Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Якташыбыз мактаулы исем белән бүләкләнде

Рамиль Идиятуллин Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радио тапшырулары компаниясе” федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы “Татарстан” дәүләт телевидение һәм радио тапшырулары компаниясе” радио тапшырулары хезмәте әдәби-драма, музыка һәм балалар программалары төркеменең тавыш режиссеры булып эшли

Эшнең җиңеле юк, диләр.  Һәм  хезмәте  кеше күзенә күренми, шуңа күрә игътибар үзәгеннән читтә кала торган һөнәрләр дә бар.              “Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радио тапшырулары компаниясе” федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы булган “Татарстан” дәүләт телевидение һәм радио тапшырулары компаниясе”нең радио тапшырулары хезмәте, әдәби-драма, музыка һәм балалар программалары төркеменең тавыш режиссеры Рамиль Илшат улы Идиятуллинның  эше дә әнә шундыйлардан.

–Халыкка күренми торган, ләкин бик авыр һәм җаваплы эш башкарам, – ди Рамиль.

Мине күрсеннәр, дип түгел, сыйфатлы булсын дип эшләгән кешенең хезмәтен җитәкчеләр дә бәяләгән – Рамильга “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре”  исеме бирелгән. Ә шушы көннәрдә ул гомеренең кечкенә генә юбилеен– 35 яшьлеген дә билгеләп үтә.

Хәтерләсәгез, Рамильнең үзе белем алган 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә, район күләмендә үткәрелүче чараларда һәрвакыт музыка кую, тавыш ясау белән мавыга, шөгыльләнә иде. Район мәдәният йортында  яшьләр өчен дискотекаларны да оештырып йөрде ул. Һәм менә, балачак, яшүсмерлек шөгыле киләчәгенә нигез булган.

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган егет бүген “Татарстан” дәүләт телевидение һәм радио тапшырулары компаниясе”нең алыштыргысыз хезмәткәре.

Якташыбызны дәрәҗәле исем алуы белән котлыйбыз. Иҗади уңышлар телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мактаулы исем