Әдәби сәхифә рубрикасы буенча яңалыклар
-
Якташларыбыз исеме- Халыкара яшьләр фәнни-гамәли конференциясендә
Китап - кешенең дусты, ярдәмчесе, киңәшчесе. Фән-мәгърифәт нигезләренә төшенү юнәлешендә хезмәт иткән укучы бала тормышын китаптан башка күз алдына китерү дә мөмкин булмас иде. Төп белем йорты булган мәктәпнең иң зур терәге - ул мәктәп китапханәсе.
-
Чүпрәле китапханәчеләре "Әстәгъфирулла” комедиясенә чакыра
25 мартта район мәдәният йортында Чүпрәле китапхәнәсе үзешчән артистлары Театр көненә багышлап Н.Гаетбайның "Әстәгъфирулла" комедиясен тәкъдим итә.
-
Иске Чокалы урта мәктәбендә якташыбыз Әмир Сабирҗановның китапларын тәкъдир итү кичәсе узды
Иске Чокалы урта мәктәбендә якташбыз Әмир Сабирҗановның китапларын тәкъдир итү кичәсе булды.
-
Кече Чынлы урта мәктәбендә Зәки Нури исемендәге фәнни-гамәли конференция узды
Кече Чынлы урта мәктәбе базасында Чүпрәле муниципаль мәгариф бүлеге тарафыннан район күләмендә Зәки Нури исемендәге фәнни-гамәли конференция үтте.
-
Авылдашыбыз Азат Вахитовның яңа китабын тәкъдир итү кичәсеннән соң уйланулар
Ульян шәһәренең татар мәдәният үзәгендә авылдашыбыз Азат Вахитовның "Дөньялыкта үзем сунарчы" дип исемләнгән китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Бу аның икенче китабы. "Гомерем агышлары" исемле беренче китабы дөнья күргәч тә, Яңа Кәкерле урта мәктәбендә тәкъдир итүне зурлап оештырган идек.
-
Якташыбызның иҗат кичәсе узачак
Ульяновск шәһәренең татар милли мәдәни үзәгендә 16 январь көнне җирле шагыйрь Азат Вахитовның иҗат кичәсе узачак.
-
Яңа Кәкерле авылы китапханәсендә шагыйрь Зәки Нуриның 95 еллыгын билгеләделәр
Яңа Кәкерле авылы китапханәсендә 24 декабрь көнне якташыбыз фронтовик -шагыйрь Зәки Нуриның 95 еллык юбилеен билгеләп үттек.
-
Райондашыбызның “Якты нурга омтылып” дип исемләнгән китабы басылып чыкты
Райондашыбыз, Иске Чүпрәле авылында яшәүче Әмир ага Сабирҗановның "Якты нурга омтылып" дип исемләнгән китабы басылып чыкты.
-
Шәрәф Мөдәрриснең кызы Марс урта мәктәбендә кунакта булды
Шәрәф Мөдәррис - илебез азатлыгы өчен көрәшкән фронтовик шагыйрь, Ватаныбызның чын патриоты; шигырьләр, поэмалар, сонетлар авторы; тәрҗемәче; тугрылык, дөреслек, гаделлек өчен актив көрәшүче каләм остасы. Ул максатка омтылучан, тырыш, авырлыкларга каршы көрәшә белүче, нык ихтыяр көченә ия булган чын ир- егет.
-
Төзүче дә, шагыйрь дә-якташыбызының яңа китабы дөнья күрде
Кулымда хөрмәтле авылдашым Азат абый Мөхәрәм улы Вахитовның яңа гына басылып чыккан икенче китабы. "Дөньялыкта үзем сунарчы"-дип исемләнгән бу китапта шагыйрьнең соңгы араларда язылган фәлсәфи фикерләр һәм романтик хисләр белән сугарылган шигырьләре, баллада һәм нәсерләре урын алган.
-
Зур Чынлы урта мәктәбе укучылары шагыйрә Наҗия Шагаева белән очраштылар
Алмагач, сиреньнәр шаулап чәчәк аткан бер мәлдә, "Яшь хәбәрчеләр" түгәрәгенә йөрүче укучылар өчен аеруча шатлыклы бер вакыйга булды. Мәктәптә, Зур Чынлы авылында туып-үскән, хәзергесе көндә Ульян өлкәсендә яшәп, иҗат итүче шагыйрә Наҗия Шагаева белән, "Язмышыма рәхмәтлемен" исемле очрашу үткәрелде.
-
Якташыбызның яңа китабы басылды
Күптән түгел Казанда якташыбыз Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы Рафаил Сираҗиның "Сабырлыкка мәдхия" дип исемләнгән китабы басылып чыкты.
-
Кече Чынлы урта мәктәбендә “Без- Тукай оныклары” дип исемлǝнгəн кичǝ узды
Әйе, халкыбызның сөекле улы-бөек шагыйребез, мәшһүр Тукаебызның тууына ошбу елның апрель аенда 129 ел тула. Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә Кушлавыч авылында Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Габдуллага 4ай булганда әтисе, 3 яшь тә 9 ай чагында әнисе Мәмдүдә вафат була. Ятим Апушның балачагы Кушлавыч,Өчиле, Кырлай авылларында һәм Казан,...
-
Чүпрәле районы мәдәният йорты халык театры Рәхмәт Хаты белән бүләкләнде
XV төбәкара "Идел-йорт" театр коллективлары фестиваленең зона турында Ә.Атнабаев пьесасы буенча кулган "Ана хөкеме" драмасы белән катнашып, Чүпрәле районы мәдәният йорты халык театры Рәхмәт Хаты белән бүләкләнде. Әлеге спектакльне чүпрәлеләр 8 майда район мәдәният йортында карый алачаклар. Рольләрне район үзәк шифаханә хезмәткәрләре башкара.
-
Якташ шагыйрь Зәки Нури район премиясе тапшырылды
Районда Мәдәният елын йомгаклау Гала-концертының күркәм бер өлешен якташ шагыйребез Зәки Нуриның премиясен тапшыру алып торды.