Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Түбән Чәке урта мәктәбендә “Туган тел һәм китап сөючеләр атналыгы” узды

И, туган тел...

 

 Нинди таныш, моңлы көй бу?

Тукай җыры  - “Туган тел”.

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе -  туган тел.

Әйе, Туган тел, туган җир, туган нигез.... Болар һәммәбезгә дә якын булган төшенчәләр. Үзебезнең туган мәктәбебездә, Түбән Чәке урта гомуми белем бирү мәктәбендә, 22 нче апрельдән башлап 27 нче апрельгә кадәр шау-гөр килеп, шатланып һәм горурланып төрле чаралар уздырдык. Чөнки бу атна безнең мәктәбебездә “Туган тел һәм китап сөючеләр атналыгы” итеп игълан ителгән иде. Бу көннәрдә мәктәбебез татар халкының моңлы көйләре белән яңгырап торды. Беренче көнне тарих һәм җәмгыять укытучысы Кузьмин Н.М. балаларны мәктәп музеена чакырып, Татарстан тарихы турында сөйләп, күп мәгълүмат бирде. Икенче көнне китапханәче Абитова Наилә апа балалар белән “Китапка сакчыл караш” исемле әңгәмә уздырды. Төрле сорауларга җаваплар алу нәтиҗәсендә балаларның белемнәре тикшерелде.   Өченче көнне “Һәрбер һәнәр кирәкле!” дигән темага әдәби-музыкаль монтаж оештырылды. Укучылар төрле һәнәр ияләренең тарихын өйрәнеп чыгыш ясадылар. Россиядә театр елы уңаеннан без дә үзебезне театр артистлары итеп күрсәтеп, Г. Камалның “Беренче театр “ әсәрен спектакль итеп уйнадык. 5нче һәм 7 нче сыйныф укучылары шундый оста итеп уйнадылар, һәммә кеше тын алмыйча күзәтте.

26 нчы апрель  Г. Тукайның туган көне. Әйе, сөекле Тукаебызны беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез. Тукай иҗаты Җиһанга ямь, яктылык чыганагы, яшәү көче бөркеп, җирне, күңелләрне җылытып торучы мәңгелек кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия. Аның шигырьләре, моңлы бер җыр кебек, гасырлардан гасырларга күчеп, күңел кылларын тибрәндерә, еларга, да, көләргә дә, уйланырга да мәҗбүр итә.

Менә быел да  без бу сөекле шагыйребезнең туган көнен билгеләп үттек. Кунакка дәү әнине дә чакырдык. Ул безгә бишек җырын җырлады. Шулай ук Тукай абыебыз язган шигырьләрне, җырларны тыңладык, әкият геройлары белән очраштык.

Тукай – безнең юлдашыбыз. Аның Шүрәлесе, Су анасы, Кәҗә белән Сарыгы һәм башка геройлары сабый чактан бүгенге көнгә кадәр безне озатып килә. “Туган тел”е ана телебезгә хөрмәтебезне үстерсә, “Туган авыл”ы газиз туган җиребезгә мәхәббәтебезне көчәйтә.

Түбән Чәке урта гомуми белем бирү мәктәбенең Туган тел(татар) һәм әдәбият укытучысы Нуртдинова Зөлфия Иршат кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев