Сәламәт яшәү рәвеше рубрикасы буенча яңалыклар
-
Йөзүчеләр җиңүгә омтыла
Район үзәгендәге "Акчарлак" йөзү бассейнында шөгыльләнүче яшүсмерләр Буа һәм Кама Тамагы районнарында оештырылган ярышларда катнаштылар.
-
"Акчарлак" бассейнында теннис һәм бильярд залы ачылды
Район үзәгендәге "Акчарлак" йөзү бассейнында тренажер бүлмәсеннән тыш, теннис һәм бильярд залы да ачылды.
-
Советлар Союзы Герое Семен Уганин призына билбау көрәше үтте
Якташыбыз, Матак авылында туып үскән һәм Бөек Ватан сугышындагы каһарманлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Семен Уганинның исемен мәңгеләштерү максатыннан, ел саен билбау көрәше буенча регионара турнир үткәрелә.
-
Бәйрәмдә спорт чаралары
9 майда район Сабан туе мәйданында Бөек Җиңүнең 68 еллыгына багышлап Марат Сәлахов кубогына футбол буенча традицион ачык турнир үткәрелә.
-
Йөзү буенча Айнур– өченче
Район үзәгендә "Акчарлак" йөзү бассейны ачылуга санаулы гына вакыт үтүгә дә карамастан, беренче нәтиҗәләргә дә ирешелде.
-
Чуваш алфавитына нигез салучы Иван Яковлев хөрмәтенә легкоатлетик йөгерү
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан бөек чуваш мәгрифәтчесе, чуваш алфавитына нигез салучы Иван Яковлев, шулай ук, "Хыпар" чуваш газетасына нигез салучы Николай Никольский хөрмәтенә легкоатлетик йөгерү үткәрелде.
-
Җилдәй җитез өлкәннәр
17 апрель көнне район үзәгендә пенсионерларның III республика Спартакиадасының беренче этабы үткәрелде. Анда өлкән яшьтәге кешеләр спортның берничә төрендә көч сынашты
-
Тешләр– сәламәтлек һәм матурлык билгесе
Югары категорияле теш табибы Әсхат Алимов Казан шәһәрендә белгечлеген тагын да камилләштерү буенча курсларда укып кайтты. Теш авыруларын булдырмау һәм аларны кисәтү максатыннан тулырак аңлатма бирүне сорап аңа мөрәҗәгать иттек.
-
Иммунизацияләү атналыгы булачак
Агымдагы елның 20 апреленнән 27 апрельгә кадәр Европа иммунизацияләү атнасы уза.
-
Нык куллыларга җиңү елмая
Үткән шимбә көнне, район мәдәният йорты сәхнәсендә армрестлинг (кул көрәштерү) буенча 15-16 яшьлек кызлар һәм яшүсмерләр арасында район чемпионаты үткәрелде. Анда районыбызның 100 дән артык спортчысы унбиш үлчәү авырлыгында көч сынашты.
-
Сәламәтлегебез үзебезгә дә бәйле
1948 елның 7 апрелендә Бөтендөнья сәламәтлек саклау ассамблеясы сессиясендә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының уставы кабул ителә. Һәм шул сәбәпле 7 апрель Бөтендөнья сәламәтлек көне буларак билгеләп үтелә башлый.
-
“Акчарлак”та кунакта
Үткән ел ахырында файдалануга тапшырылган "Акчарлак" бассейны чын мәгънәсендә район халкына яңа ел бүләге булган иде.
-
Келәм хуҗалары көчлерәк булды
9 май- Җиңү бәйрәме алдыннан Матак,15 февраль- Әфганстан сугышыннан безнең гаскәрләрне чыгарган көн уңаеннан Яңа Элмәле һәм февраль урталарында Городище урта мәктәпләрендә үткәрелгән турнирларны хәзер көрәшчеләр үзләре үк көтеп алалар. Әлеге турнирларның дәвамы булып Зур Аксу, Иске Кәкерле һәм соңгы берничә елда Шланга авылларында үткәрелеп килүче мондый көрәш ярышлары популярлаша...
-
Көрәшчеләрне келәм дәшә
Укучылар арасында ирекле көрәшне пропагандалау һәм популярлаштыру, көрәшчеләрнең спорт осталыгын күтәрү һәм алар арасында дустанә мөнәсәбәт урнаштыру максатыннан агымдагы елның 24 мартында Зур Аксу урта мәктәбенең спорт залында әлеге төр көрәш буенча Зур Аксу авыл җирлеге башлыгы призларына һәм Казанда узачак Универсиадага багышланган традицион V регионара ачык турнир үткәрелә. Ярышлар...
-
Көчлеләр бил алышты
Шланга авылында, күп мәртәбә Сабантуй батыры булган Рөстәм Якупов хөрмәтенә багышланган, 1995-2000 нче елгы яшьләр арасында көрәш бәйгесе булып үтте.