм аны ахырына кадәр эшләргә туры киләчәген аңлыйсың. Үз-үзеңә һәм үз көчеңә ышаныч барлыкка килә, табиб эшендә бу – бик мөһим. Тагын мин кешеләрнең мөнәсәбәтләрен һәм тыныч тормышта гадәттә игътибар ителми торган бик гади әйберләрне бәяләргә өйрәндем.
Тыныч тормышта үземне югалтмаска һәм махсус хәрби операция зонасындагы кебек үк файдалы булып калырга теләр идем. Иң мөһиме – кайтырга, ә анда вакыт күрсәтер.
–Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев