Социаль темага рубрикасы буенча яңалыклар
-
Методик төркем оешты
ТР буенча кадастр палатасында методик эш төркеме оешты. Әлеге төркем җир участокларын һәм капиталь төзелеш объектларын исәпкә алу, мәгълүматлар әзерләү, юридик бүлекләрдән сайлап алынган иң тәҗрибәле һәм белемле белгечләрдән тупланган.
-
Җәйне файдалы үткәрим дисәң...
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының 2012 елның 14 февралендә кабул иткән 119 номерлы "2012 елда балалар һәм яшүсмерләрнең мәшгульлеген, сәламәтләнүен, ялларын оештыру турында"гы приказы нигезендә авыр тормыш хәлендә калучыларны барлык төрдәге сәламәтләндерү учреждениеләренә юлламалар белән тәэмин итү тәртибе билгеләнде.
-
Бала хәсрәтенә олылар гаепле
Ата-ана өчен баласын югалтудан да авыр хәсрәт бармы икән ул? Баланы югалтуның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Тик шулай да беренче чиратта, олыларның үз балаларына карата битараф булулары да торадыр.
-
Балаларны аңларга тырышыйк!
Бүгенге көндә физик һәм психик үсешләрендә тайпылышлары булган, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм, җинаятьчелек эшчәнлегенә, наркомания, алкоголизм сазлыгына тартылган балалар саны артканнан-арта бара.
-
Балалар һәм алиментлар турында
Балаларга тиешле тәрбия бирү, аларның бүгенгесен һәм киләчәген бәхетле итү турында күп языла. Тик шулай да сабыйларга карата каты бәгырьлелек, битарафлык һәм гамьсезлек очраклары еш күзәтелә. Бу уңайдан суд приставы бүлекчәсе башлыгы, районның өлкән приставы Ирек Хәлимов түбәндәгеләрне сөйләде.
-
Ветераннар өчен хәрби госпиталь
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының 2008 елның 16 февралендә кабул иткән 77 номерлы "Сугыш ветераннарына госпитальләрдә льготалы медицина ярдәме күрсәтү турында"гы боерыгы нигезендә сугыш хәрәкәтләре ветераннарын "Сугыш ветераннары өчен госпиталь" поликлиникасына консультатив һәм планлы стационар дәвалануга кабул итү тәртибе билгеләнгән.
-
Саннар ни сөйли?
Балаларны яклау көне уңаеннан 29 май көнне Татарстан Министрлар Кабинетында барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференция режимында брифинг узды. Анда катнашучылар балалар һәм яшүсмерләргә кагылышлы җитди проблемаларны анализладылар.
-
Алиментны түләмичә кара!
Зур Аксу авылында яшәүче Вячеслав Бильдяковның үз баласына алимент түләмәве буенча дәүләт гаепләвен район прокуратурасы яклады.
-
Бала – бәгырь җимеше бит...
Әллә замана, әллә үзебез шушы кадәр таш йөрәклегә әйләндек. Хәзер юк кына нигезсез сәбәпләр аркасында да бала- ата-анасы, яисә ата-ана баласы корбанына әйләнә. Моңа нәрсә сәбәпче соң?
-
Стажыгызны расларга мөмкин
Минем хезмәт кенәгәм юк. Мин үземнең хезмәт стажымны ничек раслый алам? Әлеге сорауга район пенсия фонды идарәсенең пенсияләрне исәпләү һәм билгеләү бүлеге начальнигы Фәридә Мөхәррәмова җавап бирә. Зәйтүнә.
-
Һаман шул “бер тырма башы”
Республикада игълан ителгән санитар-экологик чистарту икеайлыгы дәвам итә.
-
Компенсацион түләүләр каралган
Соңгы елларда пенсия яшендәгеләр һәм хезмәткә сәләтсез гражданнарны яклау максатыннан төрле законнар кабул ителеп, аларга әледән-әле үзгәрешләр кертелеп тора. Редакция почтасына да хезмәткә сәләтсез гражданнарны тәрбияләгән өчен дәүләт тарафыннан нинди компенсацион түләүләр каралуын аңлатуны сорап язылган бик күп хатлар керә. Әлеге сорауларга район пенсия фонды идарәсенең пенсияләрне билгеләү һәм исәпләү...
-
Үзәк хастаханәгә табиблар кайта
Федераль үзәкнең авыл хастаханәләренә эшкә кайткан яшь табибларга 1 млн. сум бирү турындагы карарга Татарстан Хөкүмәте дә кушылып әлеге сумма 1 млн. 100 сумны тәшкил иткән иде. Район үзәк хастаханәсенә эшкә кайткан табиблар сафы да тулылана бара. Лилия Мөшәрәповадан соң эшкә яшь табиблар: педиатр Н.Матвеева, терапевт С.Әхмәтшин, хирург В.Ортабаев кайткан.
-
Кайбер төрләре артмады
Агымдагы елның 1 апреленнән картлык буенча хезмәт пенсияләренең иминият өлеше, инвалидлык һәм туендыручысын югалту буенча хезмәт пенсияләре 1,0341 күләмендә артты.
-
Бәла белән бергә-бер калмагыз!
Бүген суицидны-XXI гасыр чире дип атарга тулы җирлек бар. Россиядә үз-үзенә кул салучылар саны, аеруча яшүсмерләр арасында, ел саен артканнан-арта бара.