Районда махсус хәрби операция ветераннары Ассоциациясенең җирле бүлеге эшли башлаячак.
Әлеге мәсьәлә район Башкарма комитетының киңәшмәләр залында район башлыгы Марат Гафаров, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев катнашында узган утырышта каралды. Чарада, шулай ук, “Ватанны саклаучылар фонды” вәкилләре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, авыл җирлекләре башлыклары, социаль яклау, мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре катнашты.
Ассоциация “Ватанны саклаучылар фонды” һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүче башка оешмалар белән тыгыз хезмәттәшлектә эшлиячәк. МХО ветераннары ассоциациясе әгъзалары төрле патриотик чараларда катнашачаклар, хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыю белән шөгыльләнәчәкләр. Моннан тыш, оешма яңа һөнәр үзләштерү өчен укыту программалары буенча, социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтәчәк.
Район башлыгы Марат Гафаров билгеләп үткәнчә, мондый формат ветераннарга ярдәм күрсәтү эшен бер системага салырга, проблемаларны оператив рәвештә ачыкларга һәм аларны хәл итүдә нәтиҗәлелекне арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев билгеләп үткәнчә, республикада махсус хәрби операция ветераннары Ассоциациясе 2024 елда оештырылган. Яңа оешманың төп максаты –хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәмне вакытында һәм адреслы итеп күрсәтү, ветераннарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, аларның җәмгыять тормышында актив катнашуына ярдәм итү.
–Иң мөһиме – ветераннарга һәм аларның гаиләләренә реаль, адреслы һәм нәтиҗәле ярдәм күрсәтү,-диде ул.
МХО ветераннары Ассоциациясенең райондагы җирле бүлекчәсенең координация советы җиде әгъзадан торачак, әлеге составка барлык хәрби хәрәкәтләр ветераннары да кертелгән. Оешманы җитәкләү вазифасы махсус хәрби операция ветераны Фәнис Хәйруллинга йөкләнде.
Нет комментариев