Сәламәт яшәү рәвеше рубрикасы буенча яңалыклар
-
Александр Шуркин истәлегенә көрәш турниры узды
Яңа Элмәле урта мәктәбе базасында райондашыбыз, интернационалист-сугышчы Александр Шуркин истәлегенә багышланган традицион көрәш турниры узды.
-
Чүпрәледә 10 мең кешегә 12,6 табиб туры килә
Чүпрәле районы халкына бер үзәк, бер участок хастаханәсе, 38 фельдшерлык-акушерлык пункты медицина ярдәме күрсәтә. Районның дәвалау-профилактика учреждениесендә 31 табиб, 210 урта медицина хезмәткәре эшли. Халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең радиусы-45 километр. Районның 10 мең кешесенә 12,6 табиб туры килә. Республикада бу күрсәткеч-35кә якын.
-
Сөтне кайнатып кулланырга кирәк
2014 елның 1 маеннан таможня берләшмәсенең "Сөт һәм сөт продукциясенең куркынычсызлыгы турында"гы техник регламенты үз көченә керәчәк.
-
Яман шеш авырулары очраклары Иске Чүпрәле, Чуваш Чүпрәлесе, Кече Чынлы, Зур Чынлы авылларында еш күзәтелә
4 февраль көнне район мәдәният йортында район үзәк хастаханәсенең еллык эшенә йомгак ясау җыелышы үтте. Анда муниципаль район башлыгы Александр Шадриков, ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Буа һәм Апас районнары үзәк хастаханәләре баш табиблары катнашты.
-
Александр Шуркин истәлегенә көрәш турниры узачак
2014 елның 8-9 февраль көннәрендә якташыбыз александр Шуркин истәлегенә ирекле көрәш буенча традицион XIV регионара ачык турнир үткәрелә.
-
"Акчарлак" бассейнындагы сауна февраль аенда көн дә эшләячәк
Югары уку йортлары студентлары һәм укучы яшьләр спартакиадасы кысаларында, 8 февраль көнне "Акчарлак" йөзү бассейнында студентлар һәм гомуми белем бирү буенча урта мәктәпләрнең югары сыйныфлары укучылары арасында, совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан йөзү буенча ярышлар үткәрелә.
-
"Татарстан чаңгы юлы-2014" ярышлары Чүпрәледә киләсе якшәмбедә үтәчәк
Республикада салкын һава торышы сакланганлыктан "Татарстан чаңгы юлы -2014" ярышлары 9 февралыгә күчерелә.
-
Татарстан чаңгысы-2014 Чүпрәле Сабантуй мәйданында үтәчәк
2 февральдә район "Сабантуй" мәйданында "Татарстан чаңгысы-2014", Вагиз Алиуллов истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары үтә. Ярышларда 2000-2001,2002 елларда туучылар, 17 яшькәчә һәм аннан олыраклар, шулай ук, 55 яшьтән алып 60тан өлкәнрәк пенсионерлар-олы буын вәкиләре катнашачак. Дистанция күләме 2-3 км араларны тәшкил итәчәк. Башлана 11.00 сәгатьтә.
-
Район башлыгы призына һәм Илдар Хәлиулловның якты истәлегенә багышланган хоккей турниры үткәрелде
Соңгы елларда районда спортны үстерү буенча күп эшләр башкарыла, төрле турнирлар, ярышлар еш үткәрелеп килә. 25 январь көнне район үзәгендә алкалы хоккей буенча муниципаль район башлыгы призына һәм Илдар Хәлиулловның якты истәлегенә багышланган традицион турнир үткәрелү дә моңа бер дәлил булып тора.
-
Яшь чаңгычылар Татарстан Республикасы беренчелегенә ярышты
Шушы көнәрдә Яшел Үзән шәһәрендә 15- 16 яшьлек кызлар һәм яшүсмерләр Татарстан Республикасы беренчелегенә чаңгы ярышларында көч сынаштылар.
-
Чүпрәледә иң яхшы чаңгычылар барланды
Кар аз дип тормадылар, Яңа Уби урта мәктәбе базасында район яшүсмерләре чаңгыда ярышты.
-
Табиблар яңа ел бәйрәмнәрендә дөрес туклану турында сөйли
Майлы, ысланган ризыкларны чама белеп ашагыз, күбрәк яшелчәләргә өстенлек бирегез" ди табиб-терапевт Илгизәр Хөснетдинов. Яңа ел бәйрәмнәре якынлашкан көннәрдә без аның белән очрашып шушы хакта сөйләшергә булдык.
-
“Ак Барс-Мед” иминиятләү компаниясе вәкилләре түгәрәк өстәл оештырды
12 декабрьдә "Ак Барс-Мед" иминиятләү компаниясе, район үзәк хастаханәсе вәкилләре, иминиятләнгән затлар катнашында "Түгәрәк өстәл" үтте.
-
Медицина полисларын алмаштырыргамы?
Казандагы һәм республикадан читтәге дәвалау учреждениеләренә гамәлдәге медицина полислары буенча кабул итмиләр дип ишеттем. Бу дөресме икән? Иске полисны яңасына алмаштырыргамы һәм моны кайчан башкарырга кирәк?
-
Грипп кына димәссең...
Елның салкын чоры җитүе белән үк көчле респиратор вируслы инфекцияләрнең (ОРВИ) һәм грипп авыруларын йоктыру очраклары арта. Авыруларның 12-15 проценты грипптан җәфа чигә. Грипп белән авыраучыларның яртысын балалар тәшкил итә. Әлеге уңайдан без кайбер сорауларга ачыклык кертү максатыннан "Роспотребнадзор"ның территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Илгиз Хафизовка мөрәҗәгать иттек.