Түбән Каракитә авылы китапханәсендә “30ел күңелдә, 30ел җиңүгә” дип аталган очрашу узды
Ул 1981 елда армия сафларына алына һәм Әфганистанга эләгә.
Түбән Каракитә авылы китапханәсендә “30ел күңелдә, 30ел җиңүгә” дип аталган очрашу
кичәсе үтте. Кичәгә Әфган сугышында катнашкан Аббазов Сәйфулла Сәмиулла улын чакырдык.
Ул 1981 елда армия сафларына алына һәм Әфганистанга эләгә.
Аннан исән-сау өенә хезмәт итеп кайта. Сәйфулла абый күп кенә медальләр, грамоталар, рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
Ул укучыларга үзенең анда күргәннәрен сөйләп бирде. Киләчәктә шундый сугышлар кабаттан булмасын иде, балаларыбызга күрергә язмасын иде,- диде. Укучылар да Сәйфулла абыйлары белән очрашуга бик теләп килделәр уңышлар теләделәр.
Наилә Сафина, Түбән Каракитә авыл китапханәсе мөдире.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев