Чүпрәле районы Хорновар-Шигали авылы халкы хәрбиләргә маскировка сеткалары үрә
Безнең Геройлар

Чүпрәле районы Хорновар-Шигали авылы халкы хәрбиләргә маскировка сеткалары үрә

Киң күңелле авыл халкы әлеге эшләрне махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуын теләп башкара.

Бүгенге көндә, һәркем ничек тә булса, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итәргә тырыша. Бердәм һәм дус булып ярдәм иткән авыл кешеләре бигрәк тә соклану тудыра, хөрмәт уята. Моңа үрнәк булып, Хорновар-Шигали авылы халкы да тора.

Светлана Ильбеева, Хорновар-Шигали авылы клубы мөдире:

–Махсус хәрби операция темасы беркемне дә битараф калдыра алмый. Волонтерлык эшчәнлеген без 2024 елның ахырында башлаган идек. Авылдашларыбыз бүгенге көндә махсус хәрби операция  барган җирдә хезмәт итә. Аларга булышуның төрле юлларын эзләдек, авыл төркеменә яздык, халкыбыз бик теләп кушылды. Маскировка сеткалары– хәрби операция барган зонада иң мөһим әйберләрнең берсе. Башта Чуваш Чүпрәлесе авылы волонтерлар төркеме янына барып, сетка үрергә өйрәнеп кайттык. Шулай ук авылыбызның тырыш апалары хәрбиләр өчен дип чәйләр, чәк-чәкләр дә әзерли. Быел яз башында 44 кг чәк-чәк әзерләдек. Әлеге эшләр авыл клубында күмәк рәвештә башкарыла.

Апалар зур маскировка сеткаларын катлаулы үрү алымы белән үрәләр. Яз айларында шундый 13 сетка үреп озатканнар, 2024 елдан бирле аларның саны — 30 дан артык булган. Нигездә, маскировка сеткаларын үрергә өлкән яшьтәгеләр җыелса, уку елы башлангач, мәктәп укучылары да кушыла икән.

–Мөгаллимнәр, укучылар дәрестән соң киләләр, кичләрен җыелышабыз,-ди клуб җитәкчесе.–Үрү өчен корылманы исә ир-егетләребез ясап бирде. Авылыбызда бик бердәм халык яши. Бу игелекле эшкә кушылмаган кеше калмагандыр. Сетка үрергә килә алмаучылар матди ярдәм күрсәтә, материаллар белән булышлык итә. Кем ничек булдыра ала, шулай ярдәм итәргә тырыша. Читтә битараф калучы юк.

Нина Фәсхетдинова һәм Лидия Емельянова авылның иң актив өлкәннәре. Алар барлык мәдәни чараларда да катнашалар, җырлыйлар, бииләр, республикакүләм чараларга да баралар. Волонтерлар төркемендә дә остазлар булып саналалар.

–Бик теләп йөрибез. Күрешеп, аралашып, дөнья хәлләре турында сөйләшәбез. Бергә булгач, җиңелрәк. Егетләребезгә ярдәмебез булсын,-диләр алар.

Нина Степанованың туганы махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Денис әбисе белән үскән һәм беренче көннәрдән үк Ватаныбыз иминлеген саклауда катнаша.

–Бик сагындык. Бәйрәмнәргә барыбыз да җыела... Әле менә әбисенең 85 яшьлеге булды....ул гына юк. Тизрәк дөньялар тынычлансын, дип телибез, Денисыбыз да, башка ир-егетләр дә кайтсыннар, үз гаиләләре белән булсыннар иде. Без бик көтәбез,-дип тели Нина ханым Степанова.

Әзер булган маскировка сеткаларын һәм башка кирәк-яракларны алар гуманитар ярдәм җыю һәм җибәрү белән шөгыльләнә торган волонтерларга илтеп тапшыралар. Маскировка сеткасымы, чәй, дару, токмачмы – ярдәмнең бәһасе юк аның. Хәтта елмаю да – кайгырту, сүз дә – ярдәм. Рухландыра, өмет уята торганнары, билгеле.  Күңел җылысы биреп әзерләгән тәм-томнар  солдатларга көч бирер, ә җылы теләкләр тели-тели үрелгән сеткалар хәрбиләрне фәрештәдәй саклап торыр дип ышанасы килә.


Нет комментариев