«Җылы йорт» приютында «Масленица» бәйрәме узды.
Масленица бәйрәме!
«Җылы йорт» приютында тәрбиячеләр Валентина Козлова, Алена Кочурова җитәкчелегендә «Масленица» бәйрәме узды.
Ел саен уздырыла торган «Масленица» безнең приютта, балалар өчен , традицион һәм яраткан бәйрәм.
Бәйрәмдә балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар: әйлән-бәйлән уйнадылар, рус халык җырларын җырладылар, халык уеннары уйнадылар, конкурсларда катнаштылар. Соңыннан балалар Яз һәм Кояш символы булган тәмле коймак белән сыйландылар. Барысы да Масленицаны бик теләп үткәрделәр һәм аның белән киләсе елга кадәр саубуллаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев