Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Яңа Чәке авылында яшәүче Елена Кузнецова 90 яшьлек юбилеен билгеләде

Шушы көннәрдә Яңа Чәке авылында яшәүче Елена Федотовна Кузнецова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

 

 

Тыл һәм хезмәт ветеранын олы юбилее белән тәбрикләргә район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов һәм Городище авыл җирлеге башлыгы Сергей Салифанов килделәр. Россия Президенты В.Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгының бүләген, шулай ук, Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан махсус әзерләнгән бүләк пакетын һәм Татарстан Президенты Р.Миңнехановның котлау открыткасын тапшырдылар, юбилярга исәнлек-саулык теләделәр.

Елена Федотовна Кузнецова тумышы белән Городище авылыннан, Яңа Чәке авылы кешесе белән тормыш корган. Аның тормыш иптәше Николай Сергеевич Кузнецов Бөек Ватан сугышында катнашкан. Сугышның башыннан алып ахырына кадәр төрле фронтларда сугышкан. Сугыш башланганчы Николай Сергеевич, 17 яшендә танк училищесында укып, хәрби белгечлек үзләштерә һәм фронтка да хәрби буларак алына. Сугыш тәмамланганнан соң да әле ул биш ел армиядә хезмәт итә. Демобилизацияләнгәннән соң туган авылына кайта һәм өйләнеп, авылда төпләнеп кала.

Елена Федотовна һәм Николай Сергеевич тыныч тормышта дүрт балага гомер бүләк итәләр. Икесе дә гомере буе колхозда хезмәт куялар. Алар өлешенә бик күп сынаулар, авырлыклар төшә, дүрт баланы ач-ялангач итмичә, илгә-көнгә яраклы кызлар һәм уллар итеп үстерү, аякка бастырып, белем бирү, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү өчен алны-ялны белми хезмәт куялар алар. Инде балалары үсеп җитеп, гаилә корып, әти- әниләренә оныклар бүләк иткәннәренә дә шактый гомерләр үткән инде. Кызганыч, әтиләре Николай Сергеевичка гына бу бәхетле көннәрне күрергә язмаган, күптән вафат инде ул.

Бүгенге көндә Елена Федотовна авылда үз өендә ялгызы гына яши, үзенең 90 яшьлек юбилеен да үз аякларында йөреп, көр күңел белән каршы ала. Бүгенге көндә дә әле бал кортлары тота, сарыклар, кәҗәләр, тавыклар асрый. Кош-кортын, малларын үзе карый, тәрбияли, хуҗалыгын әле беркемгә дә ышанып тапшырмый. Үзенең бакчасы бар, иртәнге яздан башлап кара көзгәчә анда үзе эшли, утырта, баса, чүбен утый, гомумән, бер генә минутын да бушка уздырмый, һәрдаим хәрәкәттә ул.

Балалары читтә, шәһәрдә яшәсәләр дә, атна саен әниләре янына кайтып, хәлләрен белешеп торалар, хуҗалыгында ярдәм итешәләр. Үзләре янына яшәргә чакырсалар да, Елена Федотовна әлегә көче барында туган нигезен ташлап китәргә ашыкмый. Балалары әниләре өчен бар шартларны да тудырганнар, бәдрәфе өйдә, автомат кер юу машинасын урнаштырганнар, өе җылы, чиста, нур бөркеп тора.

–Әниебез безнең замана белән бергә атлый,-ди Елена Федотовнаның кызы, – кәрәзле телефоннар белән бик җайлы гына эшли белә. Ике телефоны аның, берсе аша без, балалары белән сөйләшсә, икенчесе аша күршеләренә, авылдагы шәфкать туташына шалтырата.

Елена Федотовнаның күршесе Ольга Зәйнетдинова көненә берничә тапкыр кереп, аның хәлен белешә, кирәк чакта ярдәм дә итә. Городище авылы медицина пункты шәфкать туташы Ирина Манякова да һәр көнне килеп, аның сәламәтлеген тикшерә. Юбилей көннәрендә дә алар икесе дә Елена Федотовна янәшәсендә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев