Сәламәт яшәү рәвеше рубрикасы буенча яңалыклар
-
Сезонлы һәм дуңгыз гриппы турында
Быелгы кышны гриппсыз гына үткәрербез дисәк тә, соңгы вакытларда аның йогынтысына бирелүчеләр шактый күп. Кайберәүләр халык медицинасын үз итеп, суган, сарымсакка ябышты. Аннан саклануның башка алымнарын куллана белүчеләр дә бар. Ә гриппны йоктырмас өчен, йоктырган очракта нишләргә соң? Әлеге хакта район үзәк хастаханәсе табибы Илгизәр Хөснетдинов сөйләде:
-
Суда йөзеп, уйнап, чумып тәнемә сихәт алам
Әлеге юллар безгә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның "Су анасы" әсәре аша таныш. Бер сүз белән әйткәндә, һәрберебез йөзү кебек спорт төре белән яхшы таныш. Җәен елга, күлләрдә, хәтта, диңгездә дә йөзеп, суга кереп карамаган кеше юктыр. Ә менә йөзүнең файдасы турында уйланучылар бармы икән?!
-
Көчлеләрне келәм чакыра
Милли көрәшне үстерү һәм популярлаштыру, спорт осталыгын күтәрү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны максат итеп 2013 елның 16 мартында, Шланга авылы мәдәният йортында татар-башкорт көрәше булачак.
-
Николай Бултыков истәлегенә ярышлар
Түбән Чәке авыл җирлеге базасында бишенче тапкыр Николай Бултыковның якты истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары булып үтте.
-
Каһарман кубогына көрәш турниры
Быел Россия халкы Әфганстан сугышыннан гаскәрләрне чыгаруның 24 еллыгын билгеләп үтте. Шушы уңайдан һәр җирлектә төрле чаралар оештырылды.
-
Чаңгычыларыбыз беренче унлыкта
Пенсионерларның сәламәтлекләрен ныгыту һәм ял вакытларын файдалы оештыру максатыннан пенсионерлар союзының җирле бүлекчәләре күп төрле чаралар оештыра. Аларның күбесе зона һәм республика күләмендә дә үткәрелә.
-
Иң көчлеләр турниры
Иске Кәкерле авылы җирлегендә менә берничә елдан бирле традицион рәвештә татар-башкорт көрәше буенча турнир үткәрелә. Агымдагы елда да әлеге традициягә тугры калып, авыл халкы мәктәпнең спорт залында көрәшне тамаша кылырга ашыкты.
-
Ф.Загреев истәлегенә хоккей турниры
Районда Фәнис Загреевны яхшы белә идек. Республиканың авыл районнары арасында алкалы хоккей һәм футбол буенча берничә мәртәбә Татарстан чемпионы булган, райондагы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә нигез салган Фәнис күпләрнең күңелендә саклана.
-
Николай Бултыков призына
24 февраль, якшәмбе көнне, Николай Бултыков истәлегенә чаңгы ярышлары үтәчәк. Ярышлар иртәнге 10.00 сәгатьтә башлана. Старт урыны Түбән Чәке урта мәктәбе янында.
-
Фәнис Загреев кубогына
23 февраль көнне, район үзәгендәге боз мәйданчыгында Фәнис Загреев кубогына алкалы хоккей буенча традицион турнир үткәрелә.
-
Александр Шуркин истәлегенә
Агымдагы елның 16 февралендә якташыбыз Александр Шуркин истәлегенә ирекле көрәш буенча XIII традицион регионара ачык турнир үткәрелә.
-
Николай Федорович үзе дә көрәш ярата
Якташыбыз, Чабаксар шәһәрендәге "ТУС" ябык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Н.Ф.Угаслов призларына үткәрелгән билбау көрәше буенча VI регионара ачык турнирда быел 150гә якын көрәшче катнашты.
-
Шахмат, теннис ярышларының җиңүчеләре
Шахмат һәм теннис кебек спорт төрләренең бер-берсенә бернинди бәйлелеге юк. Әмма соңгы елларда аларны бер көнне үткәрү традициясе күркәм төс алды.
-
"Татарстан чаңгы юлы–2013" ярышына чакырабыз!
10 февраль, якшәмбе көнне, район Сабан туй мәйданында "Татарстан чаңгы юлы-2013" дип аталган ярышлар үткәрелә.
-
Чаңгы ярышы үтәчәк
9 февральдә Яңа Уби төп мәктәбендә Социалистик Хезмәт Герое Лазарь Дергунов хөрмәтенә чаңгы ярышлары үтәчәк. Башлана 10.00 сәгатьтә. Катнашырга теләүчеләр һәм җанатарлар ярышларга рәхим итегез!