Сәламәт яшәү рәвеше рубрикасы буенча яңалыклар
-
“Акчарлак”та ярыштылар
8 ноябрь көнне "Акчарлак" йөзү бассейнында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә укучы 13-14 яшьлек балалар арасында йөзү буенча ярышлар булып үтте.
-
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан районда волейбол ярышлары үтте
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, район үзәгендәге балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе залында традицион волейбол ярышлары үтте.
-
2 ноябрьдә волейбол ярышлары уза
2 ноябрь, шимбә көнне район үзәгендә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан традицион волейбол ярышлары үткәрелә. Анда катнашу өчен оешма, предприятие һәм урыннардагы җирле үзидарә командалары чакырыла. Башлана иртәнге 10.00 сәгатьтә.
-
Кышка ияреп грипп та килә
Республикада, шул исәптән, безнең районда да гриппка каршы вакцинацияләү башланган иде. ТР буенча "Роспотребнадзор" идарәсе мәгълүматлары нигезендә, мондый прививкалар һәр ел саен республикада халыкның 20-25 процентына ясала. Хәзер гриппка каршы прививка прививкаларның бердәм календарена кертелгән. Район күләмендә бу эшнең барышы эпидемиягә каршы көрәш комиссиясе утырышында анализланды.
-
Волейбол ярышларында Яңа Элмәле урта мәктәбе кызлары җиңү яулады
Яңа Элмәле урта мәктәбе базасында югары сыйныф кызлары арасында баскетбол буенча район ярышлары үтте.
-
Һәвәскәр автокроссчылар чемпионатында Чүпрәле автопилоты 3 урын алды
Ульяновск өлкәсенең Карамзин посолёгы артында һәвәскәр автокроссчылар чемпионатының IV этабы үтте.
-
Хастаханәдә бушлай медицина тикшерүе узарга мөмкин
Район үзәк хастаханәсендә түләүсез медицина тикшерүе узарга мөмкин. Агымдагы елда әлеге түләүсез медицина тикшерүенә 1992 елгылардан алып һәм өч ел чигерелә барып, (1989, 1986, 1983, 1980, 1977,..) 1914 елга кадәр туучылар үтәчәк.
-
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәме уңаеннан ирекле көрәш буенча ярышлар үтә
12 октябрь көнне балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе залында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәме уңаеннан ирекле көрәш буенча ярышлар үтә.
-
Ә сез бассейнга йөрисезме?
Район үзәгендә үткән ел ахырында "Акчарлак" йөзү бассейны ачылды. Әлеге вакыйганы күпләр көтеп һәм шатланып кабул итте. Чираттагы сораштыруыбыз райондашларыбызның суда йөзүнең файдасы барлыгын беләләрме, юкмы икәнлеген белешүдән гыйбарәт.
-
Безнекеләр Минзәләдә булып кайттылар
12-16 сентябрь көннәрендә Минзәлә шәһәре республикабыз яшьләрен VIII авыл спартакиадасы спорты уеннарына җыйды.
-
Бакчада спорт бәйрәме
2 номерлы "Әкият" балалар бакчасында спорт бәйрәме үтте.
-
21 сентябрьдә район үзәгендә "Милләтләр кроссы" узачак
Әлеге исем астында үтә торган традицион йөгерү ярышлары быел да шимбә көнне-21 сентябрьдә район үзәгендә узачак.
-
Шыгырданнан җиңү белән
Милли-мәдәни тормышта шактый алга киткән Шыгырдан авылында быел Бөтенроссия ат спорты ярышлары үтте. Аны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән Ульяновск шәһәренең җирле "Сембер" хәйрия фонды оештырды.
-
Ашыгыч ярдәм кичектергесез булырга тиеш
Ашыгыч медицина ярдәме хезмәте мәҗбүри медицина иминияте системасына кертелде. Бу уңайдан Татарстан Республикасының Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды шуны хәбәр итә, ашыгыч медицина ярдәменнән, элеккечә, һәркем файдалана алачак.
-
Район үзәк хастаханәсендә түләүсез медицина тикшерүе узарга мөмкин
Россия Федерациясенең Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 2012 елның декабрендә кабул ителгән 1006 номерлы карары нигезендә, 18 яшьтән өлкәнрәк россиялеләргә түләүсез медицина тикшерүе каралган. Тикшеренүләр һәр өч ел саен башкарыла.